Башкорт белән татар кушылуыннан нәрсә чыгар?

Бергә эшләсәң, авыр эш тә җиңелрәк, диләр. Ләкин һәрвакытта да шулай микән соң бу? Хәер, «Дуслык күпере» проектыннан соң, һәркем бу сорауга җавап таба алыр.

«Дуслык күпере» – татар-башкорт эстрада артистларын бергә туплаган проект. Ул апрельнең 7сеннән старт ала: татар-башкорт эстрада артистлары бер сәхнәдә Татарстан районнарында, Русия һәм Башкортостанның зур шәһәрләрендә концерт программаларын тәкъдим итәчәк. Беренче «коймак» мәскәүлеләргә эләгә – анда башлыйлар. Узган атнада әлеге проектны оештыручылар, Казанның Халыклар дуслыгы йортында журналистлар белән очрашып, кызыктырып куйдылар инде.

«Проект милләтара мөнәсәбәтләрне җайлауга, яхшыртуга нигезләнгән. Белгәнебезчә, күперне һәрчак ныгытып, карап тормасаң, аның файдасы булмаячак. «Дуслык күпере» дә шулай. Без татар һәм башкорт сәнгатен гармониядә күрсәтергә тырыштык», – дип белдерде проектның продюсеры Рифат Фәттахов.

Аның сүзен «Глобэкс Промоушн» компаниясе җитәкчесе Айдар Шәйдуллин дәвам итте: «Фестиваль масштаблы булыр дип көтелә. Ул гадәти концерт кына булмаячак. Биредә бер бөтенгә берләшкән тарих оешачак».

Фестивальне оештыручылар сүзенә килгәндә, мондый чараның әлегә кадәр булганы юк. Ул гади концерт кына түгел, ә тамаша булачак. Димәк, проектның афишасын карап, матур киемнәр киеп, 7се көнне бу тамашаны күрергә Мәскәүгә генә барырга кала.

Фестивальдә катнашучы РСФСРның, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Фидан Гаффаров проектның халык өчен, халыкның Русиядә дус яшәве өчен әһәмиятле булуын билгеләп үтте: «Бу дөнья ике ярдан тора: фани һәм мәңгелек. Шушы ике ярны тоташтырыр өчен «Дуслык күпере» салабыз. Моңы, фикере, нияте, теләге белән ирешәбез без аңа. Бу фестивальдә зур артистлар катнашуы да зур мәртәбә». Шулай булмый ни, бирегә бөтен эстрада артисты җыела да инде. Алар арасыннан Айдар Галимов, Зөфәр Билалов, Зәйнәб Фәрхетдинова, Илдар Хәкимов, Гүзәл Уразова, Иркә, Раяз Фасыйхов һәм башкаларны әйтергә мөмкин.

Соңгы вакытта бездә җыр фестивальләре күбәйде. Алдан ук «гомер күрелмәгән чара» дип кычкырып куялар, мактаналар да, ә чынлыкта, күбесе фонограммага авыз ачып торуга кайтып кала. «Дуслык күпере» проектында да фонограмманың булу-булмавы хакында озак бәхәсләштеләр. Дөресен генә әйткәндә, җавап көтелмәгәнчә булды. Гадәттә җырчылар: «Сез нәрсә, минем фонограммага бөтенләй җырлаганым юк, мин аның нәрсә икәнен дә белмим», – дип аклана, әле «фонограммага җырлыйсызмы?» дигән сорауны ишеткәч, үпкәләгән кыяфәт тә чыгара. Ә менә Фидан Гаффаров, фонограммасыз булмый, диде! Аның фикеренчә, җанлы тавыш авылларга хас. Кулыңа баян аласың да җырлыйсың. «Ә сәхнәдә сиңа берничә дистә камера төбәлгәндә үз тавышыңа җырлау мөмкин түгел диярлек. Шуңа да ялгышулар булмасын өчен фонограмма булырга тиеш. Бу – закон», – дип сөйләде халык җырчысы.

Җырчылар шулай дип торганда оештыручылар да бу хакыйкатьне яшерә алмый. «Без фонограмманың дошманнары түгел. Мәскәү Кремлендә чыгыш ясау – бик катлаулы. Кайбер артистлар сәхнәдән куркып та кала. Шуңа да без фонограмма куярга мәҗбүр булабыз», – дип искәртте Айдар Шәйдуллин.

Бөтен артист та бу фикерне хупламый, әлбәттә. Әнә бит Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимов, 15 ел сәхнәдә эшләү дәверендә бер тапкыр да ясалма тавышка җырлаганыбыз юк һәм җырламыйбыз да, дип белдерәләр. «Дуслык күпере»ндә ничек булыр, карарбыз инде.

Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА,

КФУ студенты

Комментарии