Каз өмәсе

Яңа ел якынлаша. Ә аңарчы татарларның үзләренә генә хас тагын бер бәйрәмнәре бар әле. Ул – каз өмәсе һәм сугым вакыты. Элек каз өмәләре бик күңелле үтә торган иде. Аның үз тәртипләре бар. Авылыбызда һәр йортта диярлек каз асрадылар. Өмә вакыты җитсә, каз йолкучыларга чират барлыкка килә. Һәр авылның үз осталары булыр иде. Әйе, остасы шул. Казның тиресенә зыян китерми генә йолкый, эчен-башын оста гына итеп ала белгән кешеләр алар. Каз өмәсе узган йортта җыр-моң гармун тавышы яңгырап торыр иде.

Казның йонын аерым, мамыгын аерым йолкыйлар иде. Каз канатларын да сыдыралар, аннан да бераз йон чыга. Бу эшне күбрәк бала-чагага кушалар иде. Эчен-башын алгач кына, казның йолкынмый калган төкләрен, «шырпы»ларын чүпләр өчен кайнар суда пешеклиләр иде. Пешекләгәч, каз тагын да матураеп китә. Хәзер казны йонын йолкыганчы пешеклиләр. Үтүк белән дә үтүкләүчеләр бар. Шуңа күрә итенең тәме китә.

Йолкып бетергәч, казларны чишмәгә чайкарга төшәләр иде. Анда да җыр, гармун белән баралар, җырлашып кайталар. Сыдырылган каз канатын балалар юл буе чәчеп бара. Киләсе елга да казлар күп булып чыксын өчен эшләнә бу.

Аннары каз өмәсе узган йортта каз мае белән майлаган коймак, тәбикмәк пешерәләр. Кичкә исә каз итеннән шулпа, бәлеш белән сыйлыйлар. Өмәгә килүчеләргә әле тагын бер кызык ясарлар иде. Урындыктагы җәймә астына каз куыгы куеп калдырырлар иде. Белештерми утырсаң, шарт-шорт итеп шартлый, оятлы буласың. Бу да мәҗлескә бер кызык өстәп җибәрә.

Каз өмәсе онытыла язды,

Өмәләргә йөрмиләр кызлар.

Кышның беренче бәйрәмен

Оештырган икән бит казлар.

Каз канатының булган бит

Бик кирәк заманнары.

Каурыйлар белән язганнар

Хат, шигырь, романнарны.

Казлар оча, каңгылдаша –

Каз өмәләре җитә.

Өмәләрдә чарланган кыз

Оста булып җитешә.

Рузалия ШӘЙДУЛЛИНА,

Казан шәһәре

Комментарии