Сабантуйлар дәвам итә

Колхоз рәисе малай-шалай төялгән арбага Гайнан агайны утырта да: “Сабантуйлар турында бар белгәннәреңне боларга сөйләргә онытма”, – дип, иптәшләрчә күрсәтмә бирә. “Була ул, иптәш прсидәтел”, – ди теге, авызын ерып.

Юллары кара урман, ялан, кырлар аша узу сәбәпле, төрле чәчәкләрнең хуш исеннән баш әйләнеп киткәндәй була. Калкурак урында тукталып, тирә-юньгә күз салабыз. Ел саен яшәреп килә торган урманнарыбыз, боргаланып агучы елга-инешләребез, хәтфәдәй яшеллеккә күмелгән колхоз кырлары, төтеннәре морҗаларыннан югары үрләүче кечкенә һәм зур авыллар – барысы да сихерләгәндәй күңелебездә шатлык чаткылары кабыза. Әнә кайбер арбалардан тальян моңы, аларга кушылып, яшь-җилбәзәкнең сузуы галәмебезне сәламли.

– Сезгә ишетеп белгән Сабантуйлар турында сөйлим әле, – дип, сүзен башлый Гайнан агабыз. – Элек сабан туе язгы кыр эшләрен башлауга багышланган. Күрәсең, әүвәлгеләр бу гамәлне табигать шартлары белән идарә итүче ияләрне кышкы озын йокыларыннан соң уянып китү көннәрендә юмартландыру өчен бүләкләү рәвешендә үткәргәндер. Ул исә буыннан-буынга күчеп, бер гадәткә әйләнгәндер. Карлар эреп, ташулар киткәч, җир-су кипшенгәч, апрель азакларында бәйрәм иткәннәр. Бер көн алда яшьләр атларга атланып, урамнарда чабып йөргән. Бу йола ат аягын кыздыру дип аталган. Төштән соң яшьләр урам буйлап бүләкләр җыя: тастымал, яулык, тукыма кисәге, күлмәк, йомыркалар, яшь киленнәр исә иң зур бүләк итеп кыш буе чиккән сөлгеләрен тапшыра. Сабан туе көнне иртәдән үк бәйрәм рухы хөкем сөрә. Халык авылдан ерак булмаган инеш буена яки урман куенына җыела. Иң алда дәрәҗәле аксакал озын колгага бәйләнгән матур сөлгеләрне күтәреп бара. Барысы да иң матур киемнәреннән, хатын-кызлар сандыкта гына сакланган бизәнү әйберләрен тага. Үзләре мәйданнан читкәрәк урнашып, шуннан гына күзәтә. Биредә аеруча яшь буын үз осталыгын күрсәтергә тырыша: йөгерү, көрәш, сикерү һәм ат чабышлары оештырыла. Аеруча сөлге тотып көрәшү бар халыкны җилкендерә һәм бәйрәмнең төп күрке булып санала. Бар көндәшләрен җирдән күтәреп егып салучы – Сабантуй батыры саналган, аның турында җырлар җырланган, риваятьләр сөйләнгән. Икенче көн җир сөрү эшләре башлана. Кайбер якларда ат өстенә он сибү, буразналарга йомырка, ботка күмү, сыра, буза ише эчемлекләр түгүләр дә очрый…

Язгы кыр эшләрен уңышлы үтәп бетергәч, илебездә коллективлаштыру көннәренә кадәр җыеннар үткәрелә. Якын-тирә 4-5 авыл халкы дәрәҗәле, зуррак авылда бергәләшеп ял итү – бәйрәм тантанасына җыела. Һәркемнең туган-тумачасы атларга төялеп, кунакка килә. Җыен җомга көнне башланган. Төшкә кадәр өлкәннәр табын артында сыйланып утыра, ә яшьләр исә күптән түгел Сабантуй узган урында әйлән-бәйлән түгәрәк уеннары, җыр-биюләр белән мәш килә. Бирегә тәм-том сатучылар килә: конфет, перәннек, чикләвек ише ризыклар сатыла. Төштән соң бар халык катнашында Сабантуйдагы ише төрле ярышлар үтә. Кичләрен өлкәннәр табын артында бәйрәм итә, яшьләр төрле кичке уеннар оештыра. Бу көнне яшьләргә үзара танышып, ныклы корырга мөмкинлек туа. Һәр җирдә музыка, җыр яңгырап тора. Шулай күңел ачулар 3-4 көн дәвам итә. Киләсе җомгада янәшәдәге 4-5 авыл җыены уза. Хәзер инде безнең яклар дусларына кунакка бара. Менә шулай үзара аралашып, халык 3-4 атна ял итә. Җыеннар бетүгә, печән әзерләү эшенә керешәләр. 1930 еллардан бирле бездә җыеннар үткәрелми. Ә Сабантуйлар әнә шул җыен вакытына туры китерелеп, июнь урталарында нибары 1-2 көн эчендә уза.

Менә шулай ерак һәм якын авыллардан халык район үзәгенә килә. Стадионга узып, койма буйлап урыннар билиләр. Шунда атларын тугарып, атларга ашарга солы капчыгы эләләр.

