Нурзадә концертына билет өләшә!

Нурзадә концертына билет өләшә!

Ике ел узганнан соң, ниһаять, автор-башкаручы Нурзадә яраткан тамашачысын сольный концертына чакыра. Ул 22нче октябрьдә сәгать 18.30да филармония концертлар залында узачак. Билет бәясе – 300-500 сум. Җырчының һәр концерты шоу рәвешендә үтә, сюрпризлар да булмый калмый. Ә быел тамашачыны нәрсә белән шаккаттырырга уйлый икән? Нурзадә, серләр пәрдәсен бераз ачып, концертта ниләр булачагы хакында сөйләде:

– Мин концертларда күбесенчә үз әсәрләремне башкара идем, монысында башка авторларның җырлары күбрәк булачак. Репертуарымда моңлы җырлар арткан икән, шунысына да игътибар иттем. Концерт шоу рәвешендә барачак. Быел Мәдәният елы булганлыктан, артистлар тормышын тасвирлый торган тамаша әзерләдек. Артист кеше һәр вакыйгадан чыгу юлын табарга тиеш, шуны күрсәтергә уйладык. Концертта яшьләр дә катнашачак, махсус кунак буларак Радик Динәхмәтовның катнашуы көтелә. Аны тамашачылар «Әле дә син бар әле дөньяда» дигән җыры аша яратып калды, шуңа күрә тамашабыз ул җырдан башка була да алмый. Аның белән икәүләшеп сюрприз да әзерлибез.

Фәрит Хатыйпов белән Шәмсия Җиһангирова язган җырны беренче тапкыр тыңлаучыга тәкъдим итәчәкбез. Аны әле авторлар үзләре дә ишетмәде. Аңа матур гына бию дә куябыз. Быел дусларым соравы буенча французча да җырлаячакмын, ул җырымны элегрәк башкарганым бар иде инде. Әйтик, Лара Фабиан бер үк җырын һәр концертында җырлый, ә нишләп әле мин җырламаска тиеш, дидем.

Быел алып баручыларым да яңа. Алар программага яңа сулыш өрер дип ышанам. Кыскасы, яңалык җитәрлек булачак. Мине электән яратып тыңлый торган тамашачыларны да, Нурзадәне яңа яктан ачарга теләгән кешеләрне дә 22се көнне концертымда көтеп калам.

«Безнең гәҗит» укучыларына исә әлеге концертка билетны бушлай оту мөмкинлеге бирелә. Нурзадә тәкъдим иткән сорауларга дөрес җавап биргән беренче өч кеше ике кешелек билетка ия булачак. Менә ул сораулар:

1.Нурзадәнең чын исеме һәм фамилиясе ничек?

2. Җырчының үзе язган беренче җыры нинди?

3. Нурзадәнең ничә клибы бар?

Җавапларны Нурзадә сүзе белән башлап, аннан соң буш ара калдырып, 89534914501 номерына юлларга кирәк. Җаваплар кабул ителә торган соңгы көн – 20нче октябрь. Фәкать смс-җаваплар гына санала, шалтыратулар кабул ителми. СМС бушлай, фәкать оператор тарифы гына түләнә. Җиңүчеләргә Нурзадә үз куллары белән язып, чакыру билеты бирәчәк.

Сөмбел СӘЙФИ.

Комментарии