Әтнә көен сузыйк әле...

Әтнә көен сузыйк әле...

Белгәнебезчә, республикабызның муниципаль берәмлекләре арасында «Татарстанның мәдәни башкаласы» фестиваль-бәйгесе игълан ителде. Аның Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елында узуы аеруча куанычлы. Агымдагы елның 31нче мартыннан башлап, бүген дә дәвам итә ул. Республикабызның 43 районы башкалабызның 13 төрле мәйданчыгында көч сынаша. Менә шул бәйгене дәвам итеп, фестиваль кысаларында 19нчы сентябрь көнне Г.Камал исемендәге театр бинасына «Мәдәниятле һәм мәгърифәтле Казан арты Әтнә төбәге» дип исемләнгән чыгыш белән әтнәлеләр килде. Алар сәнгать сөйгән халыкка «Әтнә көен сузыйк әле...» дип исемләнгән театральләштерелгән тамаша тәкьдим итте. Чыгыш ясаучы 200 әтнәлене 900 тамашачы алкышлады.
КЕП-КЕЧКЕНӘ РАЙОН, КҮПМЕ ТАЛАНТ!
Башкала халкын театр фойесында районыбызның мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан оештырылган, Әтнә төбәгенең тарихын, һөнәрчелеген, милли һәм кунакчыллыгын, үткәнен һәм бүгенгесен чагылдырган күргәзмә-күренешләр, бу сәнгать әсәрләрен тудыручылар каршы алды. «Бер горурлык хисе яна бездә...» дип исемләнгән күргәзмәдә Сибгать Хәким, Шиһабетдин Мәрҗанинең шәхси киемнәрен карау мөмкинлеге булдырылды. Әлеге күргәзмәне музей хезмәткәрләре оештырган. Кунакларны да, мәртәбәле жюри әгьзаларын да бу киемнәр битараф калдырмады, тирән хөрмәт белән истәлекләр яңарды. Әтнә базары күренеше, Олы Мәңгәр халык театры режиссеры Рафис Сәләхетдинов тарафыннан оештырылып, уңышлы гына эшләп килгән «Әкият иле» курчак театры коллективының талантлы балалары да фойедагы халыкны үзенә җәлеп итте. Кышлау авылыннан килгән «Чишмә» халык фольклор ансамбленең «Балага исем кушу йоласы»н да бәя бирүчеләр дә, килүчеләр дә озаклап карадылар. Мәңгәрлеләрнең «Чулпан» фольклор ансамбле чыгышы бәйрәмгә килгән кунакларны үзләре белән бергә биетте. Сәнгать мәктәбенең, китапханәнең оста куллы кызлары мастер-класс уздырды. Күпләр кызыксынып, Әтнә хатын-кызларыннан кул эшләренең нечкәлекләрен сораштылар. Сәнгать мәктәбе укучылары алган кубок, дипломнар белән таныштылар. Әтнәдә яшәүче рәссам Илдар Вәлиуллинның картиналарын да кабат-кабат килеп карадылар. Һөнәрчеләр, оста куллар тудырган сыннар да магнит кебек үзенә тартты. Мәхмүт абый Хәкимҗановның Тукай әсәрләре буенча агачтан ясалган сыннарын тотып та, сыйпап та карап, «Бу ювелир сәнгать әсәре бит, талант», – дип сокландылар. Әтнәлеләр генә пешерә торган әлбә, торт, камыр ризыклары авызга сулар китерде. Мәртәбәле шәхесләрнең фотолары куелган стенд, әтнәлеләр язган китаплар берсе дә читтә калмады. «Кеп-кечкенә район, күпме талант!..» дигән бәя безнең, әтнәлеләрнең, күңеленә сары май булып ятты.
27 ЕЛ УЗГАН... 
Театральләштерелгән тамашаны карарга Г.Камал театрының залына кереп утыргач, эчке бер калтырау биләде. Сәхнәнең зурлыгы, бинаның дәрәҗәсе, артистларыбызның чыгышы өчен борчылу-дулкынлану халәте, фестивальнең күп тармакны үз эченә алуы, көндәшләрнең саллылыгы күз алдыннан узды. Килгән тамашачыларны, мәртәбәле жюри әгьзаларын сәламләр өчен сәхнәгә чакырылган районыбыз башлыгы Габделәхәт Гыйлемхан улы Хәкимов сөйли башлауга, күпмедер тынычлык иңде. «Халкыбызның «Икмәк булса, җыр да була» дигән мәкале бар. Районыбыз халкының хезмәте бик зур. Мәдәният өлкәсендәге казанышларыбыз да Аллаһка шөкер. Горурлыгыбыз булган Г.Тукай исемендәге театрыбыз, театр коллективлары бар», – дип санап, һәркайсына уңышлар теләде ул. «Иң зур бәяне тамашачы бирә», – дип тә өстәде. Аның чыгышын дәвам итеп, мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин: «Бүген зур куанычлы вакыйга. Казанның иң милли бу мәйданчыгында соңгы тапкыр әтнәлеләр 1996нчы елда, моннан 27 ел элек, чыгыш ясадылар, гөрләп концертлары узды. Быелгы Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елында без бу гадәтне яңартып, аңа яңа сулыш бирәбез», – дип, артистларга уңышлар теләүгә, райондашларыбыз «Әтнә көе»н сузды. Дулкынлануны соклану алыштырды. Чыгышлар дәвам итте. Күңелгә горурлык иңде. «Әтнә гимны»н башкарган алыштыргысыз җырчы-композитор Риваль Хисмәтуллинның чыгышын тамашачы басып алкышлады. Театр артистлары тарихыбызны уйнаса, районыбызда эшләп килгән тугыз фольклор коллективның икесе, унсигез вокаль ансамбльнең бишесе Камал сәхнәсенә чыкты бу көнне. Гармунчыларыбыздан торган ансамбль күпләрне шаккаттырды, «Шуның кадәр гармунчы бармы Әтнәдә, күз тимәсен», – дип сөенделәр. Мәртәбәле сәхнәне шулай ук җирлегебезнең талантлары – җырчыларыбыз Зөлфәт Фәхретдинов, Руслан Галиуллин, Алсу Хәбибуллина, Азат Фазлыев бизәде. 
Видеопроектор артистларга ярдәмгә килде. Сәхнә тотучылар сөйләде, җырлады, ә проекторда – Әтнәбезнең сулышы, кыскасы, районыбызның тулы яшәеше чагылыш тапты. Сәнгать мәктәбе укучыларының ничек өйрәнүләрен, ничек шөгыльләнүләрен күрдек. Ул да түгел, сәхнәне тутырып уку йортының инде танылган, үрнәк «Алчәчәк» бию төркеме чыкты. «Нур» вокаль ансамбле белән «Тамчы» вокаль ансамбле дә осталыкта алардан калышмады. Ул киемнәрнең матурлыгы, миллилеге, затлылыгы! Күз явын алырлык! Тальянчы өч малай, «Сәхнәдәш» театр классының ике укучысы да осталыкларын күрсәттеләр. Сәнгать мәктәбеннән килеп чыгыш ясаган 39 баланың иң кечкенәсенә 7 яшь. Сөбханаллаһ, машАллаһ, энҗе бөртекләре...» – дип алкышлады аларны тамашачы. 
Заманында Әтнә районы бетерелеп, Әтнәне Әтнә итеп саклап кала алган халык театрының мәшһүр режиссеры Гомәр Мәрдәнов эшен дәвам итүчеләрнең хезмәте тамашачы тарафыннан менә шулай зурлап бәяләнде. Жюри әгъзаларының бәясе дә безнекенә тәңгәлдер дип ышанасы килә.
«БЕЗ ДӘ ЯРАТКАН ӘТНӘБЕЗГӘ КҮПТӘН БЕРЕККӘН»    
Камал театрының ярты артисты Әтнәдән, дип сөйләшкәнне ишетмәүчеләр сирәктер. Чынлап та бу шулай. Һәм менә әтнәлеләрнең чыгышына ямь, дәрәҗә өстәп, үз сәхнәләренә мәртәбәле шәхесләребез Фәнис Җиһанша, Луара Шакирҗанова, Илдар, Искәндәр Хәйруллиннар, Динә, Илнур Закировлар, Зөлфирә Зарипова, Люция Хәмитова һәм Әтнә белән бер сулышта яшәүче Наилә апа Гәрәева чыкты. «Кем әйтә килен якташ түгел дип, без дә яраткан Әтнәбезгә күптән береккән», – дип шатландырды Наилә ханым. Сәхнә тутырып басып торган, якташ шагыйрәләребезнең шигырьләрен сөйләгән бу мәртәбәле, титуллы артистларыбызны күрергә, тын да алмый тыңлар өчен нәкъ менә үз залларына килергә, һәр сүзләренең аһәңен тоярга кирәк. Шул чакта гына җан тантана итә ала. Бу артистлар сафына әле биредә булмаган Рифкать Бикчәнтәев, Марсель Җаббаров, Фәрит Бикчәнтәевны да өстәсәк, әтнәлеләр Камалны тота, дип авыз тутырып әйтеп була, һәм, киресенчә, Камал артистлары Әтнәне күтәрә, Аллаһка шөкер. Әтнә артистлары әйткәнчә, ярты эстраданың сәхнәгә чыгуын да исәпкә алсак, шөкер, талантларыбыз, фанатларыбыз чиксез күп дип куана алабыз. Әле болары сәхнәгә чыкканнары, әле күренмәгәннәре, язылмаганнары да бихисап. Җәмәгать эшлеклесе, тарих фәннәре кандидаты Тәэминә Биктимерова, тел галиме Рүзәл Юсупов кебек олпат шәхесләрнең шушы концертка килеп, якташларын алкышлауларын да әйтсәм, язмам тулырак булыр. 
 

БЕРБӨТЕН ШАТЛЫК
Әйе, горурланырлык затларыбыз бик күп. Башкалада яшәсәләр дә, алар безнеке. «Мин дә Әтнә егете. Әтнәдән булуым белән чиксез горурланам. Әтнәлеләр концерт куясын белгәч, чакырырлармы икән дип, күңел талпынып куйды. 1996нчы елда менә шундый зур концертта җырланган, монысын да көтә күңел. Әйтүче юк. Әтнәнең үзендәгеләр дә җитәдер, дип килештем. Мәдәният бүлеге җитәкчесе Алия Ринат кызы шалтыраткач, сабый бала күк сөенгәнне кем күрсен. Мине дә онытмаганнар. Сәхнәдә басып торганда бер мизгелгә үземне 18 яшьлек Зөлфәт итеп тойдым. Әтнә халкы алдында җырлау гомер буе җитди бер сынау булды, ә инде Камал театры сәхнәсендә басып, Әтнә халкына җырлау – икеләтә сынау, мин аны уңышлы уздым, дип саныйм. Халыкка ошаганын сиздем, алкышлар өчен рәхмәт. Хисләр ташыды, әле дә концерт тәэсирендә йөрим. Искиткеч затлы концерт куелды дип саныйм», – дип фикерләре белән уртаклашты җырчы егетебез Зөлфәт Фәхретдинов та. 
«Бәйрәм булды бүген, искиткеч чыгышлар. Бик күңелле, мәгънәле, эчтәлекле бу концерт. Галәмәт шәп. Горурланып утырам Әтнәм белән», – дип сөенеп, куануын белдергән иде якташыбыз, күп китаплар авторы Надия апа Вәлиева да. 
Ике сәгатьтән аз гына вакытка Әтнәнең бөтен тарихын, үткәнен, бүгенгесен сыйдырган сценарий авторы Альберт Шакировка, театрыбыз режиссеры Рамил Фазлыевка, аның һәр сүзен тыңлап өйрәнгән катнашучыларга, биш минутта сабан бәйрәменең бөтен матурлыгын ачып бирә алган Әтнә театры артистларына, күргәзмә эшендә катнашкан һәркемгә, барысын бергә туплап, әлеге чараны оештырган район мәдәният бүлеге мөдире Алия Хәнәфиева-Абдуллинага рәхмәт укып, театр бинасыннан чыгып барыш. Тәэсирләр энҗе бөртегеннән муенса тезеп таккан күк. Аның матурлыгын, затлылыгын, балкышын бар кешегә күрсәтәсе килә...
Кисәк кенә тонык тавышлар ишетелгәндәй булды. Ишетәсе килде. Марсель абый Сәлимҗанов белән Гомәр абый Мәрдәнов сөйләшә төсле. «Синекеләр, Мәрдән. Булдырдылар!» «Безнекеләр диген, Марсель. Безнекеләр! Әтнәлеләр!» Менә шушы бер уйланма мизгел җанга искитмәле рәхәтлек өстәде. Куаналардыр. Рухлары шат булсын! 
Сүрия МИНГАТИНА, 
Әтнә районы, Олы Әтнә авылы

Комментарии