«Иркә аркасында җырчылар «Барс- Медиа»дан китә»

«Иркә аркасында җырчылар «Барс- Медиа»дан китә»

Бу көннәрдә татар эстрадасы таяк тыккан кырмыска оясын хәтерләтә. Интернет аша белдерүләр, бер-берсенә пычрак атулар… Бар да «Барс Медиа» тирәсендә чыккан гауга белән бәйле. 29нчы гыйнвар көнне җырчы Ландыш Нигъмәтҗанова үз «Инстаграм»ына: «15 ел хезмәт биргән, миңа якын булган «Барс Медиа» ширкәтеннән китәргә булдым», – дип белдерде. Видеомөрәҗәгатендә ул җырчы Иркә белән, «Барс Медиа»ның директоры Динә Гәрәева хакында да шәхси мөнәсәбәтләргә бәйле ниндидер мәгълүматлар җиткерде. «Сөяркә» дигән сүз әйтте.

«БӨТЕН НӘРСӘ БЕЛӘН ИРКӘ ИДАРӘ ИТӘ»

«Барс Медиа» тирәсендә чыккан беренче гауга түгел инде бу. Билгеле булганча, оешманың өч төп акционеры бар. Бертуган абыйлар Марат һәм Камил Гәрәевләр, Башкортстаннан Баһаветдиновлар. Марат Гәрәев компаниянең җырчылар тарафыннан да, хезмәткәрләр тарафыннан да хөрмәт казанган җитәкчесе иде, аның кызы Динә Гәрәева да компаниядә директор булып эшләде. Акционерлар арасында бәхәс чыгу сәбәпле, Динә һәм Марат Гәрәевләр компаниядән китте. Бу бәхәснең нидән килеп чыгуын Марат Гәрәев «Интертат»ка болай аңлаткан:

– Акционерлар белән каршылык 2-3 ел элек башланды. Алар компания үсешен бер төрле, ә мин башкача күрә идем. Шуңа күрә соңгы 2-3 елда: «Китәсем килә. Әйдәгез бер җитәкче кеше табыйк һәм әкренләп эшләрне аңа тапшырам», – дип әйтә идем. Чөнки акционерлар компаниянең ничек үсәргә тиешлеген күрмиләр, аңламыйлар. Элек «Барс Медиа» үсештә иде. CD, DVD аша табыш алып була иде. Бу чор узды. Барысы да Интернетта. Шуңа күрә башка бурычларны хәл итәргә кирәк. Дәүләт белән бергә эшли белергә, проектларны үстерергә кирәк. Уртак тел табып булмады, шуңа мин киттем. Абый: «Үзем дә булдырам» – ди. Ул мине стратегияне дөрес алып бармый дип уйлый, – дип аңлатты.

Марат Гәрәев киткәннән соң аның урынына җитәкче итеп Айдар Галимовның администраторы Павел Волонихин куелды. Әмма күптән түгел генә Динә Гәрәеваның компаниягә кире кайтуы билгеле булды. Һәм нәкъ менә шул вакыттан соң, проблемалар башланды, дип аңлаталар. Ландышның гына түгел, башкаларның да.

Инстаграмга видео элеп, берничә көн узгач, анда сөйләнгәннәргә ачыклык кертү өчен Ландыш матбугат очрашуы оештырды. Очрашуга ире Фәрит Таишев белән килгән иде. Ул соңгы ике-өч елда, Динә Маратовна килгәннән бирле, «Барс Медиа» бетте. Без баттык. Эшли алмыйбыз: моннан тотып аталар, тегеннән тотып аталар, кысалар. Динә Маратовна үз башы белән түгел, Иркә, ягъни Айгөл Миншакирова башы белән эшли. Иркә нәрсә әйтә, Динә шуны тыңлый. Моңа түзә алмыйча, җырчыларның күбесе китте. Мәсәлән, Алинә Сафиуллина, Илназ Баһ, Дилә Нигъмәтуллина, Раяз Фасихов, Илмира Нәгыймовалар. Алар барысы да, гафу итегез, тибеп чыгарылган җырчылар. Кемне концертка кертергә, кемне юк, концертта кем җырлый, ә кем җырламый бу сорауларның барысы белән дә Иркә идарә итә. Видео чыккач, миңа ТНВ телеканалы белән «Болгар радиосы»ннан шалтыраттылар. Динә Гәрәева аларга хат язган икән. Әлеге хатта ул минем җырларымны архивтан алуны сорый. «ТМТВ», «Татар радиосы»нда минем җырларым инде юк. Бүтән каналларга да шундый хат килгән. Имеш, контракт буенча минем бөтен җырларым «Барс Медиа»ныкы, – дип аңлата Ландыш.

