Гармунчы булдым!

2003нче елның октябрь аенда танылган рәссам, галим, җәмәгать эшлеклесе Нәҗип абый Нәккаш мине гармунчы итеп юбилеена чакырды. Аның юбилее Казанның Лобачевский урамындагы кафеда булды. Юбилейга күп кенә галимнәр, танылган кешеләр, иҗат әһелләре җыелган иде. Алар Нәҗип абыйны мактадылар, бик зурлап котлау сүзләре әйттеләр, иҗатында зур уңышларга ирешүен теләделәр.
Тамада итеп Нәҗип абый Чаллы ягыннан бер сөйкемле генә хатын-кызны чакырган иде. Мәҗлесне ул матур гына башлап җибәрде. Мин үзем дә ул елларда тамада булып йөргәнлектән, бу хатынга ярдәм итәм дип, торам да басам, торам да басам. Торып баскан саен ул хатын мине оста гына итеп урыныма утырта да куя. Бервакыт минем аңыма барып җитте бит: мин монда тамада булып түгел, ә гармунчы булып килдем. Мин әйтәм, нәрсә шулкадәр дулкынланам әле, әйтсәләр уйнармын, әйтмәсәләр кешеләр арасында рәхәтләнеп тыныч кына утырырмын. Шулай эшләдем дә. Алар күбрәк мин белгән көйләрне, җырларны җырладылар, анысы да җайлы килеп чыкты. Бу мәҗлестә мин үз-үземне ял иттердем, инде кирәкмәгән җирләргә кысылмадым. Тамада мәҗлесне оста полководецтай, тыныч, күркәм, күңелле генә алып барды. Мәҗлес беткәч, Нәҗип абый үзе дә мине зурлады, язган шамаилләрен бүләк итеп, чын дусларча озатып калды. Инде менә Нәҗип абый быел 75 яшьлек юбилеен да билгеләп үтте, иҗатында да зур үрләргә күтәрелде.
Зөлфәт ХӘЙРУЛЛИН,
Казан шәһәре

Комментарии