- 23.12.2025
- Автор: килгән хатлардан
- Выпуск: 2025, №12 (декабрь)
- Рубрика: Аулак өй
Бу язмам сугыш чоры баласы, гомер буе Яңа Кенәр хастаханәсендә акушерка булып эшләгән Касимова Рәйсә Шәраф кызы турында.
Әнисе Гарифә ятимлек, бик күп авырлыклар күреп, балалар йортында үсә аның. Ул бер ул, бер кыз бала таба. Ә Рәйсә 1935нче елның 18нче апрелендә икенче бала булып Биләр районы Көрнәле Әмзә авылында дөньяга килә. Рәйсә апаны да әнисе язмышы көткән икән: ул да әтисез үсә. Аны хәтерләми дә диярлек. Әнисе кызы өчен әти дә, әни дә була, җил-яңгыр тидертмәскә тырыша. Белем алырга мөмкинлекләр тудыра. Туган авылында укытучы булып эшли ул. Көндезен мәктәптә балалар укытса, кичләрен кичке мәктәптә зурларга белем бирә. Рәйсә 3нче сыйныфны туган авылында тәмамлый. Ул чакта укытучыларны күчереп йөртәләр бит, Гарифә апаны да Урман асты Шенталасына укытучы итеп күчерәләр. 4нче сыйныфны шул авыл мәктәбендә укый Рәйсә. 5нче класстан күршедәге Югары Майнага йөри башлый. Ике авыл арасын йөреп уку кыз балага җиңел булмый. Шактый гына дәресләрне калдырырга да туры килә. Әмма белемгә омтылыш көчле була.
Сугыш вакыты бит. Бар эшләр дә картлар, хатын-кызлар, балалар җилкәсендә. Гарифә апага мәктәптән тыш эш тә йөкләнә: колхозның ашлык склады ачкычларын тапшыралар. Ләкин шомлы еллар, кеше өстеннән яла ягулар чоры, бер уч ашлык өчен төрмәгә ябалар... Гарифә өстеннән дә язалар, янәсе ул ашлык урлап өенә алып кайта. Милициядән килеп өен тентиләр. Хуҗалыкны актарып чыгалар, ләкин ашлык таба алмыйлар.
Башкаларга тигән авырлык Рәйсә җилкәсенә дә төшә. Риясыз, бәхетле, хәсрәтсез балачак насыйп булмый аңа да. Башка балалар кебек үк ачлык-ялангачлыкның ни икәнен белеп үсә ул. Сугыштан соң да тормышлар рәтләнми әле, хәерчелек, җимереклек тиз генә бирешми. 7нче сыйныфны тәмамлагач та, колхозда эшли башлый ул. Хезмәт хаклары түләнми, таякка, бушка эшлиләр. 15 яшьлек кызны кая гына куймыйлар. Ләкин хыялы медик булу аның. Җаен таба, 1953нче елда ул Чистай медицина училищесына укырга керә. Аны тәмамлагач юллама белән хәзерге Арча районына билгелиләр үзен. Ул чакта үзәге Яңа Кенәр авылы булган Кызыл юл районы хастаханәсенә кайтып акушерка булып эшли башлый. Шул 1956нчы елның 1нче августыннан ул халыкка хезмәттә.
– Мине баш табиб Хөсәенов Мансур Нури улы якты йөз белән каршы алды. Хастаханәнең тулай торагына урнаштырды. Яшь кенә өч кыз һәм Юля апа белән яшәдек. Ул моргта эшли иде. Тулай торакны үзебез утын кисеп, ягып җылытасы. Ләкин без бик шатбыз, торыр урыныбыз бар бит... – дип искә ала Рәйсә апа. – Район үзәге булса да бала тудыру йорты иске агач бинада. Уңай шартлар юк. Санитаркалар мичкә утын ягып җылыта. Коедан чиләк-көянтә белән су ташыйлар. Юынтык суларны түгәсе. Шул шартларда инструментларны стерильләштерәсе. Бүлмәләр салкын. Балаларга, аналарга салкын тимәсен өчен аерым кайгыртырга, тырышырга кирәк. Бернинди шартлары да булмаган шушы бала тудыру йорты Кызыл Юл районының 40 авылына хезмәт күрсәтә. Аллага шөкер, минем кулымда, минем сменамда бер генә бала да үлмәде, аналарны Арча хастаханәсенә җибәрү очраклары гына булгалады. Табиблар белән киңәшләшеп эшләдем. Баш табиблар да берәү генә булмады, бик килешеп, бер-беребезне хөрмәт итеп хезмәт куйдык, – дип сөйли Рәйсә апа.
