Газинур Фарукшин ник эреләнә?

Эшне җиренә җиткереп, ахыргача эшләргә кечкенәдән өйрәттеләр. Бу сыйфат сайлаган һөнәремдә дә бик ярап куя. Без, журналистлар, һәрвакыт халык белән эшлибез, кеше «көен көйлибез». Хәер, «көй көйләү» диеп, бик нык әйтеп ташлангандыр. Университетта укыганда, журналистиканың биш функциясе бар дип өйрәтәләр. Эшли башлагач, шуларга тагын кешеләргә ярдәм итү функциясе дә өстәлә. Безгә нинди генә сорау белән мөрәҗәгать итмиләр. Вакытыбызны да, акчабызны да, нерв күзәнәкләребезне дә кызганмыйча, сезгә ярдәм итәргә ашыгабыз. Ярдәмем тигән кешеләрдән үз хезмәтем өчен «әҗерен» түгел, бүгенгә кадәр шоколад та алганым юк. Кешеләргә ярдәм итү – безнең эш, бурычыбыз. Безгә моның өчен хезмәт хакыннан башка артык берни дә бирмиләр. Рәхмәтегез – эшебезгә иң зур бәя!

Редакциябезгә укучылардан бик күп хатлар килә. Без аларның һәрберсен укып, анализлап, сездән килгән сорауларга җавап эзләргә тырышабыз. «Алло, «Безнең гәҗит»ме?» сәхифәсенә шалтыратып, «Ул хатларны укыйсызмы соң?» – дип сораучылар да булгалый хәтта. Әлбәттә, укыйбыз! Укып кына калмыйча, һәр хатка номер сугып, теркәп тә барабыз. Шул хатларга язып җибәргән һәр соравыгызга, һәр гозерегезгә җавап табарга тырышабыз. Судлар аша эшләнә торган эшме ул, әллә гап-гади сорау гынамы, анысы әһәмиятле түгел. Иң мөһиме – сезнең сорауга җавап табу! Шундый хатларның берсе июнь башында килде.

«Исәнмесез «Безнең гәҗит» журналистлары һәм Илфат энем Фәйзрахманов!

Мин сезнең газетаны бик яратып укыйм, сезгә барысы өчен дә бик зур рәхмәт. Үзем Олы Әтнә авылында яшәүче пенсионер, Сабирова Мәдинә әбиегез булам. Үтенечемне кире какмассыз, газета битләрендә бераз гына булса да урын табарсыз дип уйлыйм. 17нче май көнне телевизордан Газинур Фарукшин концертын күрсәттеләр. Ул без яшь чакта борынгы көйләрне бик матур, үзәкләрне өзәрдәй итеп җырлый иде. Аның язмалары телевидение фондында саклангандыр бит, аны ешрак җырлатсалар иде. Такмак җырлаучылардан туеп беттек. Газинур Фарукшин турында газетада язып чыксагыз, бик рәхмәтле булыр идем».

Мәдинә апа, өстә язганымча, эшемне ахырына җиткерергә яратам. Артистлар, җырчылар белән дә күп эшләргә туры килә. Кайберләре сөйләшергә бик җайлы гына ризалаша, икенче берәүләре исә айлар буе ялындырып йөрергә мөмкин. Исегездә булса, Лилия Йосыпова «Эреләнмәгез әле, җырчылар!» («Безнең гәҗит», 17 ноябрь, 2010) дигән мәкалә язган иде. Кызыксынсагыз, табып укый аласыз. Адашым ялындырып йөрергә яратучы татар артистлары турында тозлап-борычлап язган иде ул чакта. Мәдинә апа үтенече буенча, мин дә Газинур Фарукшин белән очрашырга уйладым. Башта бөтен таныш-белешләремне, җырчылар турында күп язучы журналистларны «аякка бастырып», артистның кесә телефоны номерын эзләдем. Ике тәүлек дигәндә, номерын да таптым. Шул көнне үк яраткан җырчыгызга шалтыраттым да. Башта телефонны алмады, аннары: «Мин әле Казанда түгел, сеңлем!» – диде. Кайчан буласыз, дип сорадым. Ул миңа көнен әйтте. Газинур абый Казанга кайтырга тиешле көнне тагын шалтыраттым, икенче шәһәргә киткән булып чыкты. Мондый шалтыратулар ай ярым дәвамында 12-13 тапкыр гына булгандыр. Мәдинә апа, Ходай шаһит, соравыгызга җавап бирәсем бик килгән иде. Газинур Фарукшин белән очрашып сөйләшү үземә дә бик кызыклы, инде күптән сәхнәдә күренмәгән җырчыга газета битләрендә үзе турында язма күрү дә күңелле булыр иде. Бу язмадан барыбыз да отар идек кебек… Кызганыч, яраткан артистыгыз минем белән очрашырга вакыт тапмады. Эре җырчыларыбыз аркасында, соравыгызга җавап бирә алмавыбыз өчен, сезнең алда гафу үтенәм!

Лилия ЛОКМАНОВА.

Газинур Фарукшин ник эреләнә?, 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии