- 07.07.2018
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2018, №27 (4 июль)
- Рубрика: Аулак өй
Каршымда 1962нче елда төшкән фоторәсем ята. Дүртенче класста укыганда төшелгән. 19 бала, 19 язмыш. Җидебез – кыз бала, уникесе – ир балалар. Хәзерге көндә сигезебез генә исән-саулар икән. Өч кызыбыз, сигез егетебез безнең арада юк инде. Ул вакытта бер класста 19-20 бала булу гадәти хәл иде бит. Бүгенге көндә Буа районы Килдьдураз авылының 10 еллык мәктәбендә барысын бергә санаганда алтмышка якын гына бала укый. 1969нчы елның чыгарылышында өч класска җитмешкә якын укучы булганбыз. Бергә укыган классташларның арабыздан вакытсыз китеп барган иң олысына да 64 тә тулмаган иде әле. Илле яшьләрен дә тутырмыйча вафат булганнар булды. Хөкүмәттә утырган бер төркем демократлар пенсия яшен арттырмакчы булып талпыналар әнә. Пенсия фондында акча юк, диләр. Урламагыз гына, акчасы да, пенсиясе дә булыр. Бераз кырыйгарак киттем, ахры.
Пенсиягә чыккач вакытым күбәйде. Намаз укырга, мәчетләргә йөрергә дә беркем комачауламый. Вакыт-вакыт хисләргә бирелеп, хатирәләрне яңартып утырам. Менә рәсемнән якын дустым Шаһит карап тора. Инта шахталарында 23 ел эшләп, үпкә чире эләктереп, 49 яшендә арабыздан китеп барды. Икенче күршем, партадашым Фәрит беренче пенсия акчасын да ала алмады, мәрхүм. Фатыйх зур дәрәҗәле урында эшләп, 64 яшен дә тутыра алмыйча бакыйлыкка күчте. Арабыздан вакытсыз киткән классташларым искә төшкән саен, йөрәгем сыкрап куя. Ә бар иде бит ваемсыз чакларыбыз.
Үсә төшкәч, кыйблабызны барлый башладык. Башта төрле-төрле планнар туа башлады. Соңгы вакытта республикада барган татар теленә һөҗүмнәр оештыручы шовинистларны мин һич кенә аңлый алмыйм. Без менә татар мәктәбен бетергән укучылар, минем абыйларым да татарча укыдылар. Безнең Кильдураз мәктәбен тәмамлаучылар арасында кемнәр генә юк. Академик, профессор, доцентлар, югары категорияле укытучылар, хирурглар, терапевтлар, социалистик хезмәт геройлары, агрономнар, инженер-механиклар… Ә хәрбиләр утызлап, өлкән офицерлар, полковниклар чыккан безнең мәктәптән. Барысы да русчаны да, татарчаны да су кебек эчтеләр. Беребез дә югалып калмадык. Армиядә дә хезмәт итеп кайттык.
Бүгенгедәй хәтеремдә, 1970нче елның апрель ае. Һәркөнне яңгыр ява, атлап йөрерлек түгел. Һәм кинәт яңгыр туктап, көннәр ачылып китте. Апрель азагында чәчүгә чыктык. 7 май көнне яныбызга тракторчылар бригадасы бригадиры Әсгать абый килеп, военкоматтан повестька биреп китте. Әсгать абый бүген дә исән-сау, мәчет карты, «Безнең гәҗит»нең актив укучысы. Бу язмам аңа сәлам булсын.
8нче май көнне барып, Буадан повестканы алып кайттым. 9нчы май көнне күлләрдә балыклар тотып (яланөс килеш. Хәзер генә ул май аенда өстән куртка төшми), дуслар белән бәйрәм иттек. 14нче майда Буадан бер көнне 46 егет Казанга чыгып киттек. Барыбызның да юлламасында «ВВС на земле» дип язылган иде. Дөрестән тә безнең «покупательләр» зәңгәр погонлы сержант-офицерлар булып чыкты. 17нче майда хәрби эшелонның яртысын Казаннан, яртысын Ульян өлкәсеннән тутырып, Себер юлы белән алып киттеләр. Ул юлда күргән матурлыклар, Урал таулары арасыннан барулар! СССРның иксез-чиксез дәүләт икәнен үз күңелең белән аңлап кичергән хисләрне сөйләп тә, язып та бетерә торган түгел иде ул чакта. Бер атна дигәндә Семипалатинск шәһәренә барып җиттек. Барыбыз да һава көчләре гаскәренә эләктек. Аның элеккеге адресы Мәскәү-13 булган. Американың пилот-шпионы Пауэрс очып үткәннән соң, бу сер ачыла.
