- 08.10.2014
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2014, №40 (8 октябрь)
- Рубрика: Аулак өй
Гайфи бабай белән Гарифә әбиләрнең бу арада кәефләре бик күтәренке әле. Гайфи бабай урманга барып каен, ылыс ботаклары җыеп кайтты. Шуңа мәтрүшкәләр кушып, карчыгы әйтмешли, курчак кебек итеп ясалган мунча себеркеләрен лапаска парлап-парлап элеп куйды. Гарифә әби инде болай да күз явын алырлык, ялтырап торган самавырын тагын бер тапкыр сөрткәләп алды. Килен мунча кереп чыккач, самавырдан чәй эчәргә ярата, дип, үз алдына сөйләнә-сөйләнә, бакчасыннан чәй тәмләткечләрен җыярга кереште.
Менә шау-гөр килеп, көткән кунаклар да кайтып төштеләр. Машинадан иң беренче булып оныгы Назлыгөл йөгереп чыгып әбисе белән бабасын кочаклап алды. Шунда ук: «Әбием, имтиханнарымны «бишле» билгеләренә генә тапшырдым, мин хәзер студент», – дип мактанып та өлгерде. Улы белән килене бер кочак күчтәнәчләрен күтәреп килеп картлар алдына куйдылар.
Барысы да шат, елмаялар, ара-тирә Гарифә әби генә оныгына сәерсенеп карап куйгалый. Моның сәбәбе торгач ачыкланды. Кунаклар кайнар мунчадан соң изрәп йоклаганда, Гарифә әби карты янына оныкчыгының джинс чалбарын тотып килде дә: «Картым, кара әле, кичә Назлыгөлебез ертык ыштан киеп кайткан. Тез башлары ялтырап күренеп тора иде. Ничек матур итеп ямап куйдым. Безнекеләр авыр сугыш елларында да андый кием кимәделәр. Кырык ямау салсак сала идек, но болай йөрмәделәр. Әле ямаулыгы нинди, кара әле, сиңа колхозда эшләп, беренче урынны алган өчен, Сабан туенда бүләк итеп бирелгән зәңгәрсу сатиным сандык төбендә ята иде. Ямаулыкка бик ярап куйды тагын. Кеше көлкесе бит, әтисе, әнисе эшләп тора, акчалары юк түгел. Күрше-күлән күрсә, күзне дә ачырмаслар». Гарәфи карт аңа каршы: «Юк, карчык, ул ертык түгел. Яшьләр хәзер шәһәрдә шундый чалбар киеп йөриләр, мода ул», – дисә дә, карчыгы һаман үзенекен итте: «Модасын да, чуртын да белмим, белергә дә теләмим. Шәһәренә кайткач теләсә нишләсен, анда минем эшем юк», – дип, ямаулы ыштанын оныкчыгы йоклаган караваты янына элеп куйды.
Вакыйф КЫЯМОВ.
Казан шәһәре.
Комментарии