Балачак хатирәләре

Балачак хатирәләре

Җәйге кичләр бигрәк матур авылда. Һәр кешенең үз күлмәге үзенә якын булгандай, барчабызга да үз авылыбыз, үз нигезебез якын, үз туфрагыбыз йомшак. Авылымның җәйге кичләре, күк тулы бертуктаусыз атылган йолдызлары. Шул йолдызларны аралап, ап-ак юл калдырып, биектә-биектә очкан самолетка карап хыялланасың. Тизрәк зур үсәсе дә, шул самолетка утырып, еракка-еракка очарсың кебек. Еракта сине зур бәхет көтә сыман.

Бала чакта күңелләргә кереп калган болыннары, күл буенда Галимҗан абыем сугышка киткәндә утыртып калдырган өянкеләре. Шул агачлар төбендәге качышлы уеннар, Атау Сабантуйлары – бар да үткәннәрдә калды.

Көннәр җылына башлауга, тирә-юньне яңгыратып сайраган бакаларның тавышын тыңларга егетләр, кызлар су буена килеп утыра идек. Шушы ямь-яшел чирәмле күл буе Атау дип атала иде.

Атауның икенче кырыенда – олы юл. Авылымны кыл уртага бүлеп, инеш ага. Авылның җиткән кызлары, киленнәре инеш буена төшеп кер чайкый, кер юа. Бөтен су өсте ап-ак күбек белән тула. Без шул күбекне җыеп, өрдереп уйныйбыз.

Бала чакта йоклыйсы да килми бит. Иртә таңда урам тулып гөр-гөр килеп көтү куган апалар, мөгрәгән сыерлар, төркем-төркем күлгә таба атлаган «какылдаган» каз, үрдәкләр тавышына уянасың да, торып Атауга чабасың. Азат, Госман, Газинур һәм мин күл буенда аркылыга-буйга чабабыз.

Күл буе, ап-ак кар явып киткәндәй, каз мамыгы белән тулган.

Көндәгечә бала итәкле күлмәген, канатлы алъяпкычын япкан Фатыйма әбине күрәсең. Ул безне күл буена китерми, янәсе, каз мамыгын таптыйсыз. Ачу килә, аның бит казлары юк, ә мамык җыя.

Йөгереп өйгә керәм. «Бабай, бабай! Үзең кеше әйберен алырга ярамый дип безне әрлисең. Ник Фатыйма әби кеше казларының мамыгын җыя?» Бабай көлемсерәп карап тора да: «Кызым, ул күл буен чистарта, мамыкны җыймаса, чирәм үсми, ул кеше әйберенә тими», – ди. Шунда да бабай югалып калмый, безне дә юата, Фатыйма әбигә дә тел тидерми.

Бабайлар өчен Атау ник шулай кадерле булды икән? Ап-ак сакаллы Габдулла бабай йә безнең бабай шундый зур болын кадәр Атауны көн дә җыештырып, себереп торалар иде. Без дә бөтен тирә-як урам балалары (30лап җыела идек) нинди генә уеннар уйнамадык. Әләм алыш, лапта, таяк атыш, 12 таяк уеннары. Уеннар беткәч, көн дә 2 кеше кизү торып, бер чүп тә калдырмый, чистартып кайтып китә идек.

Сабый чагымдай, менә хәзер дә иртән торуга аякларым Атауга атлады. Безнең бала чакны хәтерләткән Атау куркыныч шомлы урманга әйләнгән. Баш очымнан гөрселдәп карга көтүе очып китте, куркынып, тәннәрем чемердәп алды. Ялгыз гына ташландык зират эчендә басып торгандай, күңелләрне курку хисе чорнап алды. Әкрен генә күл янына килдем. Күл корыган, чүп-чар өеменә әверелгән. Кинәт кенә тагын бала чакка кайттым. 5-6 яшьләр тирәсе, әби янында чуалам. «Кызым, ахырзаман алдыннан чишмәләр, күлләр корыр». Ничек инде корыр? Әби, син саташасыңмы әллә? Ничек инде күл кипсен? Ә суы кая китә?

Кабат сискәнеп киттем. Янымда әби басып торгандай, тагын бу сүзләр колагымда яңгырады.

Тукта, тукта, әби түгел, мин саташам бугай. Чынлап та, су кая киткән? Шушы мөлдерәмә тулы сулы күлдә бөтен урам баласы су коена идек. 1943 елда авылда зур янгын була. Габделхәй абый әвен киптергәндә, әвенгә ут каба. 16 йорт тоташ яна. Ул авылның икенче урамына күчә. Күл буена килеп җиткәч, янгынны сүндерәләр. Шушы күл булмаса, авылыбыз белән янып бетә идек, дип сөйли авыл картлары.

Күл буенда басып торам, уйлар гел бала чакка кайта. Мәктәпкә йөргән сукмакларым да, кер чайкаган инеш тә, каз, үрдәкләр, хәтта мөгрәгән сыерлар да беткән икән бит авылда. Йөрәк әрни-сыкрый, ирексездән күңелдә шундый юллар туды.

«Уйнап үскән күлдә йөзеп,

Саташып уянасың.

Хәзер кайтып күлгә төшсәң,

Адашып югаласың… » – дип ямансулап җырларга гына кала.

Гәүһәрия ВӘЛИУЛЛИНА.

Лаеш шәһәре.

Комментарии