«Алла Пугачева миңа Кипрда сарай бүләк итте!»

«Алла Пугачева миңа Кипрда сарай бүләк итте!»

Кайчандыр Казан дискәтүкләрен «шартлатып», ярымшәрә кызлар белән сәхнәдә «Казачок, казачок, әйдә давай, давай!» дип җыр көйләгән, татарның моң әһелләрендә йөрәк өянәге уяткан Исхак Хан турында оныта да башлаган идек. Үзе турында искә төшерде: «Әнием Алла Пугачева миңа Кипрда сарай сатып алып бүләк итте!» – дип хәбәр итте.

Исхак Хан инде 19 ел буе «Мин Алла Пугачеваның никахсыз туган малае!» – дип чаң суга. Тик примадонна үзе генә улыкаен танырга ашыкмый. Һәрхәлдә, ашыкмый иде кебек. Нәрсә булган да, ничек Кипрда сарай бүләк иткәндер, шуны белешү өчен Исхак Ханның үзенә шалтыратып сөйләштек.

«ШӘЙМИЕВ ҖЫРЛАРЫМА ГАШЫЙК ИДЕ»

– Мин – Алла Пугачеваның бердән-бер улы! Мин татарда беренче «танцеваль» музыка иҗат иткән кеше. Ләкин шуңа да карамастан, мин гади «татар малай». Әнием Алла Пугачева әйтмешли, мактасалар – мактасыннар, хурласалар – хурласыннар, онытмасыннар гына! – дип башлады ул сүзен.

Әйе, Исхак-хан чынлап та татар егете. Аның чын исеме Илгиз Исхаков. Тик Мәскәүгә күченеп киткәч, ул исемен Иван Пугачевка үзгәртте. Әнкәсенең фамилиясен «алды». Башта җырчы белән аның Татарстандагы иҗаты турында сөйләштек. Ни дисәң дә, популярлыгы бездән башланды бит.

– 1996нчы ел – минем иҗатның алтын чоры иде. Ул вакытларда безнекеләр баянга бии иде бит. Дискотека музыкасының ни икәнен дә белмиләр иде. Ә мин яңалык керттем. «Давай малай» дигән җыр яздым. Аннан шул исемдәге альбом чыгардым. Барлыгы өч альбом: «Давай малай!», «Какай малай», «Секс давай» – дигән альбомнар яздым. Мине шуннан соң хәтта «бабай» – Минтимер Шәймиев «Син – Татарстанның милли каһарманы», – дип атады, медаль бирде. Гомумән, мин «бабай»ның яраткан җырчысы идем, – дип сөйли ул.

…Бу альбомнардагы бөтен җырларны да тыңлаганыгыз юктыр. Шулай да, белмәгәннәрне бераз таныштырып китү өчен, андагы «Какай малай» җырының сүзләрен генә булса да бирергә булдык:

«Тили тили камыр

Килен белән сабыр

Килен белән сабыр

Тили тили камыр.

Тирле тирле тирле бом

Безнең малай цитрамон

Безнең малай цитрамон».

Тагын бер җыры: «Сиськи-миски»

«Синең белән утырабыз икәү генә

Мин синнән сорадым болай гына.

Син миңа бит әйттең: «Бушлай бирмим».

Ә мин шулай уйлап куйдым:

«Трали вали».

Мин синнән сорадым тагын гына

Син миңа бит әйттең: «Шулай нельзя».

Мин сиңа бит әйттем – йөз сум бирәм.

Ә үземнең кесәм тишек».

– Минем кассеталарны зур фуралар белән сәүдә үзәкләренә, чит республикаларга кадәр ташыдылар. Аларны халык кырылып ала иде. Казанда НКЦда «Аулагөй» дигән дискотекалар уза иде ул елларда. Аны Раил Шакиров оештырды. Ул гел баянлы җырлар куя иде. Ә һәр пәнҗешәмбедә мин монда чыгыш ясарга килә башлагач, бу чын дискотекага әйләнә иде. Салават та моның кадәр иҗади югарылыкка менмәгәндер. Мин һәр пәнҗешәмбе НКЦдагы залларны тутыра идем… Анда 1200 кеше сыя. Шулай ук, Шәймиев Президент чакта, Кремль уздырган чыршы бәйрәмнәрендә җырлый идем. Бөтен Татарстан буенча гастрольләрдә йөрдем. Минем җырлауны ишеткәч, Гали Ильясов теше-тырнагы белән каршы чыкты: «Әгәр бу малай шулай татар халкына җырлап йөрсә, татар халкы үләчәк!» – диде. Ул вакытта мине композиторлар Мәсгудә ханым Шәмсетдинова һәм Вадим Усманов яклап чыкты. Ул чорда мин сәхнәгә баян түгел, гитара тотып чыктым! – дип искә ала Исхак-хан.

