Татар кызларын барлыйлар

Матурлык бәйгесе дигәч, эчке киемнән фигура күрсәтеп йөрүче озын ботлы кызлар күз алдына килә. Менә Русия күләмендәге I «Татар кызы» гүзәллек фестивален оештыручылар бу күзаллауны җимерергә уйлаган. Алар бөтен ил буенча татар кызларын сайлап алып, зәвыклы һәм чын мәгънәсендә милли бәйге уздырырга булган.

«Татар кызы-2014» гүзәллек фестиваленә 14нче сентябрьдән сайлап алу туры бара. Башкортстан, Удмуртия, Түбән Новгород, Татарстан, Пенза, Пермь, Мари Иле, Чиләбе, Свердлау, Ленинград, Киров өлкәләреннән, Санкт-Петербург шәһәреннән катнашачак татар кызлары сайланган инде. Сайлап алу турлары 4нче октябрьдә Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсендә тәмамланачак.

Бәйгенең йомгаклау чарасы 7нче декабрьдә Русия башкаласындагы яңа ачылган заманча концерт бинасы – «Планета КВН» сәхнәсендә узачак. Анда «Татар кызы-2014» исеменә ия булган иң чибәр һәм иң акыллы кызлар сайланачак, бары тик берсенә генә төп бүләк – таҗ кидереләчәк. Проектның авторы, «TATProject» милли-мәдәни берләшмәсе җитәкчесе Стелла Халикова-Брундукова белдергәнчә, I Русиякүләм «Татар кызы-2014» гүзәллек фестивале татарлар өчен иң күләмле мөһим вакыйгага әйләнәчәк. Йомгаклау тантанасы Европа дәрәҗәсендәге театральләштерелгән 3D шоу-тамаша рәвешендә үтәчәк. Татар кызлары затлы милли костюмнардан, зәвыклы, уңышлы образларда сәхнә тотачак.

Фестиваль кысаларында гореф-гадәтләрне, милли һөнәрләрне яңартуга юнәлгән махсус дәресләр, төрле кызыклы очрашулар да каралган. «Татар кызы»нда 18-25 яшьлек, буе 165-175 сантиметр, әти-әнисенең берсе булса да татар милләтеннән булган, кияүгә чыкмаган һәм әлегә бала тапмаган туташлар катнаша ала.

«Татар кызы» иң югары дәрәҗәдә таяныч та тапкан. ТР Мәдәният министрлыгы, Дәүләт Думасының милли эшләр комитеты, Федерация Советының фән, мәгариф һәм мәдәният комитеты, Мәскәү шәһәренең мәдәният департаменты әлеге проектка булышлык күрсәтә. Фестивальнең оештыру комитеты рәисе – Русия Дәүләт Думасы депутаты, Татар федераль милли-мәдәни мохтарияте шурасы рәисе Илдар Гыйльметдинов.

Рөстәм ИСХАКЫЙ.

«Татар кызы» фестиваленең матбугат үзәге вәкиле.

Комментарии