- 05.04.2014
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2014, №13 (2 апрель)
- Рубрика: Аулак өй
Бер атна тирәсе элек Казан шәһәре Ямашев проспектындагы Республика балалар китапханәсенә чакыру алдык. Биредә язучылар, күренекле шәхесләр белән очрашулар еш була. Бу юлы шагыйрә Нәҗибә Сафинаның юбилей көннәре алдыннан кичә буласы икән.
Нәҗибә Сафина балаларга үзенең маҗаралы, мавыктыргыч сюжетлы әкиятләре, шигырьләре тупланган «Кош теле», «Мәче фәлсәфәсе», «Аккош күле», «Камка һәм яфрак капка» исемле китаплары белән мәгълүм.
…Шыгрым тулы залга кереп урнаштык.
Очрашуга 405нче балалар бакчасы укучылары да килгән. Алар Нәҗибә апаларының шигырьләрен сәхнәләштергәннәр. Күреп торам, аларның чыгышлары Нәҗибә апаның күңеленә бигрәкләр дә хуш килде.
Китапханә хезмәткәрләре Нәҗибә апа Сафинаны матур юбилее белән котлап матур теләкләрен җиткерделәр.
Сүз шагыйрәнең үзенә бирелде. Ул шигырьләрен сөйләми, эчке бер моң белән көйли кебек.
Соңыннан Нәҗибә апаларына сорауларын балалар яудырды.
– Нәҗибә апа балаларыгыз да шигырь язамы?
– Профессиональ дәрәҗәдә түгел.
– Өйдә гел татарча гына сөйләшәсезме?
– Әйе.Оныгым миңа русча мөрәҗәгать итсә, ишетмәмешкә салышам. Шулай бервакыт чәй эчеп утырганда оныгымнан: «Миңа песок алып бир әле!» – дип сорадым. Кат-кат әйтсәм дә, ул ишетмәмешкә салынды. Тавышымны күтәрә төшеп кабат сорагач: «Бәлки сиңа шикәр комы кирәктер?» – дип куймасынмы.
– Ничә китабыгыз бар?
– 9 җыентыгым чыкты.
– Беренче шигырегезне кайчан яздыгыз?
– 3нче класста укыганда укытучыбыз Яхъя абый тактага бишәр сүз яздыра да, дөрес булса бер «5»ле куя. Мин шулай дүрт «бишле» алдым. Бишенче бишлемне куймады. Бер сүзең дөрес түгел, диде. Әй ачуым килде. Шунда түбәндәге юлларны язып куйдым:
Яхья, Яхья
Я дивана, я хыял.
– Иң яраткан шигырегез нинди?
– Шигырьләрем балаларым кебек. Әни кешегә бит балаларының бары да кадерле. Мин җанымнан чыкмаган шигырьне язмыйм.
Нәҗибә апа балалардан: «Бәхет нәрсә ул?» – дип сорады. Балаларның җаваплары Нәҗибә апаны гына түгел, минем үземне дә таң калдырды.
– Укучылар, мин сезнең алдыгызда баш иям. Сез мине бүген бәхетле иттегез. «Туган тел» җырын беләсезме? Әйдәгез, кичәне шул җыр белән тәмамлыйк, – диде ул.
Укучыларым «Туган тел» җырының дүртенче куплетын башкарганда Нәҗибә апаның күзләре яшьләнде.
«И туган тел! Синдә булган иң элек кыйлган догам:
Ярлыкагыл, дип, үзем һәм әткәм-әнкәмне, Ходам!» дигән юлларны күңеленә сеңдергән балалар булганда милләтебез яшиәле.
Очрашудан соң Нәҗибә апа белән бик аз гына сөйләшеп ала алдык. Минем кемлегемне белгәч, кочаклап ук алды. «Минем көндәшем икәнсез бит, Илфатны бик яратам мин. «Безнең гәҗит» кебек дөреслекне язучы газеталар күбрәк булса иде, – дип озатып калды ул.
Укучыларым көтеп торганлыктан сөйләшүне соңыннан телефон аша дәвам иттек.
– Очрашуларда күңелегезгә бик хуш килгәннәре булган кебек, авыр мизгелләр дә бардыр бит?
