Бишек җырлары – халкыбыз рухы

16 мартта Азнакай районы Актүбә 2нче урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фәнүзә Әнвәр кызы Кашапова әзерләгән «Бишек җырлары – халкыбыз рухы» темасына багышланган кичә үткәрелде. Сыйныф ул көнне тулысы белән борынгы татар өен хәтерләтте: чүпләмле сөлге, кабартып сәкегә куелган мендәрләр, сикертмәле бишек.

Әкрен генә «Бишек җыры» көе сузыла. Без, милли киемле кызлар, гаиләгә шатлык, куанычлар өстәп, сабыйның дөньяга килүе, әниләрнең төнлә елап уянган баласын юатуы, бишек тибрәткәндә үз газизенә әйтәсе сүзләрен җыр-моңга төрүен тамашачыга шигъри юллар аша җиткердек. Резидә Әюпова, Камилә Хәйбрахманова, Рината Шәймиева үзләренең моңлы җырлары белән тамашачыны әсир итте. Алия Әхмәтова, Сөмбел Мөхәммәтвәлиева, Гүзәл Раянова, Алсу Ситдыйкова, Диләрә Бакирова, Ләйсән Зыятдинова, Ландыш Шакирова, Лилия Солтанова, Илнур Шагалиев һәм Гөлчәчәк бишек җырларын шигъри юллар аша яңгыратты.

Бишек җырларының нинди тәрбияви көчкә ия икәне, баланың теле ачылуда, зиһен уятуда иң тәэсирле тәрбия чарасы икәне безгә мәгълүм булды. Укытучы Гөлназ Нәҗип кызы Шаһгалиеваның тамашачыга биргән киңәшләре дә, балаларны могҗизалы җырлардан мәхрүм итмәскә иде, дигән теләге дә күңелләргә үтеп керер дип ышанасы килә.

Диләрә БАКИРОВА,

7нче В сыйныфы укучысы.

Комментарии