- 01.09.2009
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2009, №35 (2 сентябрь)
- Рубрика: Аулак өй
Вәсилә апа Сәлимгәрәеваны безнең якларда белмәгән кеше сирәк. Ул – чигү остасы. Җеп белән акбүзгә, мендәр тышларына, тастымалларга, кулъяулыкларга, карават япмаларына, яулыкларга, пәрдәләргә матур сурәтләр төшерә. Шуның белән күңеленә тынычлык ала.
Вәсилә апа белән Фаяз абыйлар өенә килеп керүгә, мине гүзәллек каршы алды. Ул чиккән һәр рәсем әллә кайдан үзенә тарта, сокландыра, күзләрне иркәли. Бу йорт гөлбакчаны хәтерләтә. Шунда 5 бала үскән, канат ныгыткан, олы тормышка кузгалган. Хәзер алар балаларының кайтуын дүрт күз белән көтә. Тегеләре дә озак көттерми, әти-әниләре хәлен белергә ашыга.
Без татар гаиләләре турында сөйләшеп утырдык.
– Вәсилә апа, Фаяз абый, татар гаиләсендә нинди сыйфатлар югалды соң? – дип сораган идем, җанлы әңгәмәбез бик озак дәвам итте.
– Безнең халык искиткеч тырыш, уңган, сабыр булган. Һөнәрләребезне җуеп барабыз. Балта осталары, шәп күнчеләр, читекчеләр һәм башка һөнәргә ия булган ир-егетләр, энә белән могҗизалар ясаган хатын-кызлар бармак белән санарлык. Алар урынын заманча әйберләр алды. Әйе, әйбер күп, тик кул җылысы юк. Һөнәрләребез югалгач, киемнәр үзгәрде. Әбиләребез дә чалбар киде, баштан яулыклар төште, итәкләр, чәчләр кыскарды, тән ярымшәрәләнде. Болар барысы бергә әхлакны юкка чыгарды. Берсен җуйсаң, икенче, өченче сыйфат юкка чыга. Кешегә, табигатькә, яшәешкә, тарихка, өлкәннәргә, телгә, туганнарга хөрмәтне кире кайтарасы иде.
Татар бик нык таралган бит ул. Тормыш авырлыклары безнең халыкны кая гына чәчмәгән. Бердәм булсаң, гел икенче бит: син көчле, син бай, син тыныч. Балаларга да гел бердәм булырга кирәк дип өйрәтәбез. Оныкларга исә гел бер хикәятне сөйлим.
Бер карт оныгына чыбык китерткән һәм аны сындырырга кушкан. Тегесе моны ансат кына эшләгән. Аннан себеркене сындырырга кушкан. Аңа көч җитми шул. Бердәм булсак, безне дә сындыра алмаган булырлар иде. Тик бердәмлек юк. Сәлимгәрәевләрне бер тирәгә туплыйсы килә. Өебез янәшәсендә Фазыл улыбыз йорт салды, туганнар өчен өй алдык, каршыбызда да туганнар. Менә шулай итеп тупланырга иде. Элек әбиләр нишләгән? Оныгын иярткән дә, төенчегенә бер ипиен, я бер дистә йомырка, яки күмәчен салган да җәяүләп хәл белергә чыгып киткән. Вакыт тапкан, оныкны туганлык җепләрен сакларга өйрәткән, үз үрнәген күрсәткән. Ә хәзер? Машиналар йөреп тора, өстәл һәм кибет киштәләре тулы ризык, ә һәрберебез өйләргә бикләндек, биек коймалар артына качтык.
Өлкәннәр үрнәге зур көчкә ия ул. Безнең әни гомер буе эштә булды. Әбинең әйткәне колакта яңгырап тора: “Иртән иртүк фәрештәләр чиста каралты-курага гына керә. Бөтен җирегез чиста булсын”, – дия иде. Чисталыкка өйрәндек. “Өстәлнең дүрт почмагында дүрт фәрештә утыра”, – диде. Өстәл әдәбен саклыйбыз. Көчле тәрбия менә шушы ул. Мин әнинең әнисенә булган хөрмәтен күрдем, хәзер үземнекен хөрмәтлим. Ана кеше аеруча үрнәк булырга тиеш. Безнең мөнәсәбәт балаларга күчә. Телне, гореф-гадәтләрне саклау гаиләдән тора. Күршебезгә күчеп кайткан әрмән гаиләсенә сокланам. Безнең белән вата-җимерә русча аралашырга мәҗбүр бу гаилә. Өйләрендә бер авыз сүз русча сөйләшмиләр. Балаларыбыз өйрәнсен дими алар, үз телләрендә аралаша. Ә безнең русча өйрәтәсебез килә. Рус теле кирәк, янәсе. Тик аның татар телен онытуы безне борчымый. Авылга вак-төяк сатарга килгән үзбәкләргә карыйк. Алар уңайлы дип чалбар кими, милли киемнәреннән йөри, баласына да шуны кидерә, үрнәк күрсәтә.