Рәйсә апаның хәтере әйбәт. Кабул итеп алган, аның кулында дөньяга аваз салган беренче баланы да хәтерли ул. Ә менә бу очрак онытырлык булмаган: 1962нче елда Яңа Кенәрдә яшәүче Рәхимә апа төпчек улын бик авырлык белән таба. Әхәт абый һәм Рәхимә апа аңа Илшат дип исем кушалар. Рәхимә апа очраган саен аңа рәхмәтләрен ирештерә: «Син минем Илшат улымны исән калдырдың!» – ди торган булган. 1962нче елда туган ул бала Арча районы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары булып, Арча районы үсешенә зур өлеш керткән күренекле якташыбыз. Хәер, күпме шәхесләргә гомер биргән ул Рәйсә апа. Алар арасында кемнәр генә юк. Әнә Яңа Кенәр авыл җирлеге башлыгы Әгъзам Әдеһәм улы да Рәйсә апа кулында дөньяга аваз салган бит.
Шекә авылыннан Яңа Кенәргә күчеп килгән Харис исемле егетнең чибәр кызга күзе төшә. Бер елга якын дуслашып йөргәннән соң, 1959нчы елда яшь пар гаилә корып җибәрә. Военкоматның 3 фатирлы агач йортында яши башлыйлар. 1960нчы елда кызлары Гөлнар туа. Ләкин яраткан кызлары Гөлнарга да әнисе кебек үк ятимлек ачысын татырга насыйп булган икән: бәхетле матур тормышта, киләчәккә якты планнар корып яшәп ятканда, кызын ятим, сөекле хатынын тол калдырып Харис вафат була.
Бүген дә Рәйсә апа шул йортта. Ремонт ясатып, кызы Гөлнар белән яши. Оныклары кайтып хәл белешеп тора.
Рәйсә апаның хезмәт кенәгәсендә эш урыны бер генә – Яңа Кенәр участок хастаханәсе. Хезмәт ветераны 1992нче елдан лаеклы ялда. Эшендә зурлаганнар, хөрмәт иткәннәр үзен. Күп санлы бүләкләр, мактау кәгазьләре шул хакта сөйли. Гаилә альбомнарын карап утырдык: аңа карап сокланасың – яшьлеген, яраткан эшен, гомумән матур тормыш юлын тасвирлый ул рәсемнәр.
Бүген мәчеткә йөреп, дип сабакларын үзләштерә, 5 вакыт намазын калдырмый.
– Тормышыма күз тимәсен. Йортым шәһәр фатирларыннан ким түгел, бар уңайлыклары да бар. Укырга, бәйләргә, кроссвордлар чишәргә яратам. Шөкерана кылып яшим бүгенге тормышыма, – ди Рәйсә апа. Әйе, ниләр генә бәйләми ул. Кызык – күзе китапта, ә кулларында бәйләү энәләре, җеп.
Онытмыйлар ветеранны. Әнә өлкәннәр атналыгында да хастаханәдән килеп хәлен белеп, бүләкләр тапшырып киткәннәр. Ә 3нче октябрьдә Яңа Кенәр авылы ветераннарын авыл мәдәният йортына җыйдылар. Өч дистәдән артык ветеран башта фойеда чәй өстәле артында аралашты, үткән елларны, яшьлекләрен искә төшерделәр, хатирәләр барладылар. Ә аннан урындагы артистларның чыгышларын карап хозурландылар. Ветераннарны болай хөрмәтләү яшь баш табиб Айсылу Айратовна идеясе булды. Ә концертны мәдәният осталары Гөлнур Сафина һәм мәдәният йорты директоры Наил Нәҗметдинов оештырды. Хастаханә ветераннары өчен онытылмаслык бәйрәм булды бу көн. Рәйсә апа да сүзсез кала алмады, ул оештыручыларга рәхмәтләрен җиткерде.
Аңа быел 90 яшь тулды. Ул әле дә бик актив. Аралашырга ярата. Ул ничәмә мең кешегә гомер биргәндер, арада нинди генә шәхесләр юктыр, алар кендек әбиләренә рәхмәтле булып яшидер. Ләкин аның шушы Рәйсә апа икәнен бик күпләре белми дә торгандыр әле. Менә бу язманы укыганнан соң, Яңа Кенәр хастаханәсендә дөньяга килгәннәр аңлар, бәлкем аларга шушы Рәйсә апалары Касимова тормыш бүләк иткәндер... Безнең гаиләбез дә аңа бик рәхмәтле.
Олуг юбилеегыз белән хөрмәтле ветераныбыз, кадерле кендек әбиебез...
Габледбәр САБИРОВ,
Яңа Кенәр авылы ветераннар советы рәисе,
Арча районы Татарстан Республикасы

Комментарии