- 04.09.2017
- Автор: Айгөл ЗАКИРОВА
- Выпуск: 2017, №35 (31 август)
- Рубрика: Аулак өй
Белем көнендә мәктәпкә барган укучыларны күреп, мәктәп елларына кире кайткан кебек буласың. Кызлар әле дә чәчләренә ак бантиклар тагалар, малайлар исә кара кәчтүм-чалбардан… Тик без укыган мәктәп чорлары – үткән гасыр инде ул. Хәзер мәктәпләре дә, укыту методлары да башка. Ә баласын белем йортына әзерләгән ата-аналар нинди хисләр кичерә икән? Беренче сентябрь – алар өчен бәйрәмме? Укучыларыбыз арасында әнә шундый сораштыру уздырдык.
«БАЛАЛАРНЫҢ ИКЕЛЕ-ӨЧЛЕ АЛУЫННАН КУРЫКМЫЙМ, ВАКЫТ ҖИТКЕРӘ АЛМАВЫМНАН КУРКАМ»
– Минем өчен Беренче сентябрь – бәйрәм түгел. Ул миңа тугыз ай буе дәвам итәчәк уку елы марафонының башлануы. Баланы мәктәптә укыту җиңел түгел. Минекеләр икәү: берсе быел 11нче сыйныфка бара, икенчесе – алтыга. Мәшәкать арта инде. Вакыт җиткерә алмыйм. Балаларны иртәдән әзерләп, өйне җыештырып, авыру апама ашарга әзерләп калдырып, иртәнге җидедә балалар белән бергә машинада кузгалып китәргә тиеш мин. Әйе, балаларны мәктәпкә үзем йөртәм. Чөнки аларны шәһәрнең икенче читендәге татар мәктәбенә бирдем. «Татарча укытыйм, мин дә укытмасам кем татарча укытыр?» – дигән ният белән эшләнгән эш иде бу. Балаларның мәктәп программасы бик авыр кебек. Бала өчен бөтенләй кирәге булмаган мәгълүмат күп. Мәсәлән, бишенче сыйныфта укыганда ук, аларга «Татар телендәге сүзләрдә ияртүле-ияртүсез бәйләнешләр», дигән теманы укыталар. Бишенче сыйныф баласына бөтенләй кирәкле әйберләр түгел дип саныйм мин боларны. Чөнки бу теманы мин университетта укыганда өйрәнгән идем. Хәзер мәктәп укучыларына түбән класслардан ук университет программасын бирәләр булып чыга. Укыту программасы авыр булгач, уку елы башында бераз шүрләп тә калам. Тик бу вакытлыча гына курку. Укый башлыйлар да, ияләнәсең. Икеле-өчлеләрдән курыкмыйбыз без – чыныкканбыз анысына. Ә менә барысына да өлгерә алмавым куркыта. Тагын бер авырлык: хәзерге заманда балаларны укырга керергә әзерләү бик кыйммәт. Бераз файда булмасмы дип, кызыма мәктәп формасын үзем тегәм. Тик аның мин теккәнне бик киясе килми, аңа кибетнеке кызыграк. Мин ул форманы яхшы, сыйфатлы итеп, кесәләр куеп, әйбәт тукымадан тексәм дә, кытайларча матур тегә алмыйм шул… Үзем теккәч, акча шактый янга кала. Әйтик, кызлар өчен сарафаннарның уртача бәясе кибеттә 2500 сум, ә мин тукыма гына сатып алдым да, 300 сум гына булды. Кыз балага акча күбрәк китә: чөнки, әйтик улым гадәти дәфтәргә дә риза, ә кызыма шомасы, матур тышлысы кирәк, рюкзакны ел да алыштырырга кирәк, матур ручкалар гына карап йөри ул. Быел узган ел белән чагыштырганда уку әсбапларына бәя арткан кебек. 5200 сумга канцтоварлар гына алдым ике балага. Акчаның чыгасы күп була дип, алдан акча җыеп куям инде.
«НИЧЕКЛӘР УКЫТЫП ЧЫГАРЫРБЫЗ?!»
