- 08.10.2014
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2014, №40 (8 октябрь)
- Рубрика: Аулак өй
Мин үзем, фельдшер-акушер булып, 40 ел авылда эшләп, хәзер пенсиядә – улым тәрбиясендә яшим (картым юк инде). Ел саен оныгым белән Мәскәүгә барабыз. Анда гаиләләре белән ике кызым яши.
Бер елны (3-4 еллар элек бугай) Мәскәүдә кызларым белән Салават концертына бардык. Безнең кызлар аның концертын калдырмый, Казанда да ел саен карап китәләр. Шул концертта Салават, 7 яшьтән 70 яшькә кадәр булган Хәлимәләр сәхнәгә менсен, дип чакырды. Без, җыелышып, буфет янында торабыз, кызлар: «Бар, әнкәй, син дә мен сәхнәгә, истәлеккә яулык алырсың», – дип, мине кыстыйлар. Мин инде каршы торам, бөтен Апас районы көләр, мине беләләр, дип, менмим сәхнәгә. Шунда бик матур, сөйкемле генә ханым килде дә: «Исәнмесез, Рушания апа, сез дә килдегезме, авылда ниләр бар?» – дип сораштыра башлады. Мин тудырышкан, карап үстерешкән кыз иде бу. Сөйләшеп торганда, тагын урта яшьтәге ир килеп кул бирде, сорашып сөйләшеп киттек.
Менә, мен син сәхнәгә Хәлимә дип, оятка кала яздым бит, Мәскәүдә дә беләләр икән безне, дип көлештек.
Шулай итеп, Салаватның матур чәчәкле яулыгы эләкмәде миңа. Бик матур иде, ярар инде, үзебез шундыйны алып бирербез, дип, кызлар көлештеләр.
Язасы әйберләр күп, тик олы яшьтә инде мин.
Рушания Галимзянова.
Апас районы, Юмралы авылы.
Комментарии