Халык күңелен яулаган сихри моң

Йөрәк түреннән ургылып чыккан, йөрәкнең һәрбер күзәнәгенә үтеп кергән, җаннарыбызны уяткан искиткеч моңлы матур тавышлы чибәр, тыйнак егет. Аңлагансыздыр инде, әлбәттә, кем турында язуымны. Ул яшь егет – Башкортстанның Туймазы районы, Карамалы Гобәй авылында туып үскән искиткеч талант иясе – Ришат Төхвәтуллин.

Ленин мәдәният йортында Ришат Төхвәтуллинның «Яшьлеккә сәяхәт» исемле концерт программасында залда буш урыннар бөтенләй калмаган иде. 2011нче елда Рәшит Ваһапов исемендәге халыкара фестивальдә Ришат Төхвәтуллин лауреат исеменә лаек була. Сәхнәдә берничә ел гына җырлавына карамастан, Русиянең күп кенә шәһәрләрендә, төбәкләрдә халык күңелен яулый. Тамашачы аны бик якын, җылы кабул итә. Концерт вакытында сәхнәдә экранда халкыбызның яраткан бөек шәхесләренең фотолары пәйда була. Алар арасында Илһам Шакиров, Хәйдәр Бигичев, Әлфия Авзалова, Фәридә Кудашева һ.б. йолдызларыбыз яшь талантларны күзәтәләр кебек иде. Ришат Илдар Юзеев сүзләренә язылган «Тыңлачы, сандугач» җыры белән халык күңелен бик тиз яулады. Аның башкаруындагы җырларның күбесе хит булырлык. Концертның икенче өлешендә халык «Тыңлачы, сандугач» җырын җырчыдан кабат сорап җырлатты. Шагыйрьнең сүзләре тирән мәгънәле шул:

Тын калыйк, сөйләшмик бу матур таңнарда.

Ни сөйли тибрәлеп асыл кош талларда?

Тыңлачы, сандугач, серләрен сөйли ич,

Ул минем хисләрне өздереп көйли ич.

Композитор Рәис Ханнанов язган көй. Аеруча үзенчәлекле. Сәләтле, көчле тавышлы җырчы тамашачыны моң дәрьясына алып керә, аның тавышын сандугач тавышына тиңлисе килә.

Концертны дәртле биюләре белән Илгиз Бәдретдинов, Юлия Крылова, оста баянчылар Руслан Галин, Рәзил Камаловлар дәвам итте. Һәрбер иҗат кешесенең илһам чишмәләре мул, озын гомерле булсын дип кенә әйтәсе кала.

Сәрия МИТУШЕВА.

Комментарии