- 02.11.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №43 (31 октябрь)
- Рубрика: Аулак өй
Газетагызны чыга башлаганнан бирле алабыз, бик яратып укыйбыз. Күпләр газетаның вакытында килмәвенә зарланып, сезгә шалтырата, яза, ә менә безнең шушы газета аша почта хезмәткәрләребезгә рәхмәт белдерәсебез килә. Алар газетаны вакытында – чәршәмбе көнне үк халык кулына тапшыра. Рузалия Гайнетдинова бик төгәл итеп, һәр эшне белеп башкара. Яңгыр дими, буранга карамый, күрше авылга (Әлки авылы – 6 чакрым) барып алып кайта. Ире Рәшит Гайнетдинов белән тиз генә билгеләп, шул ук көнне тараталар да. Аларга Ходай саулык бирсен.
Бер уңайдан, шатлыгыбыз белән дә уртаклашасым килә. Безнең Исәк урта мәктәбе быел да 27 укучысы белән сакланып калды. Ничә елдан бирле «киләсе елга мәктәп бетә» дип хәсрәтләнеп яшибез. Без, өлкәннәр, моңа бигрәк тә борчылабыз, чөнки мәктәп белән авыл да бетә бит.
Быел Өлкәннәр, Укытучылар көнен укучылар, укытучылар коллективы бергәләшеп зурлап оештырдылар. Зур концерт куеп, чәй табыннары әзерләп, ветераннарны сыйлап җибәрделәр. Безнең яшьлекне искә төшереп, укучылар төрле фәннәрдән кызыклы сораулар тараттылар. Шулар буенча алар каршысында имтихан да тоттык. Барысы өчен дә рәхмәт. Коллектив бердәм, тату яши. Монда мәктәп директоры Ленар Зиннәтуллинның өлеше зур. Коллектив белән һәр эшне вакытында үтәп баралар. Балалар яхшы укый, хәтта республика олимпиадаларында да катнашалар, грамоталар алып кайталар. Менә шулай гөрләшеп яшәп ятабыз.
Дамирә РӘХМӘТУЛЛИНА.
Буа районы, Исәк авылы.
Комментарии