– Балаларның активлыгы, ваемсыз булмаулары, сораулар биреп кызыксынулары күңелгә ничек рәхәтлек бирә. Тик менә шунысы авыр, рәхәтләнеп татарча гына сөйләшеп булмый. Ике телдә дә сөйләгәч, вакыт җитми кала. Менә кичәгә матур итеп биюләр әзерләп килгәннәр. Янымда утыручы бер кызчык: «Бу татар биюе хәрәкәте түгел бит, – дип куйды. Аның бу нечкәлекне тоюы мине сөендерде.
– Мөдәрис абый да көчле шәхес иде. Иҗатта, тормышта үзара бәхәсләр туа идеме?
– Менә хикмәт нәрсәдә. Ул белгән әйберне мин белмим, мин белгәнне ул белми булып чыга иде. Без гел бер-беребезгә кирәк булып яшәдек. Үзенең нәрсәне дә булса белмәгәнлеген ул беркайчан да яшерми иде. Аңарда эчке тоемлау көчле булды. Бер-беребезгә нык ышана идек без. Көнләшү кебек хис ят булды.
Билгеле, бәхәсләр туа, вак мәсьәләләрдә фикер аерымлыклары булгалый иде. Бездә көнкүреш, акча мәсьәләсе көн тәртибендә бөтенләй булмады кебек.
Бервакыт соң гына кибеткә кереп кишер, чөгендер, кәбестә кебек әйберләр җыеп чыктык. Сумка шактый авыр. Мөдәррис шактый кәефсез иде.
– Мә, сумкаңны алып кайт, – дип миңа бирде. Мин сумкада булган әйберләрне кар өстенә бушаттым да, кайтып киттем. Ул аларны тутырып алып кайтты.
Аның эчке культурасы көчле иде. Янәшәмдә ул булганда, мин элгечтән пальтомны алып кимәдем, салып элмәдем. Кәефем кырылса, чәчәк белән хәл итә иде проблеманы. Өебездән чәчәк өзелмәде. Кая барса, чәчәк алып кайта иде.
– Сүзләрегез дога булып барып ирешсен.
– Амин.
– Мөдәрис абый Әгъләмовның һәр шигырь юлын эпиграф итеп алырлык. Ә сезнең күңелгә бик тә тирән сеңеп калганы…
– Мәхәббәтне аңларга
Әллә артык картмы без?
Әллә артык яшьме без?
Кешеләр, ник дәшмисез?
Гомумән, аның һәр шигыреннән ниндидер юллар күңелгәсеңеп кала. Аның үземә генә багышланган шигырьләре шактый.
– Шигырьләрегездә милләт өчен янып көю, шатлану, борчылу. Бу өлкәдә без башлангыч класс укытучыларына, әти-әниләргә киңәшләрегез…
– Мин сезгә әтием сүзләре белән җавап бирәм. «Карагыз, тирә-ягыгызда сезнең мохитмы? Тыңла – тирә-ягыңда синең телдә сөйләшәләрме? Аяк астыңа кара– үз туфрагыңда басып торасыңмы? Күккә күтәрелеп кара – кояш сиңа нурларын башкалар белән тигез сибәме? Шул вакытта гына син үзеңне кеше итеп тоя аласың». Мин бервакытта да шушы кыйбламнан чигенмәдем. Милләт мәнфәгатенә хезмәт итә алмаган җитәкчеләрне, депутатларны җинаятьчеләр дип саныйм. Минем «Үзгәрмәгән әле безнең җыр» дип исемләнгән шигырем шушы хакта.
Бала туган телендә сөйләшергә тиеш. Үз телен белгән бала башка телне дә яхшы белә. Ата-ананың, укытучыларның төп бурычы – баланы туган телендә сөйләшергә өйрәтү.
Мөдәррис абыегызның миңа багышланган «Бу кәдих дөнья» дигән шигырендә мондый юллар бар:
«Зинһар дим, бул сабыр гына,
Зинһар дим, бул сак кына.
Кичәрбез бу мәхшәрне дә
Тик бергә булсак кына!». Үземә багышланган бу юлларны бөтен төрки халкына юллар идем.
– Нәҗибә апа, Мөдәррис абый хакында аерым бер очрашып сөйләшергә насыйп булса иде.
Милләтебезнең терәге булып күп еллар иҗат итәргә язсын сезгә!
Зөлфия ФӘЙЗРАХМАНОВА.
155нче гимназия укытучысы. Казан шәһәре.

Комментарии