– Улыма алты яшь. Бөтен туганнарым да: «Нигә быел ук укырга бирмисең аны, тизрәк укуны бетерер иде», – диләр. Бердәнбер балаңны ничек: «Тизрәк укып бетерсен!» – дип, мәктәпкә бирәсең инде? Берәр елга булса да, безнең янда торсын әле, дидем. Шуңа быел ук бирмәдем. Икенче елга бирәсе була, дөньядагы бөтен нәрсәдән дә ныграк куркып торган әйберем инде менә бу минем: баланы беренче класска укырга кертү. Беренчедән, аны үзеннән олырак малайлар кыерсытмаса ярый, дип борчылам. Икенчедән – бөтен әйбер кыйммәт бит. Кайлардан акчалар җиткерербез икән, дип уйлыйм. Базардан әйберләр караштырып йөрдем әле. Бер танышым бар, аның игезәк балалары беренче класска бара быел. Шуларны укырга кертергә әзерли бу. Канцтоварлары өчен генә дә фәләнешәр мең акча чыгарды инде. Күпме акчасы китә ата-ананың шушы чорда! Әз генә булса да кешенең хәленә керү дигән нәрсә юк сатучыларда да. Сезоны җитте бит, диләр дә, бәяләрне чамадан тыш арттырып куялар. Соң, халыкның болай да акчасы юк бит инде. Әле Мөслим районындагы бер авылдан туганыбыз Чаллы базарына малаен киендерергә килгән иде. Чалбарлы костюмы гына да алты мең сум булды. 15 мең сум алып килгән иде, җитмәде дә ул аның. Әле күпме әйберсен ала да алмады. Иң арзанлы сумканың бәясе – бер мең сум. Анысын да көчкә таптык әле, аяклар калмады эзләп. Бет чаклы гына галстук 350 сум тора! Баланы укыту бушлай дисәләр дә, аны укыту өчен акча нык күп кирәк ул! Өченче борчуым: ничекләр укытып чыгарырбыз икән дигән кайгыру. Ул мәктәп программасына югары белем алган кешенең дә башы җитмәскә мөмкин әле. Минем югары белемем дә юк, мин аңламаячакмын да инде аны. Менә шуңа күрә, минем өчен Беренче сентябрь берничек тә бәйрәм була алмый. Баламны укырга керткәндә алдан ук акча җыеп куячакмын. Бүгенге көннән башлап! Киләсе елга гына укырга керсә дә…
«ЧЫГЫМЛЫ БУЛСА ДА, БУ КӨН МИНЕМ ӨЧЕН – БӘЙРӘМ!»
Альбина ҖАББАРОВА, Казан шәһәре:
– Беренче сентябрьне бик көтәм. Ник дигәндә, олы кызым быел беренче сыйныфка укырга бара. Бик дулкынландыргыч вакыйга бу безнең гаилә өчен. Ирем дә, мин дә эшебездән сорап куйдык: кызыбызның тәүге мәртәбә белем йортына ничек аяк атлавын күрәсебез килде. Шундый рәхәт хисләр кичерсәм дә, күңелдә борчу бар: ничек укыр икән, дим. Программаның авырлыгы белән күзгә-күз очрашкач, уку теләгеннән кире кайтмасмы, дип борчылам. Үзем мәктәптә завуч булып эшлим, шуңа әйтә алам: беренче сыйныфта укучы балаларның уку программасы безнең вакыттагы кебек җиңел түгел. Алар башка стандартлар буенча укыйлар. Болай итеп укытуның төп асылы шунда: укытучы ул юнәлеш бирүче генә, ә бала белемне үзе алырга тиеш. Хәзер укытучы лекция укып, баланың башына белемне тукып кертми, укучылар мөстәкыйль рәвештә үзләре укып өйрәнә. Кызыбызны мәктәпкә әзерләү 20 мең сумга төште. Чыгымлы, әлбәттә. Тик чыгымлы булса да, бәйрәмне көтәбез.
«БАЛАЛАРГА КАРАП, ҮЗЕБЕЗНЕҢ ЧОРЛАРГА КАЙТКАН КЕБЕК БУЛАМ»
Ирина ЗАҺРЕТДИНОВА, Кайбыч районы:
– Беренче сентябрь минем өчен зур бәйрәм. Һәр бала үз ризыгы, үз бәхете белән туа бит. Әгәр дә балаң сау-сәламәт булып, үз аягында, кулына чәчәкләр һәм сумкасын тотып мәктәпкә бара икән, бу – мәшәкать түгел, ә бәйрәм! Үзе бер матурлык бит. Укучы кызлар ак бантикларын тагып, ак алъяпкычлар киеп баралар. Күңел белән безнең мәктәп чорларына барып кайтасың инде… Чөнки бу бик матур күренеш! Әйе, балаларны укыту процессы авыр, чөнки бик күп әйбер укытканда әти-әнигә кала. Алар дәрестән кайталар да, өй эшләрен әзерләгәндә син булышыйм дисең икән (ә булышмыйча булмый), димәк, үзеңә дә укып аңларга кирәк була бу программаны. Ә программа без укыганнан нык аерыла. Үзем аңламыйм кайбер әйберне.
Белем көненә әзерләнеп беттек инде, гадәттә август аенда алабыз әйберләрне. Балаларны киендерү бик ошый миңа, моны авыр, мәшәкатьле әйбер дип санамыйм. Аларга хәзер кибеттә дә матур әйберләр нык күп бит. Элек кенә әйбер юк иде ул. Аннан соң, киемнәр алган вакытта, балаларны кыйммәтле әйбер күрдең дә – ябыштың, дип түгел, бераз арзанрак торса да, сыйфатлы икән, шунысын алырга кирәк дигән тәрбия биреп өйрәтәм. Кечкенәдән үк кыйммәтлене түгел, сыйфатлыны сайларга һәм киенү стиленә өйрәнсеннәр дип тырышам.
Әниләрдән Айгөл ЗАКИРОВА сораштырды

Комментарии