- 02.06.2017
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2017, №22 (31 май)
- Рубрика: Аулак өй
Мин 1969-70нче елларда Казан шәһәренең Роторная урамында, 9нчы йорттагы тулай торакта яшәдем. Анда бик якын дус кызым – Габразакова Саимә (Әлмәттән) һәм Фәрит (тулы исеме Фиргали) бар иде. Фәрит армиядән кайтып, милиционерлар әзерли торган 3 айлык курсларны тәмамлады да, Бөгелмәгә китеп барды. Мин үзем дә Урта Азиягә киттем. Соңыннан элемтәләр өзелде. Бик тә шуларның язмышларын беләсем килә, үзләрен бик сагындым, бик тә күрергә телим. Алар шушында Казанда гына яшиләрдер инде. Мин үзем Биектауда яшим. Телефоным: 8900-327-72-07. Сездән бик нык үтенеп сорыйм, дусларымны табышырга ярдәм итегез әле.
Дания ФӘСХЕТДИНОВА
(кыз чактагы фамилиям ХАҖИЕВА),
Биектау бистәсе
Комментарии