Их, бездә дә, һич булмаганда, Сабантуйда милли кием кигән кызларны күрәсе килә. Мәйдан тирәли йөрсен иде алар. Чигүле камзул кигән егетләрнең бизәкле билвабыннан матур чигүле кулъяулык асылынып төшсен иде. Тик сәрхуш ир-егетләр, кызлар, бисмилласыз гаиләләр, имансыз балалар саны арта бара. Кая монда миллилек?! – дип сөйләде ул борчылып.
Боларны ачына-ачына сөйләгән Вәсилә апа түр бүлмәгә кереп китте. Бераздан каршымда бала итәкле яшел күлмәк кигән, чигүле алъяпкычын бәйләгән, иңенә ике толым чәчен төшереп куйган, аллы-гөлле чәчәкле яулыгын чөйгән, чигүле Арча читекле чын татар апасы тора иде. Боларны кигәч, ул яшәреп китте. Фаяз абыйга карадым. Күзләрендә соклану, горурлык чагыла иде.
Катнаш никахлар турында да озак сөйләштек алар белән. Мәхәббәт белән барыла, тик ахыры үкенечле була, диделәр 53 ел бергә бер-берсенә терәк булган әлеге пар. Бу уңайдан әле борчулары да бар икән. Түбән Камада яши торган оныклары: “Татар кызына өйлән дип әйтәсез. Кызлары бар да, татарча белә торганы юк бит!” – дигән.
Вәсилә апа тик тора алмый. Бервакыт Түбән Камадагы оныкларының хәлен белергә баргач, бөтен баланы җыеп уеннар оештырган. Хәзер ул күренүгә, бөтен подъезд баласы җыела икән. Качышлы, арка кочышлы, күз йомышлы уеннарын ошаткан балалар. Шуңа да кечкенәләрнең компьютер дөньясына чумуларында, уйный белмәүләрендә балаларны гаепләргә ашыкмый. Монда уен өйрәтмәгән өлкәннәрнең гаебе зур, ди. Әкиятне дә яратмаган сабый юк. Аны сөйли белмәгән әти-әниләр, әби-бабайлар гына буа буарлык, дип исәпли.
Гаиләләрдә бүген балаларның туган көннәренең еш кына эчемлекле, артык купшы үткәрелүләрен гаеплисе килде дәү әбинең. Бүләкләр белән дә артыгын кыланабыз, ди ул. Әйбер кадерен белми үсүче буын килүенә гаҗәпләнәсе түгел, ә уйланасыдыр безгә?!
Мин аларда язның тәүге бәйрәме алдыннан булдым. Вәсилә апа барлык киленнәренә, оныкларына бүләкләр әзерләү белән мәшгуль иде. Әбинең сандыгына күз салдым: һәммәсенә дип чигелгән яулыклар, алъяпкычлар бар иде анда.
Бу гаилә халкыбыз һөнәрләрен сакларга омтылып, тарихыбызны өйрәнергә чакырып музей да оештырган. Ул авыл уртасындагы мәдәният йортында.
Шундый милли җанлы татар гаиләләре, милли сандыклы дәү әниләр күбрәк булсын иде дигән теләктә калам.
Ландыш ШӘЙДУЛЛИНА.
Сарман районы, Җәлил бистәсе.
Сагынуга дәва юк
Чиләбе шәһәрендә исән-имин генә тормыш итеп ятабыз. Беркөнне эштән кайтып керүемә, өстәл өстендә яткан телеграммага күзем төште. Бары бер җөмлә язылган иде анда, ә аңа әйтеп бетергесез олы кайгы сыйган. Әнкәйнең үлеме турындагы хәбәр иде ул. Галәмне яктырткан кояш сүнгәндәй тоелды, күңелдә бушлык хасил булды. “Их”, – дип әйткәнемне сизми дә калдым. Бу – үлем түшәгендә ятканда әнкәйнең ирененә су тидереп, соңгы сулышын алгач, күзләрен йомдыра алмаганга үкенүем булгандыр.
Еракта булсаң да, якын кешең барлыгын тоеп яшәү никадәр олы бәхет, сөенеч икән. Ә инде югалткач, күңелне түзеп булмаслык юксыну хисе биләп ала. Инде исәнлектә күрешергә насыйп булмаячагы беленгәч, мескен хәлдә – канаты каерылган кош баласы кебек тоясың үзеңне.
Әнкәйне озатырга җитешик дип, такси да чакырттык. Ничек тә соңга калмаска теләгән идек. Юк шул! Гел синеңчә генә булып тормый. Май аеның 30 градуслы эссе көнендә озак тотасы килмичә, әнкәйне иртәнге уннарда гүргә иңдерергә алып киткәннәр. Без бары озата баручылар артыннан карап калырга гына өлгердек. Гүргә иңдергәннәрен булса да күреп калырга теләп тыпырчынсам да, апаларым җитәкләп, өйгә алып кереп китте. Ул кичне озак елаштык… Башка әнкәйне күрә алмаячагымны аңлап, еладым да еладым.