Әңгәмәдәшем сәхнәдә Элвин Грей дип йөргән Радик Юльякшин белән дә күптәнге танышлар икән. «Без аның белән танышканда, Радик беркем дә түгел иде. Мин аны белми дә идем. Ә ул мине белгән. «Исхак Хан, мин синең җырларны тыңлап үстем», – диде. 2008нче алда бер чарада катнашканда, Радик Юльякшин мине эзләп Казанга килгән иде. Ябык кына егет иде, хәзер юанайды. «Бу егетне танытырга иде бит, булыш әле», – диделәр миңа. Баш тарттым. Мәскәүгә китәргә җыенып йөргән вакытларым иде чөнки», – дип сөйли ул.

– Арганга күрә Мәскәүгә күчендем. Казан – ул сазлык. Шул сазлыктан һәр җырчы үзенчә чыгарга маташа. Бер җырчының да продюсеры юк диярлек. Элек танылырга җиңелрәк иде, мин мәсәлән җырларымны алып бара идем дә, «Татар радиосы»на бирә идем. Аны уйнаталар иде. Хәзер радиода бер җырымны әйләндерим дисәң дә, кырык меңләп сум акча түләргә кирәк. Ә Мәскәүгә киткәч, минем бөтенләй яңа тормыш башланды, – ди ул.

Илгиз Исхаков, Казаннан киткәндә меңләгән фанатын калдырып китүе турында сөйли. Шул меңләгән фанатларның берсе, үзе әйтүенчә, Минтимер Шәймиев булган. Дөрес, сораштыра торгач, Исхак Ханның бернинди дә «президент елкасында» җырламаганы билгеле булды. «Мин синнән сорадым, син миңа бушлай бирмим дидең», – кебек җырларын Минтимер Шәрипович яратып тыңлаган дигән сүзгә дә ышануы бик авыр.

«АКЧАСЫ ӨЧЕН ГЕНӘ ӨЙЛӘНДЕМ»

Мәскәүгә күченеп киткәч тә, өйләнгән икән Исхак-хан. «Иванушки интернешнл» төркеме продюсеры Игорь Матвиенконың туганнан туган сеңлесенә.

– 18 яшендәге чибәр кыз иде. Ул модельләр агентлыгына да йөри иде. Минем әтием – Русиянең атказанган артисты, музыкант Владимир Кузьмин. Алла Пугачева белән икесенең мәхәббәт җимеше мин. Әти үзенә кунакка чакыргач таныштык ул кыз белән.

Ул кызның әнисенең үз кибетләре бар иде. Бай иде. Шуңа, акчасына карап өйләндем. «Тещам» мине нык ярата иде, җанын фида кылып тора иде. Ул миңа шундук Мәскәүдә студия белән бер фатир алып бирде. Ә теге кыз белән ел ярым тирәсе генә бергә яшәдек тә аерылдык. Тормыш иткәндә секс һәм мәхәббәт кенә җитми икән. Ул кыз белән сөйләшергә сүз таба алмый идем. Безнең улыбыз туды. Елга бер мәртәбә бала янына барам, тик ул мине танымый. Хәтта елмаймый да миңа. Ярар, үсә төшкәч әтисе буларак кабул итәр әле, – дип сөйли Исхак Хан.

Аерылса да, икенче тапкыр гаилә кормаячакмын дигән фикере юк үзенең. Тик бу юлы акчага кызыгып кына өйләнмим, ди. Хәзерге вакытта Әлмәт шәһәрендә яшәүче Алсу исемле фанаткасы белән аралашып тора икән. Әмма бу шәхси мөнәсәбәтләре турында бик ачылып китеп сөйләмәде.

Шулай ук, Мәскәүгә киткәч, Исхак Хан берничә мәртәбә «әнисе» Алла Пугачева белән элемтәгә чыгып караган, тик примадонна аның белән сөйләшеп тормаган.

