- 04.08.2013
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2013, №30 (31 июль)
- Рубрика: Аулак өй
Кеше арасында гомер-гомергә үзара төрле низаглар чыгып кына тора. Низаглар ил белән ил арасында да була һәм шуңа күрә Җир-анабыз нинди генә сугышлар күрми.
Мәсәлән, 1979нчы елда Әфган сугышы башлана. Җирле халык дошманнарга каршы күтәрелә, ләкин үз көчләре белән җиңә алмый. Халыкка ярдәмгә берничә ил килә. Шулар арасында безнең ил дә була. Яңа гына 18 яше тулган егетләр, корал тотып, тау арасына дошманга каршы ташланалар. Тәҗрибәле сугышчылары булган дошман бик күп совет солдатының гомерен өзә. Күбесе, яраланып, тугын иленә кайта. Бу егетләр арасында Ильяс Дильшат улы Сафин да була. Хәзер без аны «Дауди» фамилиясе астында беләбез.
Азнакай егете 18 яшендә үз теләге белән Әфганстанга китә. Анда ул бик каты яралана. Бер аягын югалта. Үзенең иптәшләренә артык йөк булуын белеп, дустына үзен атарга куша. Ләкин дусты аны, яралы килеш, яу кырыннан алып чыга. Ильяс бик озак дәвалана. Бер аягы булмаса да, ул яшәү дәртен югалтмый. Өйләнә, алты бала үстерә, рестораннар челтәре оештырып җибәрә. Шушы көчле рухлы кеше белән без мәктәптә очрашу оештырдык. Анда без Әфган сугышында катнашкан авылдашларыбызны да чакырдык. Алар хөрмәтенә җырлар җырладык, шигырьләр сөйләдек. Соңыннан чәчәкләр бүләк иттек, чәй табыны артында сыйлап озаттык.
Русия Герое, данлыклы, көчле рухлы кеше Ильяс Дильшат улы Даудины үз күзем белән күрүемә мин бик шат.
Ләйлә ӘХМӘТГӘРӘЕВА.
Азнакай районы, Тымытык урта мәктәбе.
Комментарии