«Сәхнә югалтулар ачысын кичерергә булышты»

«Сәхнә югалтулар ачысын кичерергә булышты»

Балык Бистәсе районы егете, оста алып баручы, режиссер Раил Рамазанов күпләргә Мөкәрәмә әби образы аша таныш. Өстәвенә, ул «ТНВ» телеканалында бара торган «Әниемнең җылы кочагы» тапшыруының сценарий авторы да. Раил Рамазановның тагын нинди кызыксынулары бар? Аның тормышы, иҗаты һәм хыяллары турында үзе белән әңгәмә кордык. 

«СӘХНӘ МАТУРЛЫКНЫ ЯРАТА»

– Режиссер да, сүз остасы, тамада да, бәйрәмнәр оештыручы да... Ә шулай да Раил Рамазанов иң беренче чиратта кем ул?

– Киң күңелле, ярдәмчел кеше. Нинди генә һөнәрдә эшләсәм дә, үз эшемне яратып башкарам, һәркайсында да үзем булып калырга тырышам. Олы йөрәкле, кешелекле Раил дип атар идем үземне. Мин кечкенәдән оештыру эшләре, алып бару белән шөгыльләнәм. Бәйрәмнәр алып бару хобби булса, төп эшем – режиссерлык. 

– Сәхнәдәге Раил тормыштагы Раилдән ни белән аерыла икән?

– Сәхнә – ул синең эш урының. «Сәхнәдә дә, тормышта да бер үк мин», – диючеләргә аптырыйм. Мин монда бер, тормышта бөтенләй башка. Сәхнә матурлыкны ярата, анда проблемаларыңны ияртеп алып чыга алмыйсың. Шуңа күрә сәхнәдә нинди генә кыенлык булмасын, тамашачыга аны күрсәтергә ярамый. Син халык белән эшләргә тиеш. Анда ялт итеп торган, халыкны җәлеп итәргә тырышкан кешеләр кирәк. Тормышта мин бөтенләй бүтән: минем үз дөньям. Күбрәк уйлап йөрим, үз дөньяма бикләнәм. Һава торышы кебек үзгәрә алам: иртән яңгырдай яусам, кичен кояш булып балкыйм. Ләкин моның берсен дә якыннарыма сиздермәскә тырышам. 

– Тормышыгыз югалтуларга бай. Сәхнә, сәнгать әлеге бушлыкларны тулыландырырга ярдәм итмәде түгелдер?

– Сер түгел, бер-бер артлы якыннарымны югалттым. Бу исемлектә бертуган абыем да, әти-әнием дә бар. Үз тырышлыгым белән Казан театр училищесына укырга кердем. Артымнан этүче, төртүче булмады. Үз алдыма максат куеп эш иттем һәм әле дә шул максатыма таба адымнар атлыйм. Бу дөньяда үземне кирәкле кеше итеп тоясым килде. Әнине югалткач, бер канатым сынды. Ул чакта артистлар белән концертларга, гастрольләргә йөри идем, сәхнә югалырга ирек бирмәде, бик булышты. Бу бала югалыр дип уйлаган кешеләр дә булмаган түгелдер. Әмма тормыш дәвам итте. Әтием үлгәнен белгәндә дә, мин концертта идем. Концерт башланыр алдыннан, миңа шул хәбәрне җиткерделәр. Ышанмадым, әлбәттә. Сәхнәдә онытылдым, аннары барысын да аңлап коелып төштем. Әтине югалткач, тормышымның асты өскә килде. Сәхнә булышты, Аллаһ Тәгалә сәхнә аша миңа ярдәм кулы сузды. 

– Малайлар күбрәк әниләренә охшый, диләр бит, ә сез әниегездән нинди сыйфатлар алгансыз икән?

– Мин – әни малае. Йөз-кыяфәтем белән дә, гәүдә төзелеше белән дә әнигә охшаганмын. Ул тырыш хатын иде, һәр башлаган эшен җиренә җиткереп тәмамлады, бөтен җирне чисталыкта тотты, ашарга тәмле пешерә иде. Аның пешергән кабартмалары турында авылда әле дә сагынып сөйлиләр. Әнием хыялый иде, режиссерлык осталыгы, оештыру сәләте нәкъ аннан бирелгән. Мәктәптән кайтып барганда да, менә мин моны үзгәртер идем, менә бу партаны монда күчерер идем дип уйлап кайта идем. Күңелдән һәрчак сценарий язганмын. 

– Каеш төшкәләдеме? Гомумән, балачакта нинди малай идегез? Гадәттә, малайлар шук була бит.

