- 02.02.2019
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2019, №04 (30 гыйнвар)
- Рубрика: Аулак өй
«Безнең гәҗит»нең 2нче санында (16 гыйнвар, 2019 ел) «Шифалы чаралар гына түгел, саф күңел, ихласлык та дәвалый» дигән язмам басылып чыккач, «Сосновый бор» санаториясендә танышкан ял итүчеләр, дәваланучылардан кесә телефоныма шалтыратулар, СМСлар килде. «Безнең гәҗит» хезмәткәрләренә, үзебезнең гозеребезне шулай тиз арада бастырып чыгарганнары өчен, рәхмәтебезне әйтәбез. Вакыйф, сиңа шелтәбез бар, безнең теләгебез тулысынча үтәлмәгән: «Грязолечебница»да эшләүче, ягымлы, мәрхәмәтле, шифалы куллы Зөлфия Хәмзина, Гөлнара Зарипова, дәвалану гимнастикасын һәрбер дәваланучының көченнән килгәнчә, уен-көлке белән алып баручы Резидә Салаховага рәхмәтебезне «Безнең гәҗит» аша язып җиткерсәң иде», – диделәр.
Бер уйлап карасаң, дәваланучылар шифасын алып, дәваланып, кайсы кая өйләренә таралыштылар. Һәрберсенең үз мәшәкате, тормышы. Шулай да, үзеңә эшләгән яхшылык онытылмый икән, «Безнең гәҗит»не алып укыгач та шалтыраттылар бит.
Чыннан да, Зөлфия Әлтәп кызының шифалы куллары, шифалы балчыгы аның эшләү дәверендә кемнәрне генә савыктырмагандыр. «Сосновый бор» санаториясенә ерак Себердән, хәтта бер татар хатыны Америкадан ук малаен дәваларга алып кайткан, дип сөйләделәр.
Вакыйф КЫЯМОВ,
Казан шәһәре

Комментарии