- 05.02.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №4 (1 февраль)
- Рубрика: Аулак өй
Уңган, булган, тегә, искиткеч матур итеп бии, үзе уйнап, үзе җырлый. Күз явын алырдай натюрмортлар, табигать күренешләре чигә – кулыннан килмәгән эше юк. Ике җыр китабы авторы, гомумән, ут борчасыдай җитез, бер минут тик торуны белми… Ул кем дисезме? Әлеге шәхес – татарның гап-гади бер баласы, тормыш тәмен, яшәү ямен тоеп, үз язмышыннан канәгать булып, бәхет-сәгадәт диңгезендә колачлап йөзүче – Рәис Гобәйдуллин ул! Тиздән, 5 февральдә ул 70 яшен тутыра!
ЕГЕТЛӘРНЕҢ СОЛТАНЫ
Аның белән очрашып сөйләшергә теләвемне белгәч, Рәис абый автобус тукталышында каршыларга булды. «Ул кайсы яктан килеп чыгар икән», – дип, як-ягыма каранып торганда, юл аркылы миңа таба атлаучы җиңел сөякле, төз гәүдәле, җил-җил элдерүчегә күзем төште. Типсә тимер өзәрлек, кайбер яшь-җилкенчәк көнләшерлек, мөлаем, көләч йөзле берәүне күрүгә аның Рәис абый икәнен аңлап алдым. Гомер буе аралашып яшәгән диярсең, ул да мине, беренче очрашу булуга карамастан, тукталыштагы халык арасыннан тиз аерып, танып алды. Әлбәттә, ул яшәгән йортка бару юлында бераз аралашып алдык. Сөйләмендә мишәр төсмерләре сизеп, сүземне туган як хакындагы сораудан башладым.
– Мин 1942 елның 5 февралендә Чистай районы Яуширмә авылында тугызынчы – төпчек бала булып дөньяга килгәнмен, – дип башлады ул сүзен. – Җиденче сыйныфка кадәр авылымда укыдым, 1961 елда Чистай мәктәбен тәмамладым. Әнием бик тырыш хатын иде. Сугыш еллары булуга карамастан, безне – балаларын ач тотмаган ул. Көне-төне эшләп, алны-ялны белми тырышкан. Яраланып сугыштан кайткан абыем да эшли башлагач, тормышлар азрак рәтләнә башлады. Тырышлык, бар нәрсәне җиренә җиткереп башкару, гадел булу һәм башка төрле уңай сыйфатларны әниебездән күреп, сизеп, тоемлап, мәңгелеккә сеңдереп үстек. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, армиягә барырга тиешле булсам да, ул елны мине алмадылар. Сәбәбе дә юк кына: ангина авыруыннан котылып, тамактагы шешләрдән арынырга кушып җибәрделәр. Шуңа күрә бер ел Актау авылы мәктәбендә хезмәт, физкультура укытып торырга туры килде.
Аннары армия сафларын тулыландырып, Германиядә өч ел хезмәт иттем. Ул чакта теге «дедовщина» дип аталып йөртелүче нәрсә турында без хәтта ишетеп тә белми идек. Аракы эчү, сугышулар, үтерешләр ул заман өчен ят нәрсә булды. Мин әле армиядә хезмәт иткәндә туган якта ялда да булып килдем.
Армиядән кайткач, 1965 елда Казан дәүләт педагогия университетының физика бүлегенә укырга кердем. Анда укыганда, студент отрядлары төзеп, чирәм җирләр үзләштерергә бардык. Шунда Ризван Хәмид белән бергәләп «Чирәм җир» җырын яздык. Менә шуннан бирле җырлар иҗат итеп яшим.
БӘХЕТ ШУНДЫЙ БУЛА УЛ!
Шулай гәпләшә торгач, Рәис абый яшәгән йортка да килеп җиткәнбез. Әңгәмәбез сый тулы, тәмле–татлы тәгамнәр тезелгән өстәл артында дәвам итте. Биредә беренче соравым сәламәтлек хакында булды:
– Рәис абый, шулай сау–сәламәт булып, озак яшәү серләрегез белән бүлешегез әле.
– Безнең гаиләдә бар да җырлый иде, әти-әнием дә, барлык туганнарым да. Хәтерлим: әнием мич арасына кереп, кеше күрмәгәндә генә ялгыз башы моңлана иде. Аеруча «Өй артында шомыртым»ны көйләгәне истә калган. Озак яшәүнең беренче сәбәбе – менә шулай уйнап-җырлап яшәгәнгәдер, бәлки, – дип дәвам итте ул, хәйләкәр елмаеп. – Үземне белгәннән бирле җыр, музыка яратам. 5-6 яшьтән тальянда, хромкада, баянда уйныйм. 1965 елдан башлап җырлар иҗат итәм. Минем махсус музыкаль белемем юк, тик тормыш юлында яхшы остазга юлыктым. Институтта укыган вакытта Әнвәр абый Бәкиров белән таныштым. Иҗат җимешләремне карап, өйрәтеп, төпле, акыллы киңәшләре белән җыр-моң дөньясына ул миңа юл күрсәтте. Вакыты тыгыз булуга карамастан, өенә чакырып, минем белән еш шөгыльләнде, текстларга көй язу серләренә төшендерде.
– Җырларыгызны халыкка ирештерер өчен, радио, телевидение тирәсенә үрмәләп караганыгыз булдымы соң? – дип сорап куйдым әңгәмәдәшемнән.
