Күтәрделәр!

Бер елны Казанның мех комбинатында эшләүче бер ханым мине Яңа бистәгә туйга тамада итеп чакырды. «Анда күбрәк әби-бабайлар була, татарча әзрәк гармунда уйнасаң, шул җитә инде аларга!» – диде ул. Мине машина белән туйга дип алырга килделәр. Карыйм, кызның әтисе әзәрбайҗан кешесе булып чыкты, урысча гына сөйләшә. Туйга баргач күзәтәм, картлар аз, килгән кунакларның күбесе яшьләр. «Мин әйтәм, бетте баш, култык астына бер баян кыстырып барып, ничек итеп шуның кадәр кешенең күңелен күрергә, туйны ничек алып барырга, эләктем, оятка калам!» – дип, югалып та калдым. Бераздан үземне кулга алып, туйны башлап җибәрдем: төрле уеннар уйнаттым, җырлаттым, биеттем, сөйләдем, сөйләттем. Монда бөтен яшьләр дә татарча гына сөйләштеләр, туйны алып барырга бик актив рәвештә ярдәм иттеләр. 
Туй бик яхшы үтте, әйтерсең бу кешеләр, кайчан килер инде дип, мине гомерләре буена көтеп утырганнар, минем һәр хәрәкәтемне яратып кабул иттеләр. Шулай итеп, эшләрем уңды. Мин Казан уртасында чын татар җанлы яшьләр арасына эләктем. Алар минем күңелемне күтәрделәр, машина белән өйгә кадәр зурлап озатып та куйдылар. Бу тормышта кайчак могҗизалар ла булып куя шул!
Зөлфәт ХӘЙРУЛЛИН,
Казан шәһәре

Комментарии