Район һәм партия җитәкчеләре бәйрәм тантанасын тизрәк башларга ашыга. Тынлы оркестр бер-ике марш көен башкаруга, дәүләт гимны яңгырый. Халык стадионның бер почмагына корылган трибуна тирәсенә җыела. Аның тирә-ягындагы коймаларда оешмаларның алдынгылары белән кыр батырларының мәһабәт сурәтләре тезелеп киткән.

Район башкарма комитеты рәисе Барый ага бирегә җыелганнарны олуг бәйрәм белән котлый һәм сүзне ВКП(б)ның район секретарена бирә. Анысы исә беренче чиратта язгы кыр эшләре батырларын котлый, аларга бүләкләрен тапшыра. Районыбыздагы, Татарстандагы, илебездә ирешелгән уңышлар турындагы кыскача нотыктан соң төрле уеннар башлана. Һәм барлык төбәкләрдән җыелган Сабантуй батырлары районыбызның баш батырына бил алыша.

Әмма шунда нидер була. Районыбыз күләмендә олы ихтирам казанган мөхтәрәм Барый абзый борчулы. Ул тавыш көчәйткеч рупорны сорап ала, әмма әйтәсе фикерен ничек башларга белми тора. Үзенең йөзе агарган, куллары калтырый.

– Иптәшләр, бүгенге бәйрәмне шул урында туктатып торырга рөхсәт итегез. Киләчәктә бәйрәмнәребез әле тагын да матур узар. Барчабыз өчен дә зур кайгылы хәбәр җиткерергә мәҗбүрмен. Бүген иртәнге сәгать дүрттә Гитлер Германиясе безгә сугыш ачты. Кадерле иптәшләр! Бүгеннән башлап изге Ватаныбызны фашист-илбасарлардан азат итү өчен, өндәмә кабул ителә. Барыбыз да хаклы көрәшкә күтәреләбез. Җиңү безнең якта булачак.

Мәйдан уртасында ике баһадир билбауларын тоткан хәлдә катып кала. Әлеге йөрәк-җан өшетерлек тетрәндергеч сүзләрне ишетүгә бер-берсенең кулларын кысып: “Фашистларны җиңеп кайткач, шушы урында көрәшне дәвам итәрбез”, – дип, үзара вәгъдәләшә алар. Кулларына чолгап тоткан билбауларын алмашалар. Боларны Җиңү тантанасына тикле сакларга килешәләр…

1945 елның 9 мае һәммәбезнең дә күңел түрендә мәңгелеккә уелып калды. Шушы көннән башлап авылларыбызга һәркөн исән калган каһарман агаларыбыз, аталарыбыз, бабаларыбыз кайта башлады. Һәм аларның берсе дә, гариплекләренә карамастан, кул кушырып утырмады. Һич онытасым юк: “Күрше авылда Динмөхәммәт сугышта танк йөрткән, хәзер исә туган авылында тракторга утырган, үз тракторын алгы күчәреннән күтәреп, икенче якка борып куя икән!” – дип, шау-гөр сөйлиләр иде…

Менә тагын Сабантуйлар үтте. Ә безнең теге вакыттагы бил алышучыларыбыз исә бер-берсенә биргән вәгъдәләрен – әманәтләрен үтәү өчен 4 елга сузылган яу кырыннан исән-имин кайтып җиткән.

Җиңү тантанасыннан соң узучы беренче сабан туенда адәм ышанмаслык вакыйга була…

Тормыш авырлыклары чәчен агарткан, ярымач тормыштан таушала төшкән какча гәүдәле Барый рупорны кулына тоту белән, музыка һәм халык тынып кала. Менә ул мәйдан уртасына теге ике баһадирны чакыра. Барчасының көчле алкышлары астында уң яктан уртага Ташлы Яр баһадиры аксабрак атлый, аңа каршы сул яктан Кызыл Чишмәнең иң оста көрәшчесе сул кулын гына селти-селти якынлаша. Алар мәйданның нәкъ уртасында очраша. Күзгә-күз текәшеп торганнан соң кочаклашалар. Мәйдан гөр килә. Икесенең дә күкрәкләрендә каһарманлык билгеләре – орден-медальләре кояшның якты нурларында җемелдәшә. Яу геройлары артыннан кызыл галстукларда малай белән кыз бала соңгы Сабантуйдан бирле кадерләп саклаган сөлгеләрне ике кулларына аркылы салып чыга һәм батырларга тапшыра. Алары исә бу сөлгеләрне янә алмаша. Бөтен мәйдан умарта күчедәй гөжли. Моннан нәкъ дүрт ел элек тукталып калган Сабантуй батыры исеме өчен көрәш янәдән дәвам итә. Юк, бу юлы инде безнең батырларыбыз элеккечә берсен-берсе җирдән күтәреп бил алыша алмый. Чөнки берсенең – аягы, икенчесенең кулы протездан гыйбарәт…

Барча халыкның дәррәү кул чабуы астында ике күмәк хуҗалык вәкилләре ике симез куй алып чыкканда Салих Сәйдәшевның “Совет Армиясе маршы” яңгырый.

Ура! Сабантуй дәвам итә. Милләтебезнең шанлы күрке, йөзек кашы саналучы бу тантана – Сабантуйлар милләтебез чәчәк аткан дәвердә гөрләп һәр ел шулай дәвам итәчәк әле ул!

Рамил ӘБДЕЛМӘНЕВ

Комментарии