– Юк, каеш төшкәнен хәтерләмим. Әйе, шук малай идем. Балачагым урамда үтте, гел уенда булдым. Мәдәният йортында, Сабантуйларда катнашып килдем, шуңа күрә өйдә аз вакытымны үткәрә идем. Абыйны югалткач, әнинең: «Улым, урамга чыкма әле, минем янда тор», – дигәнен хәтерлим. Яшьлек белән моны аңламаганбыз. Хәзер әни исән булса, сүзенә колак салган булыр идем. Хәзер инде үземнең балаларым – ике кызым бар. Менә шул ялгышларны кылмыйча, аларны тәрбияләү – хәзерге бурычым. 

– Кыз балаларны тәрбияләүдә иң авыры нәрсә икән?

– Иң мөһиме – иманлы, тәрбияле балалар үстерү. Кызлар барыбер башка төрлерәк, алар әтигә тартыла. Аларны иҗат ягыннан да тәрбияләү мөһим. Һәр сүзләренә колак салу да. Алар тыңлый белә, шуңа күрә аларга акырып түгел, ә аңлатып күрсәтү, үз үрнәгеңдә тәрбияләү мөһим. 

– Үзегезне бәхетле кеше дип саныйсызмы?

– Аллаһка шөкер, гаиләм бар. Әти-әнием инде гүр иясе булсалар да, алар миңа тормыш бүләк иткән һәм мин бу тормышның кадерен һәм ямен белеп яшәргә тиеш. Үзем корган гаиләм моңа бик ярдәм итә. Мин бәхетле дими, нәрсә диим? Өеңдә көтеп торучылар, яраткан хатының, иҗатыңны бәяләүче тамашачың булса – бу иң зур бәхеттер. 

«ИҖАТ ИТӘРГӘ ТЫНЫЧЛЫК БИРМИЛӘР»

– Мин үзем сезне Мөкәрәмә образы аша беләм. Әле дә шул образда социаль челтәрләрдә еш күренәсез. Ә халык күңеленә нинди образ яки хезмәтегез якынрак дип уйлыйсыз?

– Мөкәрәмә әби – 10 ел элек туган образ. Әгәр дә мин шуның белән генә эшләгән булсам, әллә кайчан танылган булыр идем. Ир-ат булгач, әби булып киенергә, тавышны үзгәртеп сөйләргә кирәк. Бездә оялу хисе бер дә юк түгел. Кеше нәрсә дип әйтер икән – шулай дип ахырын уйлыйбыз – монысы татарга хас сыйфат инде. Режиссер буларак концертлар куйганда, клип төшергәндә дә, хатыным Наилә белән киңәшләшәм. Хатын бит әле ул тамашачы гына түгел, тәнкыйтьләүче дә. Шәхсән концертлар өчен идеяләрне ул бирә. 

Мөкәрәмә образы өчен тәнкыйть тә ишетелмәде түгел. Әмма күпләр өчен ул якын герой. Ул туры сүзле, бер дә утырып тора белмәүче, «ут» әби. Безнең яшьлектәге әби инде. Халык шуңа да аны бик яратып кабул итте. Бигрәк тә яше 35тән арткан кешеләр өчен якын ул. Гадәттә, болар – әби янәшәсендә үскән балалар. Хәзерге яшьләргә шоу кирәк бит. Ә өлкәнрәк буын Мөкәрәмәне якын итеп кабул итә. «Минем әби дә шундый иде, яшьлеккә алып кайтасыз», – дип әйтүчеләр бар. 

– Халык бүген татар телеканалларын карамый, чөнки карарлык тапшыру юк, диләр. Килешәсезме?

– Килешмим. Тапшырулар бар, аларның саны түгел, сыйфаты мөһим бит. Барысы да финанс мәсьәләсенә бәйле. Анысы булса, әллә нинди тапшырулар әзерләргә мөмкин булыр иде. Үзем Русия каналларын карарга яратам. Анда һәр буын вәкиле өчен дә карарлык тапшырулар күп. Безгә исә аларны кабатларга түгел, ә алардан аерылып торган тапшырулар кирәк. Идеяләр күп, тик аларны ахырына кадәр алып барып җиткерүчеләр аз. Эшләргә, күрсәтергә кирәк. Замана үзгәрә, дибез. Без дә үзгәрәбез! Замана кылана дип кыланмаска кирәк.

– «Әниемнең җылы кочагы» тапшыруын начарлар рәтенә кертеп булмый. Программаның сценарий авторы һәм режиссеры буларак, тапшыру ни өчен популярлык казанды дигән сорауга җавап бирә аласызмы?

