Балтач талантларны барлый!

Балтач талантларны барлый!

Балтач муниципаль районының «Балалар сәнгать мәктәбе» өстәмә белем муниципаль бюджет учреждениесе 1967нче елдан эшли. Аны 2014нче елдан Миләүшә Нәфыйк кызы Кадыйрова җитәкли.

Сәләтле балаларны барлау, аларның иҗади мөмкинлекләрен үстерү юнәлешендә актив эшләүче Балтачтагы белем йортларының берсе дияр идем мин бу мәктәпне. Федераль дәүләт таләпләре нигезендә «Хор сәнгате», «Фортепиано», «Халык уен кораллары»«Хореография», «Рәсем сәнгате», «Тынлы һәм бәрмә уен кораллары», «Вокаль ансамбль», «Хореография» программалары буенча 410 укучы белем ала.

Мәктәп үз эченә генә бикләнеп эшләп ятмый, яшь буынга рухи һәм әхлакый тәрбия бирү, сәнгатьнең төрле төрләрен популярлаштыру, шулай ук яшь талантларны барлау, сәләтләрен ачу максатында, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы гранты ярдәмендә ел саен «Талантлар парады» төбәк-ара бәйгесен дә уздыра. Менә аның бишенчесе үтте. Бәйгедә балалар музыка уен коралларында уйнау, бию, рәсем, җыр, нәфис сүз сәнгате номинацияләрендә көч сынашты. Талантларны компетентлы жюри – Казан дәүләт консерваториясе, Казан дәүләт мәдәният институты, Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогика көллияте, Русия Федерациясе, Татарстан Республикасы рәссамнар берлекләре әгъзалары, атказанган сәнгать эшлеклеләре бәяләде.

Быелгы конкурс-фестивальдә Татарстан, Мари Иле, Саха Республикасы, Киров өлкәсе һәм Пермь ягыннан 1197 талант көч сынашты.

Җыр сәнгате номинациясендә Гран прига Балтачтан Әдилә Фәйзрахманова лаек булды. 5нче «Талантлар парады»ның төбәк-ара конкурсын оештыруда Балтач балалар сәнгать мәктәбе директоры Миләүшә Кадыйрованың өлеше бик зур. Ул 2022нче елдан инде бәйге дилбегәсен кулында тота.

Конкурста катнашкан балалар, сәнгать әһелләре, тамашачылар аңа рәхмәтләрен җиткерде, киләсе елга да бу конкурска бик теләп катнашачакларын белдерделәр. Балтачта төрле чаралар күп үтә, мондый вакыйгаларга Балтач район хакимияте бик игътибарлы шул!

Зөлфәт ХӘЙРУЛЛИН

Комментарии