Ландыш, сез бу видеоны яздырып, интернетка элгәннән соң, Иркә яисә Динә Гәрәева сезгә шалтыратмадымы?

– Алар шалтыратмады. Әмма куркытып шалтырату булды. Имеш, зур кешенең кешесе. «Видеоны юк итегез», – диделәр. Кем икәнен белмим. Куркытырга гына теләгәннәрдер. Тик куркытулар дәвам итсә дә, видеоны бетермәячәкмен.

Ландыш, ә сез ничек уйлысыз, Динә Гәрәева китсә, үзгәрешләр булырмы?

– Динә Маратовнаның китүе кирәк түгел. Аның үз башы белән эшләве кирәк. Әйткәнемчә, ул Иркә башы белән эшли.

Ә ни өчен Иркә анда зур кеше булган? Динә Гәрәева белән аларның арасында нинди мөнәсәбәт? Сез видеомөрәҗәгатегездә «сөяркә» дигән сүз әйттегез…

– Мин аларның мөнәсәбәтләре турында бүген сөйләмим. Әмма сүзләремне кире какмыйм. Ике атнадан без, зур матбугат конференциясе оештырачакбыз. Җырчылар да киләчәк. Алар миңа: «Без синең белән», – ди. Сүзләремнең хаклы икәнен ялган детекторы аша дәлилләячәкбез. Халыкка әйтелгән бу сүзләрем буш сүз булып калырга тиеш түгел. Әлбәттә, Динә Маратовна белән Айгөл Миндаровнаны да көтеп калабыз. Киләләрме, килмиләрме – монысын үзләре хәл итәрләр.

Сез яшь чагыгызда Иркә белән дус идегез кебек. «Якын дус берәү генә» җырын бергә башкарып йөрдегез. Сезнең арада низаг нәрсәдән барлыкка килде?

– Әйе, җырладык, әмма без беркайчан да якын дуслар булмадык.

БАШКАЛАР НИ СӨЙЛИ?

Ландыш Нигъмәтҗанованың видеосы чыкканнан соң, аңа башка җырчылар да кушылып, төрле мөрәҗәгатьләрен интернетка элә башладылар. Күбесе җырчы Иркәдән зарлана.

Илмира НӘГЫЙМОВА: «Кара исемлеккә керттеләр»

– Ландыш белән килешәм, чөнки мин дә «Барс Медиа» җырчысы. Җырчы иткәннәре өчен рәхмәт әйтәм. 7 ел эшләп, контракт бетәргә бер ел калганда миңа яңа контракт төзергә тәкъдим иткәннәр иде. Көлеп, «Әле монысы бетсен, аннары уйларбыз», – дигән идем. Тик контракт беткәч, бер җырчы белән низаг килеп чыкты. Шуннан соң яңа контракт төзергә килгәч, мине кире бордылар. Татар радиосында да, ТМТВ каналында да мине кара исемлеккә керттеләр. Ирем Руслан (Кираметдинов) белән икебезне дә юк иттеләр. Шул бер кеше аркасында күпме талантлы артистлар китте аннан. Аңа каршы дәшсәң – юк итә барысын да.

