«Без атом бомбасы кебек»

«Без атом бомбасы кебек»

Нафталин исе килеп тора торган радио. «Татарстан» радиосының яшь варианты. Сәгатькә әллә ничә тапкыр спорт турында сөйләгәнлектән, исемен «Көрәш FM» дип куйсаң да ярый торган дулкын… Болар барысы да «Тәртип FM» турында әйтелгән сүзләр. Аңа шулай тәнкыйтен дә манчып кына торалар, мактау сүзләрен дә кызганмыйлар. Ә «Тәртип FM», үзенә битараф калмауларына сөенеп, алга баруын белә. Быелның 16нчы апрелендә дөньяга аваз салган радио бүген йөгереп үк бармаса да, зур адымнар белән атлый.

«Тәртим FM»да кимендә ун кеше җир җимертеп эшлидер инде… дип барган идем, кечкенә генә студиядә өч кеше утырганын күргәч, фикеремне үзгәртергә туры килде. Хәзер ул болай яңгырый: «Тәртип FM»да өч кеше (пәрдә артындагы геройларны санамаганда, әлбәттә. – Авт.) җир җимертеп эшли! Шулай булмаса, тәүлек дәвамында эшли торган радионы лаеклы итеп алып бара, тыңлаучыларның көннән-көн артуына ирешә алырлар идемени?!

Ризәлә Исмәгыйлева – баш мөхәррир, Ләйлә Ялалова – аның урынбасары, Райнур Шакир – яңалыклар бүлеге мөхәррире. Менә шушылар инде ул кечкенә генә бүлмәдә кайнашучылар. Мин студиягә иртәнге 10да, эшнең нәкъ кайный башлаган чагында килеп кердем. «Тәртип FM»лыларның эшләгәнен күзәтә-күзәтә, эш арасында хезмәткәрләр белән «кичә, бүген һәм иртәгә» дигән темага сөйләшеп алдык.

Апрельдә туган радио бүген нәрсәләргә иреште?

Ләйлә ЯЛАЛОВА: – Ничә ай гына үтсә дә, тыңлаучыларның саны көнләп арта бара. Автоҗавапбиргечкә калдырылган хәбәрләр, социаль челтәрдәге төркемдә язылган сүзләр дә шуны раслый. Күрәсең, халык элеккеге җырларга, шушындый алып бару рәвешенә сусаган булгандыр.

Ризәлә ИСМӘГЫЙЛЕВА: – Дөрес, бөтен кешегә дә ярап булмый. Кемдер ярата, кемдер – юк. Безне беренче көннән үк тыңлаучылар хәзер тәнкыйть эзли башлады. Автоҗавапкайтаргычта әллә нинди сүзләр калдыручылар да бар. Шуларны тыңлап, күңел төшә башлаган иде. Ләйләгә әйтәм инде шаярып, без «Беренче театр»дагы Биби шикелле, дим, эшлисең-эшлисең, һаман орышалар. Тик онлайн-режимда чыга башлагач, безгә бик күп яңа тыңлаучылар кушылды. Алар, ничек элегрәк белмәдек икән, диләр. Шөкер, хәзер шундый дулкын китте, яңадан күңел күтәрелде, дөрес юлда икәнне аңладык кебек.

Л.Я.: – Көненә 30-40 шалтырату кабул итәбез. Элек барысын да эфирга бирә идек, хәзер бөтенесен дә биреп бетерү мөмкин түгел. Шулай да үзебезгә карата тәнкыйтьне һәрвакыт эфирга бирәбез.

– Элеккеге җыр-моңга сусаучылар арасында яшьләр күпме соң?

Л.Я.: – Мөслимдә эшләгәндә дә (Ләйлә Ялалова Мөслим матбугат үзәгеннән килгән. – Авт.), никадәр матур моңлы җырларыбыз бар, нишләп яшьләр аларны тыңламый, аларның күңеленә мондый җырлар үтеп керә алмыймы икәнни, дип уйланып йөри идем. Ә монда килеп эшли башлагач, үземнең ялгышуымны аңладым. Яшьләр дә тыңлый икән ул җырларны. Элеккеге җырларның кабат эфирда яңгыравы милли хисләрне, милли үзаңыбызны уята.

