- 06.04.2019
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2019, №13 (3 апрель)
- Рубрика: Аулак өй
Миһербансыз кара көннәрдә дә
Иманыңны саклап каласы;
Җан туңса да, чәчләр агарса да,
Хак эш өчен әле янасы.
Хәмит ЛАТЫЙП
Мин тагын П.А. Шмаков җитәкләгән урыс телле СОлНЦе мәктәбендә. Анда «Нәүрүз» бәйрәмен билгеләп үттеләр: озын тәнәфес араларында һәр класс укучылары үзләренә-үзләре күркәм тамаша – ял ясады. Бу хакта ничек инде «Безнең гәҗит» укучылары белән уртаклашмый кала аласың?! Мине бу бәйрәмгә СОлНЦе мәктәбенең дүрт татар теле укытучыларының берсе – төп оештыручы Ләйсән Гарипова чакырган иде.
Быел бәйрәмне, былтыргыча зур зал арендаламыйча, үз мәктәпләрендә генә үткәрергә булганнар. Ләкин киләчәктә болай булмас, кулланышка кушылма корпус тапшырылачак. Үзебездә генә оештырабыз, дигәнгә, алар өчен борчылып куйган идем. Кысынкы коридорларда ничек итеп бәйрәм уздырырлар, дип. Тик килеп керү белән күңелемдәге куркуны әллә нинди бер җылылык алмаштырды. Мәктәпне зур чәчәкләр белән бизәгәннәр, стеналарда да, түшәмдә дә – чәчәкләр. Коридорның өч ягыннан балаларның тиз генә урындыкларын алып чыгып, коридорны тутырып утырулары күңелемне кузгатты. Чыгышлар да бик күңелле итеп әзерләнгән. Һәр классның аерым-аерым да, күмәк тә чыгышлары бер-бер артлы үрелеп барды. Төрле уен коралларыннан милли татар көйләре агылды.
Бу мәктәптә 190 бала конкурс нигезендә кабул ителеп укый. Аларга 40ка якын укытучы белем бирә. Монда укымышлы, үз фикерләрен якларга сәләтле шәхесләр тәрбияләнә.
Урын аз булганга, бәйрәмне икегә бүлеп оештырганнар. Беренче бүлектә – урта класслар, икенчесендә – югары сыйныфлар. Балалар хәтта Г.Камалның «Беренче театр»ын да үзләренчә бик кызыклы итеп сәхнәләштергән. Сүриядән килгән инглиз теле укытучысы Фиркать әфәнденең дә, татар милләтеннән булган укытучыларның үз гармунчылары белән күмәк һәм аерым җырлаулары күңелгә ятышлы иде. Без үзебез дә кушылып җырладык хәтта. Балалар «менә сиңа уң кулым, менә сиңа сул кулым», дип җырлаганда үзебезнең яшь чактагы, көз көннәрендә кызларның шәл бәйләп, чигү чигеп утырган җирләренә, келәтләргә бару, ә кышларын аулак өйләрдә уеннар уйнаулар искә төшеп китте. Әй-лә…
Шушы ике сәгать дәвамында төрле яшьтәге, үзләре төрле милләттән булган балалар күпме рухи азык алды. Әле һәр бүлектән соң чәй белән дә сыйландылар.
Милләтебез бәйрәменә һәм телебезгә карата хөрмәт күрсәтүләре күңелләрдә шундый рәхәтлек, горурлык хисләре тудырды, алардан очып чыккандай булдым.
Бөтенесе дә мәктәп директорыннан тора шул. Коллективны ул төзи. Аның җанында нинди рух булудан, кешелеккә карата нинди хөрмәт һәм мөгамәлә булуыннан тора. Шулай булмаса, мәктәпләрдә милли телләрне фән буларак укытуны яклап, Мәскәү судларына кадәр барып җитмәгән булыр иде.
Хәзерге җитәкчеләр, телне өйрәнүне беркем дә тыймый, үзегез гаиләдә өйрәтегез, диләр. Әйе, анысы да кирәк, сөйләм теле буларак.
Киләчәк өчен, яшь буынга мәктәпләрдә фән буларак үз тарихы, теле, әдәбияты, мәдәнияте мәҗбүри укытылырга тиеш. Физика, химия һәм башка фәннәрне өйрәткән кебек. Моны тормышка ашыруны яңа сайланачак депутатлар аша гына булдырып булыр. Ә менә ул депутатларның кем булуы бездән тора. «Шайтан тартмасындагы» сихерләүләргә ышанып түгел, ә үзебез фикерләп, киләчәгебезне уйлап кылган эш-гамәлләребездән тора.
Илгизәр АКЪЕГЕТ,
Яшел Үзән районы, Усаклык бистәсе

Комментарии