Алсу –Азат ФАЗЛЫЕВлар: «Акча алды – кайтармады»

– Без Иркә һәм аның гаиләсе белән бик әйбәт мөнәсәбәттә идек, дуслашып йөрдек. Ләкин билгеле бер моментка килеп җиткәч, аның кем икәнен аңладык. 2019нчы елның май аенда без аңа бик зур суммада акча бирдек. Чөнки ул елады, ярдәм сорады. Аңа бурычка биргән акчабыз – әниебезне дәвалау өчен дип алган бурычларны каплау өчен җыелган иде. (Азат Фазлыевның әнисе яман шеш белән авырып, мәрхүм булды – А.З.) Иркәне жәлләп, гаиләсен якын итеп, без шушы акчаны аңа ышанып тапшырдык. Акчаны алганнан соң Иркә безне Инстаграмда, бөтен телефоннарда блокка тыкты – аңа элемтәгә чыгып булмый башлады. Расписка да алмаган идек. Тик иң күңелгә тигән, шәхсән безнең гаиләгә кагылган әйбер – гөнаһ сүзе. Барыгыз да беләсез, әниебезгә дәвалануга акча сорап, без халыкка эндәштек. Рәхмәт барлык булышучыларга. Ләкин без бу җыелган акчаны, 2019нчы елны, әни исән вакытта ук, әни белән бергә сөйләшеп, 7 инвалид балага тапшырдык. Иркә исә, шушы халыктан җыелган акчаны без үзебезгә тоттык дип, кешегә сөйләп йөргән. Әнинең авыруын үзебезгә пиар итеп кулланабыз, дип сүз тараткан. Һәрберебезнең әти-әниебез бар. Әниегез авырта икән бу пиар булырга мөмкинме? Моны аңламыйбыз. Йөрәккә бик каты бәрелде. Акчасыннан да ныграк күңелгә менә шушы әйбер кагылды. Яшь җырчылар Рамилә һәм Рамил Хәйретдиновлар белән матур гына аралаша идек. Бер-беребезгә ярдәм итә торган идек. Ләкин бер көнне арабызда салкын җиләр исте һәм моның сәбәпчесе Иркә икәнен аңладык. Бу сүзләребез чыкканнан соң, бәлки безне «ТМТВ»дан да, «Татар радиосы»ннан да алып ташларлар. Тик без курыкмыйбыз. Тапталудан туйдык.

Рамилә ХӘЙРЕТДИНОВА: «Дәшмичә күп түздек»

– Дәшмичә күп түздек. Без бер сезон Иркә белән эшләдек. Башта бик матур барды эшебез. Аның концертларында минем ирем алып баручы иде, ике җыр белән дуэт башкардык, ә мин концертларында администратор ролен үтәдем. Иркә белән гаилә дусларына әйләндек. Балалар да туган көннәрдә очраша иде. Ләкин бер көнне бу дуслык бетте. Ноктаны мин үзем куйдым. Сәбәбе – Иркәнең минем иремә күзе төште һәм башка төрле мөнәсәбәте башланды. Мин башта моңа игътибар итмәскә тырыштым. Тик Иркә үзе дә бу хәлне Динә Гәрәевага сөйләгән. «Мин Рамилгә гашыйк булдым, мин аны ошатам», – дигән смсларын Динәгә җибәргән. Ә Динә Гәрәева ул смсларны миңа җибәрде. Бу хак сүзләр, дәлилли алам. Шуннан соң минем күзләрем ачылды. Безнең тормышта «кипиш» башланды. Нинди хәл бу дип, ирем Рамил белән уртага салып сөйләштек. Ярар, бу сезонны түзик, эшлик, дидек тә алга таба атладык. Иркә безнең турыда гайбәт сүзләр сөйләп гаилә дусларыбыз Алсу һәм Азат Фазлыевлар белән дә арабызны бозып бетерде.

Бик авыр булды Рамил белән икебезгә. Мин Иркәгә узган елның май аенда «Башка синең белән эшләмибез», – дип язып җибәрдем. «Ярар, сезнең үз юлыгыз», – диде дә, башка аралашмадык. Шуннан бирле бик начар мөнәсәбәтләрдә без аның белән. Ул безне барлык концертлардан алып атты. 24нче ноябрьдә Мәскәүнең Кремль сараенда үткән «Татар җыры»нда катнаштырмас өчен теше тырнагы белән тырышты. «Алар монда җырларга лаек түгел, чакырмагыз, җырлатмагыз», – дигән. Тик Иркә ул бит оештыручы да, «Барс медиа» хуҗасы да түгел, аңа бәя бирергә кем хокук биргән? Ул да җырчы гына, аны да чакырдылар гына. Татар җырын Мәскәүдә оештыра торган Рәсимә апа бар. Ул безне яклап чыкты. «Сезгә кирәкмәсә, Хәйретдиновлар безгә кирәк», – диде. Шулай итеп, «Татар җыры»нда катнаша алдык әле. Ә менә күптән түгел «Балалы солянка»да катнашырга тиеш идек. Ике балабыз да сәхнәгә чыгасы иде, киемнәр тектердек. Тик концерт узарга өч атна кала безне афишадан төшереп калдырдылар. Бу Иркә эше. Иркә әйтә Динәгә, Динә алып ата.