Р.И.: – Бер интервьюда, безнең радиода ретро җырлар яңгырый, дип әйткән идем. Шуннан соң Фоат абый Галимуллин шалтыратып, ретро дип әйтмик әле, иске дигән кебек, элеккеге матур җырлар, диик әле, дип автоҗавапкайтаргычка яздырган. Ә бу чыннан да дөрес фикер бит!

– Яшьләрнең милли җырларга тартылуы бик әйбәт күренеш, әлбәттә. Тик алар өчен махсус эшләнгән тапшырулар да булса, икеләтә яратып тыңлый башларлар иде. Тик «Тәртип FM»да әлегә яшьләр өчен тапшырулар күренми…

Р.И.: – Якын киләчәктә яшьләр өчен дә, мәктәп укучылары өчен дә, кечкенә балаларга да тапшырулар булдырырга уйлыйбыз. Эшлим, дип атлыгып торган, янып-көеп йөргән яшьләребез дә бар. Тик әлегә бөтен серләрне дә ачып бетерми торабыз.

Л. Я.: – Иҗат коллективы зур булмагач, бик теләсәк тә, тиз эшли алмыйбыз. Безнең максат тапшыруларны тиз-тиз шапылдатып тору түгел бит, фикерле, мәгънәле, сыйфатлы итеп эшләү. Без бер генә шалтыратуны да югалтмыйбыз, алар архивта сакланып бара, һәр тыңлаучының фикерен ишетәбез. Тик җил кайсы якка иссә, шул якка борылу дөрес булмый.

– Аның каравы сездә спортка зур урын бирелә. Спорт, аеруча милли көрәш турында сезнең кебек күпләп, тәмләп сөйләүче башка татарча радио юктыр…

Л.Я.: Без ретро җырлар әйләндерә торган дулкын гына түгел, ә сәламәт яшәү рәвешен пропагандалый торган радио. Шуңа күрә спортка күп урын бирелә. Әйтик, тагын кайсы радио шулай милли спортчыларыбыз белән таныштыра? Сабан туенда гына әйтеп алалар да көрәш батырларын, аннары алар онытыла. Ә без тыңлаучыларга нинди батырларыбыз барлыгы турында даими сөйләп торабыз. Шалтыратып, әле ярый сөйләдегез, шундый көрәшчеләребез барын белми дә идек, дип рәхмәт әйтәләр. Сүгүчеләр дә күп, әлбәттә. Безгә килгән тәнкыйтьнең дә күпчелеге эфирда спортка урынның күп бирелүенә кагылышлы.

Райнур ШАКИР: Кеше булганына шөкер итә белми. Әгәр спорт радиосы ачылса, аның аз гына өлешендә музыка бирелсә, ничек булыр иде? Ә бездә бит киресенчә. Күбесенчә җыр, әз генә спорт. Монда бер-бер хикмәт бардыр дип уйлап караучы юк. Ә без бит кыйблабызга тугры калып эш итәбез. Татар спортын бирәбез, әллә кайдагы Америка спортчылары турында сөйләмибез. Гел җырлап кына да яшәп булмый бит инде.

– Спорты да кирәк, анысы бәхәссез. Тик кичке алтыдан соң, арып-талып эштән, укудан кайткач, җитди яңалыклар тыңлап утырасы түгел, ә җыр-моң дулкынында тирбәләсе килә…

Л.Я.: – Моны үзебез дә аңлыйбыз, тыңлаучыларыбызның да күбесе шулай дип шалтырата. Эшли башлаганда һәрвакыт эзләнәсең бит. Без дә хәзер иң кулай вариантны уйлау юнәлешендә эшлибез.

– «Тәртип FM»га яңалыклар туплауның билгеле бер принцибы бармы?

