Бер очрашу туганлаштырды

Бер очрашу туганлаштырды

1997нче елның февраль ае иде. Ике улым белән өйгә кайтыр өчен 12нче автобусны көтеп торабыз. Улларымның берсенә – җиде, икенчесенә дүрт кенә иде әле. Көйсезләнепме көйсезләнә. Шулчак бер күзлекле абый безгә игътибар итте дә: «Нәрсәгә елый икән бу зур егет?» – дип, малайларга якынрак килде. Җавапны олы улым Мансур бирде: «Абый, ул бик арыды, әнинең эше беткәнен көтеп арды, ашыйсы да йоклыйсы да килә, автобус та килми…» Бу күзлекле абыйны тануын таныдым мин, тик исемен генә искә төшерә алмадым. Мин аның «Гөнаһ шомлыгы» исемле китабын һаман-һаман укыйм бит,

– Сез бит язучы кеше. Мин сезнең «Гөнаһ шомлыгы» дигән китабыгызны… – диюгә, йөзенә елмаю таралды.

– Әллә китап укырга яратасыңмы, сеңлем? – дип миңа инәлде. Улымның күзе ник бәйләнгән булуын сорарга да онытмады. Алай гына да түгел, берүзеңә ике егет белән идарә итү бик җиңел түгелдер, дип тә куйды. Фәнзаман абый бик көчле психолог булгандыр күрәсең. Минем ике улымны ялгызым тәрбияләгәнне шунда ук чамалап алды кебек. Ә мине исә аның гаҗәеп тирән дә, үтәли карый торган карашы җәлеп итте. Бәлки, иҗат кешеләренең шул яклары мине үзенә тарта торган булгандыр. Тагын нидер сорыйсы, нидер сөйләшәсе бар кебек карашып торган арада автобус та күренде. Фәнзаман абый, мин инде исемен әйтеп өлгергән булсам да, кабатлап әйтәсе итте: «Мин Фәнзаман Баттал булам, телефонымны хәтерләп калыгыз, егетләр белән бергәләшеп шалтыратыгыз! Минем телефоным «99»га бетә!» – дип кенә әйтеп өлгерде. Аның телефон номеры 43-99-99 иде. Егетләр, тынычланып, Фәнзаман абыйга кул болгап саубуллаштылар. Өйгә кайтып керүгә: «Теге «99»лы абыйга шалтыратыйк әле», – диде олысы. Безнең өйдә телефон да юк иде. Күрше әбигә кереп шалтыратты улым. Шул көннән даими шалтыратышу, хәл белешүләр башланды да инде. Миннән бигрәк улларымның аның белән сөйләшәселәре килә иде. Халык телендә Фәнзаман абыйның «Хатын-кызлар короле» дигән даны йөри иде. Шуңа күрә мин аның эндәшүләренә кыенсыныбрак җавап бирә идем. Тәмле ашарга ярата икән ул. «Миңа бит бу егетләргә пешергән кебек тәмле итеп пешерүче юк, сеңлем», – дигәч, ниләр генә пешермәгәнмендер үзенә: мантый, бәлеш, кабак бәлеше, алма бәлеше, якмыш… Бик тыенкы гына, хөрмәт белән өенә чакыра иде ул мине һәм килгән кунаклары белән бергә кыстап-кыстап сыйлый иде. Кайчак үземнең дә пешереп алып барган чаклар булды. Ялгыз булса да, ялгыз яшәми иде ул. Кайчан барма, бер-ике кунакка тап булам һәм һәрберсе кызыклы кешеләр: Айдар Хәлим, Мөдәррис Әгъләм, Мәхмүт Әхмәтҗанов, баянчы Рафинад Сәләхов, Хәлим Җәләй… Боларның барысы белән дә танышып сөйләшүем өчен мин Фәнзаман абыйга рәхмәтлемен.

Фәнзаман абый мине бик күп кичәләргә, очрашуларга алып барды. Очраган дуслары, коллегаларына мине туганым дип тә, күршем дип тә әйтә иде. Ничек әйтсә дә әйтте, тик ул миңа рухи азык бирүче, хәтта улларыма күпмедер ирләр тәрбиясе бирүче дә булгандыр, чөнки килеп туган проблемалар буенча гел аның белән киңәшләшә идем. Әтием кунакка килгәч тә чакырып алдым мин Фәнзаман абыйны. Әткәй белән рәхәтләнеп сөйләштеләр инде. Әткәй сөйли, Фәнзаман абый чак язып өлгереп бара. Фәнзаман абыйны минем үзенчәлекле сөйләшем, хәтта юмор хисем дә җәлеп иткән икән. Динәдән язган шпаргалкалар дип, әткәйгә дә күрсәтеп алгач, мин сәерсенеп тә куйдым. Безгә аралашуны уртак юмор хисе дә җиңелләштергән икән шул. Әйтергә кирәк, ул килеп туган мәсьәләнең сыртыннан тотып ала, телефон аша малайларга тәрбия бирә иде .Кемгәдер бәлки сәер дә тоелыр, әмма Фәнзаман абыйның акыллы киңәшләре белән улым Мансур дөрес һөнәр юлына кереп китте. Компьютерга да улым башлап Фәнзаман абыйдан өйрәнде. Аннары инде Мансур аның үзен өйрәтте. Әгәр дә чын-чынлап әйтсәк, ул минем үземне дә, улларымны да яшәргә үк өйрәтте, ахры.

Китте… Шулай булып чыга, яхшы күңелле кешеләр сиздермичә генә китеп баралар. Сау-сәламәт килеш калган иде ул мин ял йортына киткәндә. Кайтуыма инде, ул юк, диделәр. Шундый эчкерсез гаилә дустыбызның юклыгына улларымның да, минем дә ышанасыбыз килмәде, әле дә булса килми.

Китте… Кайчак урамнарга чыксам, Фәнзаман абыйның күгәрченнәр ашатуы күз алдыма килә. Мәчет манарасыннан азан ишетелдеме, аның да күрсәтмичә генә булса да, Ходага багынганын – дисбе тарткан чакларын хәтерлим. Бар иде, бар иде аның да андый мизгелләре, мөселман кешесе бит ул, күкләр белән, Аллаһ белән икәүдән-икәү генә сөйләшергә яраткандыр.

Динә ЗЫЯТДИНОВА,

Казан шәһәре

Комментарии