Илсия БӘДРЕТДИНОВА: «Башта чакырдылар, соңыннан кертмәделәр»

– «Барс медиа» белән контрактта беркайчан да булмадым. Ниндидер концертларга, солянкаларга чакыралар иде, матур гына эшләдек. Ләкин соңгы ике елда бу мөнәсәбәт тулаем үзгәрде. Тегеннән кисеп аталар, моннан… Мин игътибар итмәдем – шәхси оешма, шулай кирәктер инде күрәсең, дигән идем. Ләкин бер очракны сөйләп китәм. Мин берничә йөз километр ераклыкта гастрольләрдә идем ул вакытта. Миңа шалтыратты «Татар радиосы»ның ул вакыттагы җитәкчесе Айваз Садыров. Һәм әйтә: «Илсөя ханым, безнең иртәгә радиода бәйрәм, сезне бик хөрмәтләп турыдан-туры эфирга чакырабыз, сез килсәгез, без бик шат булыр идек», – ди. Мин – тиле хатын, мине хөрмәтләп чакырдылар бит дип, рульгә утырып, ничә йөз километр ара үтеп, бала-чага шикелле кайтып киттем Казанга. Икенче көнне бардым һәм мине радиога кертмәделәр. Әйе, мин яшермим – минем күңелгә тиде, чөнки мин бала-чага түгел. Бу бит инде кунакка чакырып, кунакка килгәч, сине кертмәделәр, дигән сүз. Ә соңрак белдем – Динә Маратовна белгән минем эфирга киләчәкне, Айваз Садыров аңа җиткергән. Ләкин нишләптер Иркә ханымга бу ошамаган. Иркә ханым әйткән – юк, ул килмәячәк эфирга, дип, мин шулай телим, дип. Бу юк сүзләр түгел, моны дәлилли торган кешеләр бар. Мине кара исемлектә диделәр. Кадерлеләрем, минем үпкәм юк – «Барс медиа» компаниясе булмаганнан гына миңа бер нәрсә дә булмаячак, Аллага шөкер, мин бүген беркемгә дә буйсынмыйм.

ИРКӘНЕҢ МАШИНАСЫН ҖИМЕРДЕЛӘР

Җырчыларның барысы да диярлек кара исемлек турында сөйли. Нинди кара исемлек турында сүз баруын тулырак аңлау өчен Айваз Садыйровка шалтыраттык. Айваз – «Татар радиосы»ның баш мөхәррире булып 5 ел җитәкчелек иткән кеше иде. Быел декабрьнең соңгы көннәрендә ул да «Барс Медиа» системасыннан китте. Тик: «Минем кысыласым да, ниндидер шәрехләмә дә бирәсем килми», – диде ул безгә.

Бу шау-шу тугач, җырчы Иркәнең үзенә дә шалтыраттык.

– Мин «Барс медиа»дагы ике бертуган арасында барган ызгышка катнашмыйм. Үзләре хәл итсеннәр. Ә үземнең тормышка килгәндә, бернинди шәрехләмә дә бирмим, минем барысы да яхшы, – диде ул.

2нче февраль көнне исә җырчы Иркәнең «Уникс» концертлар залында концерты булды. Тамашачылар да, журналистлар да аннан бу көнне нинди дә булса аңлатма алуны көткәндер. Тик концертында да Иркә: «Мине чәйниләр, бөгәрлиләр. Бөгәрләсеннәр, үтүкләргә ирем бар минем. Мин бу гайбәтләрне чыгаручыларның барысына да бәхет телим. Бик бәхетле булсыннар», – дию белән генә чикләнде.