Р.Ш.: – Без позитив яңалыклар бирергә тырышабыз. Негатив белән дөнья тулган. Беренче чиратта татар халкы, Татарстан өчен кызыклы булган яңалыкларны җиткерәбез. Дөнья буйлап сибелгән татарларыбыз турындагы хәбәрләрне дә онытмыйбыз. Яңалыклар көненә 10 тапкыр турыдан туры эфирда чыга, шимбә көннәрендә алдан яздырылган хәбәрләр бирелә.

– Яңалык туплаучының эше эш сәгате беткәннән соң да каладыр?

Р.Ш.: – Әлбәттә. Интернетта кичтән берәр яңалык күрсәң, әһә, моны иртәгә эфирга бирергә була икән дип башыңа кертеп куясың. Без һәрвакыт сәгать белән эшлибез. Эфирны биреп чыктың, икенче тапшыруга яңалыклар эзли башлыйсың. Биш минутлык яңалыкны 55 минут әзерләгәнне бөтен кеше дә белми.

– Әгәр сезгә урамнан кереп идея тәкъдим итсәләр, ул кешегә мөмкинлек бирәчәксезме?

Л.Я.: Әгәр чынлап та лаеклы идея икән һәм килгән кеше аны эшлим дип янып тора икән, бездә юллар ачык. Эчтәлекле, фикерле, безнең кыйблабызга туры килгән тапшырулар тәкъдим итүчегә нишләп аңа юл бирмәскә?!

– «Тәртип FM» нинди радио соң ул? Бу сорауга һәр кеше үзенчә җавап бирә инде. Сез дә фикерегез белән уртаклашыгыз әле.

Л.Я.: – Идея белән янып йөрүчеләр булдырган радио бу. Без тапшыруларны алып барырга кешеләрне күбесенчә читтән җәлеп итәбез. Алар барысы да халкыбызның милли рухын уяту өчен янып йөри торган, хөрмәт казанган фикерле шәхесләребез. Без ди-джей стилен сайламадык, күп сөйләп, халыкны ялыктырырга теләмибез. Киләчәктә турыдан туры эфирда сөйләү дә булачак, тик халыкны туйдырмый торган гына итеп эшләргә исәп.

Р.Ш.: – Менә әле сөйләшеп утырганда башыма килде: без демократик радио икәнбез бит. Үзләрен тәнкыйтьләргә кайсы радио мөмкинлек бирә? Берсе дә бирми. Турыдан туры эфир вакытында сүгә башласалар, эфирны гына сүндерәләр. Ә без үзебезне тәнкыйтьләгәннәрен эфирга бирәбез.

Р.И.: – Аллаһы Тәгалә бер әйберне дә белмичә эшләми, нәрсә булса да, хәерлегә була – шуны истән чыгармаска тырышабыз. «Тәртип FM» зурдан кубып, шау-шу тудыра, кинәт шартлый торган түгел (исемебез дә шуны таләп итә). Без атом бомбасы кебек. Әкрен генә, шулай да берәгәйле итеп халык күңеленә сеңәрбез, Аллаһ боерса.

Әле бер танышым, ябалар икән сезне, дип ишеттем, ди. Исән кешене үлгән дип сөйләсәң, озак яшәр, диләр. Без дә, Аллаһ боерса, озын гомерле булырбыз, дим. Халык күңеленә нәрсә җитмәгәнен җитәкчеләребез дә аңлый, шөкер! Чорлар аша узган моңлы җырлар, күңелдәген әйтеп бирә, уйландыра торган нәфис сүз, гыйбрәтле гыйбарәләр – бу бит халыкның бернинди акчага да алыштырмый торган хәзинәсе! Бүгенге көндә, аны сандыктан чыгарып, халыкка җиткерү кирәк кенә түгел, тиеш тә. Шулай булгач, халык яратып өлгергән, тыңлаучыларның ихтыяҗын канәгатьләндерә торган радионы күрә торып япмаслар.

Фәнзилә МОСТАФИНА.

Комментарии