Безнең самолетлар стратегик-диңгез авиациясе бомбардировщиклары дип йөртелә иде. Барлык атамалар да диңгезчеләр телендә. Самолетлар Казахстан далаларыннан күтәрелеп, Тын океанга чыгалар да, нейтраль полосадан очып, Төньяк Боз океанына, аннары Балтика диңгезләрен үтеп, Киев шәһәреннән ерак түгел урнашкан Белая Церковь янындагы аэродромга төшеп, ягулык салалар, техник чаралар үткәрәләр. Бу звено төшкәнче, аларга каршы башка очкычлар күтәрелгән булалар. Шулай итеп, һавада берөзлексез патрульлек итәләр иде. Кайвакыт һавада дозаправка ясап, 16 сәгать очкан очкычлар да булды.
Мин җиде ай телеграфистлыкка укып, махсус элемтә тәэмин итә торган станциягә эләктем. Мин киткәндә, әти мәрхүм, урысча күп укырга, дип наказ әйтеп җибәргән иде. Чынлап та, бик күп укыдым. Урыс егетләренең кызларына язган хатларындагы хаталарын төзәтеп бирә идем хәтта. Татарча укуым берничек тә комачауламады. Урта Русиядән булган егетләр белән дә бик җиңел аралаша идем. Мин хезмәт иткән дивизионда утызлап милләт вәкиле бар, барыбыз да бик дуслар идек.
1971нче елның 18нче августына – Һава көчләре көненә приказ белән миңа отпуск игълан иттеләр. Ләкин җибәрергә ашыкмыйлар гына бит. Шунда рота командиры әйтә: «Әгәр көзге политзанятиеләрдә «биш»ле алсаң, командир җибәрәчәк, ул андыйларны ярата», – ди. Дивизион командиры подполковник Агарков бик гадел, шул ук вакытта бик кырыс кеше иде. Беренче булып кул күтәреп сөйләдем. Соңыннан дөнья һәм СССР карталары янына чакырды. И тотынды мине «куаларга». Ә мин мәктәптә география фәнен бик ярата идем, картада судагы балык кебек «йөзә» идем. Шулай итеп, «биш»ле алдым. Әмма, әвәләнә-әвәләнә, ноябрь ае да җитте. 22нче ноябрь – туган көнем көнне, миңа җыенырга кушып, кулыма кирәкле документларны бирделәр. Нәкъ шул ук көнне туган көнем белән котлап, авылдан телеграмма килеп төште. Чая егетләрнең киңәше белән, шул телеграммадагы тасмаларны куптарып ташлап, үземә кирәк текстны язып куйдым (телеграф аппараты үз кулымда бит). «Юлда кирәк булырга мөмкин», – диде дөнья күргән кешеләр. Әле ничек кенә кирәк булды ул!
Новосибирск аэропортына килеп төштек. Хәрби кассага чират, йөзләгән солдат «дембель»гә, отпускка кайта. Алланың рәхмәте белән: «Казанга ике генә билет калды, телеграмма белән генә бирәбез», – диләр. Шунда мин: «Мин телеграмма буенча кайтам!» – дип, чиратны аралап кассага таба кереп киттем. Самолет кузгалырга нибары бер сәгать калган иде. Минем белән күрше частьтән Шакиров фамилияле (исеме истә калмаган) Арча егете дә кайта иде. Бу минем туганым, дип, аңарга да билет алдым. Телеграмма тиешенчә тутырылган, пичәте бар. Татарлар кайда да югалып калмый шул. Дәүләткә ышанычы булмагач, үзенчә яши, тырыша, яраклаша.
Безнең якта хәрбиләрне бик хөрмәт итәләр бит. Казанга кайтып, Буага йөрүче дизель поездына кереп утыргач, танышы да, таныш булмаганы да минем белән исәнләшергә, кочаклашырга тотынды. Ә менә Казахстанда хәрбиләрне яратмыйлар иде. Җирле халык түгел, алар бик кунакчыллар. Соңыннан аңладым, монда күпчелек Сталин чорында туган җиреннән куылган халык икән. Аларның безне яратмавы каннарында булган, күрәсең. Мин авылга кайтканда яңгыр ява, урамнарда йөреп булмый, ә киткәндә катырып җибәреп, ап-ак кар явып калды.