– Аның өчен акча түләргә кирәк бит! Менә шуңа күрә үзем һәм якыннарым өчен генә җырларга туры килә. Биш ел Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында эшләдем. Анда кемнәр белән генә аралашмадым: Венера, Римма… Йолдызларның барысын да санап бетерү мөмкин түгел. Бервакыт Венера әйтә: «Рәис абый, җырларыңны кассетага яздырып бир әле!» – ди. Йөгерә-чаба эшләтеп китердем. Шуннан бирле анысы-монысы ишетелми. Нишләткәндер аларны Венера ханым, миңа билгесез. И, кемгә кирәк инде минем ише гади халык һәм алар көйләгән җырлар?!
Ә бит күңел аны аңларга теләми, җырлар языла да языла, илһам чишмәм мулдан чылтырый. Менә шуларны бергә җыеп, ике җыр китабы чыгардым. Беренчесендә – 27, ә икенчесендә 54 җыр тупланган.
Сүзем сәламәтлек, озак яшәү хакында иде бит. Аның берсе – җырлап яшәү дидем! Икенчесе, минемчә, хәрәкәттә. Юкка гына, борынгылар: «Хәрәкәттә – бәрәкәт», – димәгәндер. Мин транспортта да утырып торырга яратмыйм, хәтта буш урыннар булса да. Спорт белән даими шөгыльләнергә тырышам. Шимбә волейбол уйнарга яратам. Тәмәкене гомерем буена тартмадым, аракыны да бик сирәк капкалыйм. Хәер, аракы эчүгә бәйле бер кызык хәл истә калган. Балаларның бик кечкенә чагы иде. Бер заман артыгын җибәреп ташлаганмын. Өйгә кайтып керүгә, балалар: «Әти, син ниндидер кызык бүген», – дип әйтеп куйдылар. Шушы хәлдән соң минем артыгын эчкәнем булмады, колагымда балалар әйткән теге сүзләр кисәтү кебек яңгырыйдыр сыман.
Әңгәмәбезгә Рәис абыйның хатыны Мәрьям ханым да килеп кушылды.
– Мәрьям апа белән танышуыгыз ничек булды? – дип кызыксындым.
– Институтта укыганда күзем төште аңа. Ул уку йортындагы иң чибәр кыз иде. Профсоюз урамында урнашкан «Укытучылар йорты»нда спектакльләрдә еш катнаша идем. Бервакыт тамашачы буларак, анда Мәрьямнең дә килгәнен күрдем. Тамаша тәмамлангач, үзен озата барырга уйлаган идем дә, тик кая ул! «Мин егетләр белән йөрмим!» – дип эшне бик кыска тотты. Шулай да, күрәм, кыз миңа тартыла. Йөрибез шулай: ул урамның бер ягыннан, мин икенче ягыннан. Укырга да шулай барабыз, башка җирләргә дә. Бик кырыс иде шул Мәрьям.
Шулай бервакыт гадәттәгечә урам «бүлешеп» барабыз. Хәтерем ялгышмаса, «Укытучылар йортына» ниндидер күңел ачу чарасына бугай. Шул чак 5-6 егет аңа килеп бәйләнмәсенме! Барып якларга туры килде үзен. Шуннан соң урам «бүлешүләр» бетте инде!
Мәрьям укуын миннән бер ел алдан тәмамлап, Биектау районының Мүлмә авылына эшкә китте. Ә мин әле соңгы курста укый идем. Сагынгач, барып, хәлләрен белешеп йөрдем. Кунып калулар юк инде ул! Укудан соң поездга утырам, биш чакрымлап араны тәпиләп, кызның хәлен белешәм дә кире Казаныма китәм. Вокзалда төн кунып, иртәнге поезд белән укуга элдерә идем.
Ике ел Мүлмәдә эшләгәннән соң өйләнештек без аның белән. Менә шулай кайгы-хәсрәтен бергә бүлешеп, кырык елдан артык гомер үтеп тә киткән.
Рәис абый фотолар караштырырга чыгып киткән арада Мәрьям апа белән гәпләшеп алдык.
– Мәрьям апа, сез бәхетлеме? – дигән соравыма ул:
– 41 ел бергә яшибез. Бер генә минут та тик тора белми, гел хәрәкәттә, гел эш белән мәшгуль ул. Әле менә пенсиядә булса да, эшләп тора. Эчеп-исереп, кеше көлдереп яшәмәде Рәис. Без аның белән дус-тату гомер кичердек. Бер генә тапкыр да сүзгә килеп карамадык, талашмадык, кычкырышмадык. Рәис – егетләр солтаны! Балалар үстергәндә, ирем тегү курсларында укып, гаиләбезне киендереп торды: тиредән туннар, пәлтәләр, туганнарга хәтта туй күлмәкләренә кадәр текте. Гомер буе акчага аптырамадык, кулыннан килмәгән эше юк аның. Бергәләп ике ул үстердек. Инде оныкларыбыз да бар. Бәхет шундый була торгандыр инде ул. Аның үз шигырьләре белән әйтсәк:
– Бала шатлыгы, оныклар тәме,
Өйдә яңгырый гармуннар моңы.
Исәнлек белән тигезлек кирәк,
Ходайдан сорыйм мин бары шуны.
Рәис абый шушы көннәрдә иҗат кичәсе уздыру хәстәрен күреп йөри. Әлеге тантананы 5 февральдә Тарих музеенда сәгать бердә үткәрү планлаштырылган. Концертларның икенчесе 12 февральдә, сәгать бердә Тукай музеенда узачак. Рәхим итегез!
Мәдинә НУРУЛЛА.
ЯШИК ӘЛЕ, СӨЕНЕП... ,

Комментарии