…Әнкәйне күреп калырга ярты сәгать соңарып кайттым. Шушы вакыт калган гомеремне үкенеп үткәрергә сәбәпче булды да инде.
Әнкәй бәгырем, син кичерер идең, ышанам. Шулай да гафу итүеңне сорыйсым килә.
Вакыт җиткәч, тәнем калыр җирдә,
Җаным балкыр синең каршыңда.
Шул чагында гафу сорармын мин:
“Кичер, – диеп, – әнкәй, барысын да!”
Равия ГАЗИЗУЛЛИНА.
Мамадыш районы, Зур Өске авылы.
Безнекен дә басканнар
(Булган хәл)
Һәр авылның үзенә күрә шук малае була. Балигъ булмаганнар төркеменә керә алар. Аларның әле ни малай, ни егет түгел чаклары. Шулай да инде күп нәрсәне чамалыйлар.
Без кечкенә чакта авыл халкы яшелчә утыртып маташмады. Авылыбызда ике генә хуҗалыкта суган үсә иде. Яшелчәне барлы-юклы акчага базардан алып кайтып ашадык. Соңга таба күпчелек хуҗалыклар яшелчәне үзләре утырта башлады. Көз җиткәч, авылның әнә шул шук малайлары яшелчә бакчаларын басалар иде. Төнлә кыярны бик җиңел ысул белән таба алар. Бакчага килеп кергәч, кыяр түтәленең бер башына аркылы сузылып яталар да икенче башына җиткәнче шуышып баралар. Тәнгә төртелгән берсен читкәрәк өзеп куялар да соңыннан җыеп алалар. Эш төгәлләнгәч, бакчадан тиз генә чыгып сызалар. Кишерне исә сабагы белән өзеп алалар. Яшел суганнан да авыз итәләр. Аннары бер аулак урынга утырып сыйланалар. Шул урында калдык-постык яшелчә генә өелеп кала.
Бервакытны безнең бакчаны да басканнар. Кыяр түтәлендә орлыклык кыярлар гына калган. Тешләп карагач тәмсез булганнарын өзеп калдырганнар. Кишернең дә эреләрен генә сайлап алганнар. Өйдәгеләр, тагын урлап чыкмасыннар дип, кишернең сабакларын кисеп куялар. Берничә көннән малайлар тагын бакчага керә. Бу юлы таяклар белән казып алалар кишерне.
Бакча басканда малайларның аяк эзләре төшеп калмыйча булмый бит инде. Әти таяк белән шул эзләрнең берсен үлчәп ала да фермага юнәлә. Бакча басучы малай әти кулындагы таякны күрә дә: “Нургали бабай, кулыңда нинди таяк ул”, – дип сорый. Әти исә аны-моны уйлап тормыйча: “Кишер басканнар, аяк эзләрен үлчәп алдым әле?” – ди. Теге малай әти артыннан бер дә калмый, таякны кая куяр икән дип күзәтә. Әти аны икмәк келәтенең кыегына кыстырып китә. Әти фермага кереп киткәч, теге малай яшергән таякны ала да аның урынына озынны тыгып куя. Ферма янына җыелган малайларның аягын үлчәр өчен, әти теге таякны алырга бара. Кыстырган урыннан галәмәт озын таяк килеп чыга. План барып чыкмый. Әти шушы хәлне Хөснулла тиңдәшенә сөйли.
Хөснулла абыйлар да күп утырткан яшелчәне. Аларны да малай-шалай күзәтеп кенә йөри. Кич җитә. Хөснулла абый бакча ягындагы өй тәрәзәсе рамын идәнгә алып куя да тәрәзә буендагы сәкегә ятып, тавыш тыңлый. Малай-шалай бакча басарга кергәнне тыңлап ята-ята, гырлап йокыга киткәнен сизми дә кала. Иртән торып бакчага чыкса, кишер түтәле сукаланган җир сыман кап-кара калган. Хөснулла абый фермага килә дә: “Нургали, безнең кишерне дә басканнар”, – ди. Әти исә: “Менә саклагансың икән, ишәк чумары”, – дип мыек астыннан елмаеп тик тора.
Ә Хәбибулла абзый исә төнне каравыл өендә дежур тора. Яшьләр урамда йөри торган вакытта үзләренең яшелчә бакчасын саклый. Тегеләр аның бакчасын да басу әмәлен таба. Бер малайны “пожарный” өе янына эленгән тимер рельсны кагарга җибәрәләр. Хәбибулла абзый шул тавышны ишетүгә, каравыл өенә китә. Аның китүе була, яшьләр бакчаны утап та чыга.
Ул елларда (сугыштан соң) мондый хәлләр еш була торган иде. Барысына да ашау-эчү ягының такы-токы булуы сәбәпче. Хәзер исә андый хәлләрне кызык итеп кенә сөйләргә калды.
Әсрар ҺИДИЯТОВ.
Апас районы, Дүртиле авылы.
Комментарии