Армия хезмәте миңа бик авыр булды дип әйтә алмыйм. Безнең вакытта атом-төш коралларын сынау бары җир астында гына башкарыла иде. Шартлау вакытын алдан әйтәләр, казармалардан урамга чыгып тора идек. Кайвакыт яхшы гына селкетеп тә ала иде. Кар, яңгыр суларын куллану катгый тыелган, ләкин бернинди дә аңлатма бирелми иде. Соңыннан, төрле чирләр күренә башлагач аңладык без үзебезнең нинди «казанда» кайнаганыбызны.
Дивизия штабында дежурда утырганда безнең белән телеграфист кызлар да эшләде. Без алар янына керә алабыз, алар безнең янга – юк. Чөнки махсус пропуск кирәк. Мәскәү белән элемтәгә керәбез, Алмата, Ашхабад белән… Элемтәчеләр арасында татар егетләре күп. Үзебезгә генә билгеле махсус шифр кулланып, үзара аралаша идек.
Хәрби өйрәнүләр вакытында кыр аэродромнарына күчә идек. Кырныкы булса да, ул нәкъ төп аэродром кебек, 12 чакрым озынлыкта, барлык техникасы, җиһазлары бар. Полковниклар, генералларның ашыгыч телеграммаларын җибәрер өчен, безнең алда чират торалар. Ә телеграммаларны хәрби чинга карап түгел, категория буенча кабул итәбез: «простоя», «срочно», «внеочередная», «самолет», «шторм»…
Безнең дивизионга 5 гектар җир бүлеп бирелгән иде. Шунда карбыз үстереп, июльдән ноябрьгә кадәр карбыз ашый торган идек. 1917нче елның август аенда шушы кыр аэродромына Мәскәүдән АН-24 хәрби транспорт самолеты килеп төште. Бер генерал, 5-6 өлкән офицер да бар. Имеш, тикшерергә килгәннәр. Баксаң, болар карбыз алырга дип килгәннәр икән. Егермеләп солдат «Урал» машиналары белән ярты көн карбыз ташып, самолетны тутырдылар. Алар һәр елны шулай киләләр икән.
Ул елларда нәрсә генә булса да, без горур, тормыштан канәгать идек. Без илебезне, әти-әнине, туганнарны тышкы дошманнан сакладык. Ә хәзер кемне кемнән саклыйбыз? Илемне туздырып аткан, җиремне, хокукымны тартып алган, телемне кискән, динемә каршы яңадан-яңа һөҗүмнәр оештырчы кабахәтләрне сакларгамы? Минем хәзерге акылым булып, 18 яшьлек чагым булса, армиягә бару турында йөз кат уйлар идем. Көне-төне ирле-хатынлы эшләгән гаилә ике баласын кешечә тәрбияләргә акча җиткерә алмаганда, олигархларның, халык сайлаган түрәләрнең, депутатларның хатыннары, сөяркәләре матурлык салоннарында, рестораннарда миллионлаган сумнарын атып калдырганда нинди гаделлек көтәсе инде? Ә депутатлар халыкка каршы законнарны уйлап чыгарып кына торалар. Тарихка күз салсагыз иде, господа! Пружина законы барлыгын онытмасагыз иде. Ул да бит кысыла-кысыла да, аннары кирегә эшли башлый.
Бу язмамда мин яшьлегемне искә төшереп, хәзерге хәлләр белән чагыштыру өчен яздым. Нәрсә генә әйтсәгез дә, СССР дигән илдә тынычлык, алдагы көнгә ышаныч бар иде. Теләгән кеше теләсә нинди уку йортына барып укырга керә алды. Кирәк чакта түләүсез медицина хезмәтеннән файдаланырга хокукыбыз бар иде. Халкы нинди, иле-патшасы шундый дигән гыйбарә бар безнең халыкта. Шулайдыр инде, үзебез гаепледер. Бу кадәр битараф, наив халык бары Русиядә генә яшидер. Һаман нәрсәдер көтәбез, кемгәдер ышанабыз. Ә бит җиргә төшәргә күптән вакыт. Югыйсә, җиргә төшеп басарлык кишәрлектән дә колак кагуыбыз бар.
Әхтәм МӨХӘММӘТҖАНОВ,
Казан шәһәре

Комментарии