Иркәнең концерты шома гына бармады. Беренчедән, концерт башланып 48 минут узгач та тамашачыларны залдан чыгарып җибәрделәр. Кемдер шалтыратып, залга бомба куелуы турында хәбәр иткән булган, дип аңлаттылар. Мондый стресс җырчының чыгышында да сизелде кебек, ул да эчтән янса да күрсәтмәскә тырышты, дигән фикер калды. Ә концерт беткәннән соң, икенче көннең иртәсендә җырчының машинасының тәрәзәләрен ватып киткәннәр. Җырчы әйтүенчә, бу беренче очрак кына түгел. Узган елның көзендә Иркәнең машинасының тормоз шлангын кискәннәр, көпчәкләрен тишкәләгәннәр, руль җайланмасын да бозганнар. Бу уңайдан Иркә үзе «Азатлык»ка шәрехләмә бирде: «Иске булса да, бу – гаиләбезнең бердәнбер машинасы. Узган елның октябрендә машинага зыян салганнарыннан соң, полиция җинаять эше ачудан баш тартты. Эшне ачмаска дигән хәбәр аларга «өстән» килгәндер, дип уйлыйм. Безнең югарыда утырган кешеләр юк, үзебез бик гади кешеләр. Бу юлы да полициягә гариза яздык, әмма машинаны карарга шул ук кешеләр килде», – дип сөйләде ул.

Бу ызгышта Иркәне яклап чыгучылар да бар. Мәсәлән продюсер Рифат Фәттахов:

– Ландышның видеомөрәҗәгате бернинди аргументларсыз башкаларның шәхси мөнәсәбәтләренә тыгылып, аларга пычрак ату. Әгәр дә кемдер синең хокукларыңны боза икән, якла син! Әмма ямьсез, пычрак юл белән түгел. Бүгенге көндә хокукларны яклауның цивилизацияле юлы да бар. Ул – хокукый, юридик нормалар, ягъни суд аша, – диде ул.

Элвин Грей да Иркә ягына басты. «Монда, аңлавымча, элеккеге җитәкчелекнең башка сыярлык һәм сыймаслык гөнаһларын Иркәгә өеп, «изге корбан»ны табарга тырышалар. Биредә көчле ирләр белән көчсез кызлар арасында сугыш күзәтелә. Артистны һәм идарә хезмәткәрен (Иркә белән Динә Гәрәеваны – А.З.) нигезсез гаепләүләрне туктатырга киңәш итәм», – диде ул.

Бу язманы әзерләгәндә без әтиле-кызлы Динә һәм Марат Гәрәевларга да мөрәҗәгать иттек. Тик җавап булмады.

Ландыш Нигъмәтҗанованың ялган детекторлары белән уздырырга вәгъдә иткән матбугат очрашуына да бер атна гына калып бара. Анда нинди серләр ачылыр?

P.S. «Барс Медиа» җырчылары арасында чыккан бу тавыш айсбергның океан өстендә күренеп торган өлеше генә. Марат Гәрәев «Интертат»ка биргән интервьюсында куркыныч фаразлар китерә:

– Инде бүген үк «Барс Медиа» татар медиа-группасы юк дип ышаныч белән әйтеп була. Идарәче компания, тулы масштаблы продюсерлык компаниясе сыйфатында инде ул юк. Компания җимерелә һәм ул тулысынча юкка чыгачак. Һәм шуннан соң «Татар радиосы», ТМТВ банкротка әйләнәчәк. Һәм бу татар телле радио ешлыгының лицензиясен – «Татар радиосы»н югалтуга китерәчәк. Чөнки радио һәм телевидение бик аз керемле, рентабельле булмаган бизнес юнәлешләре. Иң мөһиме, лицензиясе булган татарча радио юкка чыга. Лицензияне болай гына алу мөмкин түгел. Әгәр ул банкротка әйләнә икән, белмим инде, – ди ул.

Марат Гәрәев ТМТВ каналы быелның азагына кадәр эшләячәк, ә «Татар-радиосы» күп дигәндә – ике ел гына, диде. Куркыныч фаразлар… Тик бу вазгыятьне үзгәртү өчен чыгу юлын табарга теләми кебек акционерлар. Монысы тагын да куркынычрак…

Айгөл ЗАКИРОВА

Комментарии