- 01.04.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №12 (28 март)
- Рубрика: Аулак өй
Югары Ырга авылы кешеләренеке кебек болыннары, урманнары-кырларының да күкрәге киң, мул, юмарт.
Печән өсте. Карты-яше, хатын-кызы, бала-чагасы, умарта күче кебек гөж килә. Бары бер максат – яңгырлар башланганчы печәнне тезмәләргә кертү. Кемдер печәнен олау белән алып кайтып та килә, кайберсе әле көн кызулыгына түзә алмыйча, төш вакытына кайтып, ял итеп ала, кичке чык белән чаба, янәсе. Кайсылары чалгы кайрый, яхшырак җир сайлый, ә бала-чага әти-әнисе чапкан печәнне таратып йөри.
Ачы тир исенә җыелган чебен-черки, кигәвен дә үзәкне өздереп тешләп китмәсә, рәхәтләнеп, хозурланып печәнеңне чабар идең дә бит… Кигәвенгә нәрсә – аңа бар кеше бер тигез. Кем икәнлегеңне дә, нәселеңне дә, хәлеңне дә сорап тормый. Баш очыңда «миеңне кайнатып», ачу китереп оча да оча. Сугып та үтереп булмый. Күз ачып йомганчы оча да китә.
Әнә, атыбыз да койрыгын болгый-болгый, пошкырып, кигәвенгә бирешмичә, Бырыс тавы итәгеннән салмак кына элдертеп бара. Кинәт әтием Хәкимулла сүз башлады. Ирем Хариска ишарәләп: «Харис, әнә күрәсеңме, аланда бер хатын печән чаба. Ул Хәлимәнең укытучысы, мәктәп директоры. Авылыбызда иң белемле, гадел, партия эшчесе, сәясәтне аннан да күп белүче юк, җыелышларда сөйли башласа, авызына карата да куя. Бернинди телевизор да, радио да кирәкми. Менә, ичмасам, һәр яктан килгән чын укытучы», – дип куйды әтием. Ул бик акыллы кеше иде. Артыгын сөйләми, сөйләсә, ялагайланмыйча, дөресен яра иде.
Әтиемне бүлдермичә тыңлап бардым. Ничектер уңайсыз булып китте. Югыйсә, мин таныштырырга тиеш идем. Шул вакытта үземдә туган горурлык хисенең иге-чиге юк иде. Ә Тәскирә апага нәрсә, киң-киң алдырып, алны-артны абайламыйча, чалгысын чыжылдаттырып ямь-яшел печәнне пакусларга салып бара. Пакуслары тип-тигез, геометриядән сызым сызамыни. Ә 40 ел буена тикшерелгән дәфтәрләре бер олау ат арбасына гына сыеп бетәр микән?
Класста 34әр бала. 34ендә – 34 холык, йомшак укучыларның өйләренә барып аңлату дисеңме, малайлар клуб тирәсендә йөрми микән дип урам буйлап барлап кайту кирәкме. Әле күпме план язасы, дәфтәр тикшерәсе, өй эшләрен карыйсы, мәктәп өчен җавап бирәсе, классларга ягарга утын җитәрме, юкмы, карлы-бозлы яңгырларда җәяү район үзәгенә җыелышка барумы – барысы бер йөрәк аша узган. Бар кылган гамәлләрең – авыл халкы күз алдында.
Хезмәтеңне ярату, җаваплылык, таләпчәнлек, гадел булу, туры әйтү, намусыңны саклап калу, кешелеклелек дигән гүзәл сыйфатлары булмаса, шушындый олуг дәрәҗәгә лаек булыр иде микән укытучыбыз? Ул үзе дә сиздермичә генә безне үз баласыдай якын күреп яраткан, яшәргә юл күрсәткән. Үзенең бөтен барлыгын безгә багышлаган.
Тәскирә апабызның үз балалары булмады. Ләкин без аны бервакытта да алай күз алдына китермәдек. Аның һәрвакытта да өе тулы кеше, укучылар, әти-әниләр. Остазыбызга сокланасыбыз гына кала. Ул бервакытта да сыгылып төшмәде. Ире Мәсгутъ абый фаҗигале төстә үлеп китте, каенанасы Хәлимә әби белән каенатасы Мәхмүт бабайны үз әти-әнисе кебек кадер-хөрмәттә соңгы юлга озатты. «Ике аяклы кигәвеннәр» төркеме дә тешләп китте… Эзләре әле дә әрнеп ала. Әрнүләргә түзә икән йөрәк. Бар да үтә. Гомер арбасы тәгәри-тәгәри 70кә дә китереп җиткергән. Чәчләренә ап-ак бәсләр кунса да, ул һаман яшь, безгә математика дәресләре укыта кебек… Төз, горур. Өмет тулы күзләре авылыбызның иман нурына күмелүен, дөреслекнең hәрвакытта да алга чыгуын, кешеләрнең рухы, намусы пакьләнүен түземсезлек белән көтә. Тәскирә апабызга 17 февральдә 70 яшь тулды. Табигать тә аны мулдан сыйлады, иртәдән кояш елмайды. Җилнең әсәре дә юк. Тып-тын. Кырлар ап-ак кар белән капланган. Нәкъ Тәскирә апабызның күңеле кебек ак, йөрәге сыман җылы. Әйтерсең лә hәрбер кар бөртеге аның туган көнен котлап җемелди. Аллаhыбыздан сораган hәрбер теләгегез кабул булсын иде, Тәскирә апабыз!
Сез инде хәзер намаз иясе. Күңелегездәге пакьлек ак яулык булып иңнәрегезгә төшкән. Озын кышкы кичләрегез бәрәкәтле булсын иде.
Әйе, инде кыш, печәннәр тезмәләрдә. Без бала вакыттагы гөжләп торган авыл иясез калган йортлар белән тулган. Капкаларда йозак, утлар сүнгән, балачак эзләрен гомер бураннары күмеп киткән… Әни дә, әти дә көтми. Бәгырьләр телгәләнеп, йөрәгең киселгән бер мәлдә, яшьләреңә тыгылып, мөлдерәп тулганда, өеңә кереп дога кыласың да, тукта әле, әниебез кебек якын күргән Тәскирә апабыз бар, Аллага шөкер, дип аның янына ашкынабыз. Ә ул безне колач җәеп каршы ала. Сабый бала кебек аңа сыенабыз, хәзер инде тормыш имтиханы бирәбез. Әле дә булса җаваплылык тоеп, каушый-каушый, һәрбер сүзне үлчәп, оялып кына сөйли башлыйбыз. Һәм үзеннән-үзе укытучыңның олуг мәртәбә иясе икәненә, тормышның һәр мизгелендә дә намуслы, гадел булып кала алуына, авылыбызның чын мәгънәсендә олы остазына сокланасы гына кала.
Тәскирә апабызны халык мәхәббәте, иман байлыгы хәерле сихәтле озын гомердә яшәтер әле. Без сезне бик яратабыз!
Хәлимә ТӨХВӘТУЛЛОВА.
Казан – Балык Бистәсе – Югары Ырга.
Комментарии