– НТВ каналы мине аның өе янында төшергән иде. Шунда шалтыраттым мин әниемә. Ул мин нәрсә эшләсәм дә каршы килми. Югыйсә, ул шундый усал хатын – теләсә бит буып үтерә дә алыр иде. Ләкин ул: «Бу малай бик талантлы, мин аңа бөтен әйберне дә рөхсәт итәм», – диде. Мин Алла Борисовнаны бөтен бәйрәмнәрдә дә шалтыратып котлыйм. Әле бер мәртәбә әни мин чыгыш ясаган җиргә дә килде. Мин Мәскәүдәге «Арлекино» дигән төнге клубта җырлый идем. «Мама Алла» дигән җырымны башкарган идем, ул шушы җырны тыңларга килеп китте. Бер унбиш минут торды да, соңыннан китеп барды, – ди Исхак Хан. Дөрес, төнге клубта Алла Пугачева нишләп йөри иде соң, дигән сорауга гына җавап бирә алмады. Алла Пугачева турында ул бик зур хөрмәт белән сөйли:

– Аны хөрмәт итми чарам юк, ул минем әни генә түгел, аның булышлыгы белән миңа «Русиянең атказанган артисты» дигән исем бирделәр. Әле ул миңа Кипрда сарай да сатып алып бирде бит. Минем күз яшьләремне күреп, жәлләгәндер бәлки. Күпме еладым бит. Ул ике катлы сарай. Анда җыештыручылар бар. Үзем сараемда бер мәртәбә генә булдым әле. Киләчәктә бәлки сатармын да. Бу минем ятим үскән балачагым өчен алып бирелгән сарайдыр, мөгаен, – ди әңгәмәдәшем.

Илгиз-Иван-Исхак Хан балачагы турында болайрак сөйли: имеш, ул ятимнәр йортында үскән дә, аңа өч яшь вакытта аны бер хатын тәрбиягә алган. Имеш, ул кечкенәдән үк әнисенең Алла Пугачева булуын белеп торган, һәм яшьтәшләренә дә бу турыда гел әйтеп килгән. «Тик миңа ышанмыйлар иде, көләләр иде», – ди ул. Аны асрамага алган ханым, янәсе, моннан өч ел үлгән, шуңа күрә ул хәзер үзен тулысынча «биологик» анасы – Алла Борисовнага багышлый икән.

– Алла Пугачевага 70 яшь тулды бит, шунда без аның белән «Ял ит» дигән җыр яздырып, дуэт итеп җырладык. Ләкин фотоларын җибәрә алмыйм әлегә. Әлегә миндә юк алар, барып алырга вакытым юк. Хәзер бер сенсация булачак, ниһаять без әни белән телевизион тапшыруда очрашачакбыз, – дип әллә чын сөйләде, әллә борчак шыттырды әңгәмәдәшем.

ХЫЯЛМЫ, ЧЫНБАРЛЫКМЫ?

Исхак Хан әйтүенчә, аңа элеккеге җанатарлары вакыт-вакыт бәләкәй балалар фотоларын җибәреп, «Бу синнән туган балабыз, мин синнән корсакка узган идем», – дип әйтә икән. Тик ул мондый смслар килгәнен яратмый, шундук теге кешене кара исемлеккә озата ди.

– Аркадий Райкин әйтмешли, «Шәхсән минем балаларым юк. Шәхсән миңа шулай тоела». Мин мондый хәбәрләргә җавап та биреп тормыйм.

Димәк, җанатарларыгыз белән ятак бүлешә идегез?

– Бүлештем, билгеле. Минем җанатарларның 90 проценты хатын-кыз иде бит. Хатын-кызлар күп булгач, барысы да була инде ул тормышта…

Нишләп сезнең җырларыгызда секс темасы нык күп? Бу тема һәр җырыгызда диярлек бар…

– Чөнки Казанда яшәгән вакытымда бер генә татар артисты да бу темага җырламый иде. Әле хәзер дә бу темага җырламыйлар. Казан элек тә сазлык иде, һаман да сазлык булып кала бирә. Ул заманнарда минем җырларымдагы секс темасы бер яңалык булган иде. Ул җырларымның сүзләрен үзем язам, ул сүзләр миңа күктән төшкән кебек була, – ди ул.

Исхак Хан ватанына концертлар белән кайтырга җыенуын әйтте. Имеш, Казаннан шалтыратып, «Сине монда җанатарларың көтә, Түбән Кама, Әлмәт, Чаллы, Казанда концертларыңны куй әле», – дип ялварганнар һәм үтенгәннәр үзеннән. Тик әлегә бу чыгышлары кичектерелгән, чөнки үзе әйтүенчә НТВ каналындагы бер тапшыруга әнисе Алла Пугачева белән очрашырга барасы бар, ди… Уңышлар телик.

Шуны да язмый кала алмыйм, әңгәмәдәшемнән интервью алганда беренче мәлдә аның сүзләренә ышанмыйча, шикләнеп карадым. Ә Исхак Хан үзенең Пугачева малае булуына да, Кипрда сарае булуына да, Шәймиевның яраткан җырчысы икәнлегенә дә үзе ышана. Ярар, гаепләмик, кешене хыял яшәтә бит. Хыяллануның зарары юк, тик менә файдасы гына булмаска мөмкин диләр…

Әңгәмәдәш – Айгөл ЗАКИРОВА

Комментарии