– 4 ел элек миңа Татарстанның атказанган артисты Лилия Муллагалиева шалтыратты. Аның белән күрешеп сөйләштек. «Яңа ел ыгы-зыгысында гаилә традицияләрен, бәйрәмгә әзерлекне күрсәтәсе килә», – диде. «Яңа елда минем гаилә» дигән тапшыру әзерләдек. Сценарий яздым, артистларны чакырып бүлештек. Уңышлы, матур тапшыру килеп чыкты. Бераздан Лилия тагын чакырды. Әниләр турында тапшыру әзерлисе килә, диде. «Әниемнең җылы кочагы» дигән матур проектыбыз әле дә телевизор экраннарында. Анда авыл хуҗалыгында эшләүчеләр, табиб, укытучы, гомумән, төрле шәхесләрнең әниләре белән танышабыз. Башта төп геройны ачабыз, ул исә үзенең әнисе белән таныштыра. Параллель рәвештә «Күңелләрдә тальян моңнары» дип аталган отышлы проектны да әйтер идем. Әлеге тапшырулар өчен, миңа ышанычы өчен Лилия Муллагалиевага ихластан рәхмәт. 

Әни – дөньядагы иң бөек кешеләрнең берсе. Алар безне җир йөзенә бүләк иткән. Алар – балачагыбыз, киләчәгебез дә. Бөтен әйберне сатып алып була, тик әни берәү генә. Һәр әнинең язмышы төрле. Тапшыруны әле эшли генә башлаганда, миңа бик авыр иде. Үз әнием һәрчак күз алдымда торды. Хатынымның әнисе – әбием үлгәч, бөтенләй ятим калган күк булдым. 

– Иҗатка киртәләр бармы?

– Бар. Аяк чалучылар да бар. Мин үзем турында гел сүзләр ишетеп тордым. Бер яктан, ул яхшырак эшләргә этәргеч тә бирә. Әйткәнемчә, минем иҗат юлымда берәү дә миңа булышам димәде. Туганнарым арасында дәрәҗәле кешеләр бар югыйсә, әмма мин берсенә дә ялвармадым. Танылган журналист, язучы Илфак Шиһаповның сүзләре искә төшә: «Иҗат итәргә дә тынычлык бирмиләр», – ди иде ул. Нәкъ шулай. Акчаны беренче урынга куйганым булмады. Балачакта безнең мәдәният йортына Хәния апа Фәрхи килде. Минем әле әнием алдында гына утырган чагым. «Әни, гитарист белән баянчының урынын алыштырсаң, тамашачы өчен матуррак күренер иде», – дигәнмен. Кечкенә чакта ук иҗатка тартылганмын. Бүген дә эшләгәндә, җаным-тәнем белән чумып, сәгатьне онытып башкарам эшне. Реклама да биргәнем юк. Иң мөһиме – халык канәгать булсын. 

– Бүген, режиссер буларак, татар телевидениесенә нинди программалар кертер идегез?

– Андый идеяләр шактый. Әмма алар турында кычкырмыйм, чөнки кычкыруым була – бүтәннәр шуны эшләп тә куя. Алдан әйтсәң, хыялың тормышка ашмый, диләр бит, шуңа күрә әлегә уйлыйм. Эшләргә хыялым да, теләгем дә бар. Аллаһ насыйп итсә, әлеге проектларны телевизор экраннары аша күрерсез. 

ҖӘҺӘТ СОРАШТЫРУ

– Үзегез турында фильм төшерергә тәкъдим итсәләр, аның исеме нинди булыр иде икән?

– Бу хакта еш уйлыйм. Минем тормышым турында әллә ничә том китап язарлык. Балачагым күңелле узды, аңа мин рәхмәтлемен. Яшьлегемдә югалтулар күп, хәзергем белән горурланам. Кыскача әйткәндә, минем язмышым төрек сериалларына охшаган. Анда ачысы да, татлысы да бар. 

– Сезнең өчен илһам – ул...

– Гаиләм, кешеләр белән аралашу, иҗат итү.

– Гаиләме, иҗатмы?

 Гаилә. Аны беренче урынга куйсаң, икенчесе белән бер сафта барасың. Иҗат беренче урынга чыкса, гаилә таркалырга мөмкин.

– Әгәр үткәнгә кайтып нәрсәнедер үзгәртеп булса, нәрсә булыр иде ул?

– Үткәнгә кайтыр идем. Үзгәртер идем. Әти-әни исән чагында, аларны больницага да йөртер идем. Эх, дигән әйберләрнең барысын да үкенмәслек итеп үзгәртер идем, әмма үткәнгә юл юк. Шуңа күрә булганына шөкер итеп, рәхмәтле булыйк, сәламәт булыйк. Үткән турында түгел, киләчәк турында уйларга кирәк. 

Әңгәмәдәш – Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА

Комментарии