- 08.12.2019
- Автор: Фәнзилә МОСТАФИНА
- Выпуск: 2019, №48 (4 декабрь)
- Рубрика: Аулак өй
Кайвакыт бөтен игътибарны Казан театрларына гына юнәлтәбез дә, республиканың башка театрлары читтә кала. Ә бит аларда да төрле вакыйгалар булып тора, премьералар чыга, кыскасы, тормыш кайный. Менә, мәсәлән, Русиядә авыл җирендә урнашкан бердәнбер дәүләт театрында – Әтнәдә дә яңалыклар байтак.
Әтнәлеләр матбугат вәкилләрен җыеп, очрашу оештырды. Җиңүләре, яңалыклары, премьералары турында сөйләделәр.
Узган сезон саналса да, быел булган вакыйга: Әтнә театрын Дагыстан Республикасының Махачкала шәһәрендә узган Каспий буе илләре халыкара фестивален ачып җибәрү өчен чакырганнар. Аяз Гыйләҗевның «Югалган көн» спектаклен күрсәткән әтнәлеләр.
Кечкенә генә авыл җирлегендә урнашкан Әтнә театрын үз казанында гына кайнап ята дип уйлаучылар да бар. Алай түгел, ди Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, театрның баш режиссеры Рамил Фазлыев. «Үз казаныбызда гына кайнап ятмыйбыз, йөрибез, чит илләргә хәтле чыгабыз, фестивальләрдә катнашабыз. Татар драматургиясе белән генә дә чикләнеп калмыйбыз, чит ил һәм урыс классикасын да, хәзерге заман әсәрләрен дә сәхнәләштерәбез. Төрле театрлардан режиссерлар да чакырабыз. Башка театр артистлары белән дә эшлибез», – ди ул. Әле күптән түгел генә Әтнә театры Финляндиядә гастрольдә йөреп кайтты. Хельсинки шәһәрендә Чыңгыз Айтматовның «Гүзәлем Әсәл» драмасын күрсәткәннәр. Финляндия татарлары соравы буенча, халык җырлары һәм биюләреннән торган концерт та куйганнар. Бу иҗади сәфәр турында бик илһамланып сөйләделәр.
Театр узган сезонын Анна Батурина әсәре буенча куелган «Фронтовичка» спектакле белән япкан иде. Аны читтән чакырылган режиссер – Башкортстанның Ш. Бабич исемендәге дәүләт яшьләр премиясе лауреаты Илсур Казакбаев куйды. Менә шул спектакль күптән түгел Екатеринбургта XIII Халыкара «Коляда-Plays» театр фестивалендә лауреат булган. Шулай ук «Алтын битлек фестиваленең «Маска Плюс» программасына кертелгән. Димәк, әлеге спектакльне 24нче февраль – 6нчы март аралыгында Мәскәү тамашачысына тәкъдим итәчәкләр. Анда бөтен Русиядән нибары 12 театр сайлап алынган һәм шуның берсе – Әтнә театры!
Театр дөньясыннан ерак торучылар бу премияләр белән кызыксынмаска да мөмкин. Ләкин кечкенә генә Әтнә театрының дөнья буйлап йөрүе, халыкара премияләрдә үзен күрсәтүе – зур вакыйга. «Без авыл театры гына, безгә ничек тә ярый», – дип ятмый Әтнә театры. Репертуарын да даими баетып тора. «Безнең тамашачы зәвыклы» ди һәм шул зәвыкка туры килә торган спектакльләр чыгара. Соңгы вакытта модага кереп киткән бәби-спектакль дә бар аларда, мәктәп яшендәгеләргә дә карарга әйбер бар, олыларга да. Быелгы сезонны Айгөл Әхмәтгалиеваның «Күз нурларым» спектакле белән ачканнар иде, хәзер чит ил классигы Жан-Батист Мольерның «Мещанин во дворянстве» комедиясе репетицияләре бара. Аны «Көрәктән – сәнәк» дип тәрҗемә иткәннәр. Тәрҗемәчесе дә шушы театр актеры – Татарстанның атказанган артисты Марат Хәбибуллин. Сәхнәгә кую өчен кырымтатар музыкаль театрында озак еллар режиссер булып эшләгән Ринат Бекташевны чакырганнар. Ә сезон ахырына – киләсе елның июненә була инде – Туфан Миңнуллинның «Әниләр һәм бәбиләр»ен чыгарырга җыеналар.
Шулай ук Казахстанның Алма-Ата һәм Шымкент шәһәрләренә гастрольләр планлаштырып торалар. Республика шәһәр һәм районнары буйлап йөрүләрен дә дәвам итәчәкләр. Кыскасы, планнары зурдан. Узган ел 100 яшен тутырган Әтнә театры тагын да илһамланып һәм дәртләнеп эшли башлаган.
Узган сезонда Әтнә театры берьюлы 50 бала катнаша торган «Бәхет кошы» спектакле белән шаккаттырган иде. Бу спектакль «Тантана» театраль премиясендә «Иң яхшы балалар спектакле» бүләгенә дә ия булды. Дөрес, хәзерге вакытта «Бәхет кошы» күрсәтелми. «Балаларның бик тиз үсә торган чоры. Былтыр тектергән костюмнар быел инде ярамый. Аннан соң берьюлы 50 баланы җыеп бетерү дә шактый авыр эш. Спектакль белән гастрольләргә барам дисәң, 100 кешене алып йөрергә кирәк: 50 бала, 20ләп актер, костюмерлар… Ләкин «Бәхет кошы»н репертуарыбыздан алып атмый торабыз. Берәр махсус чара булса, бәлки, кабат уйнарбыз», – дип аңлатты театр директоры Ленур Зәйнуллин.
Башка театрлардан Әтнәгә эшләргә килергә теләк белдерүче артистлар да бар икән. «Бүген труппабызда 25 артист. Күпчелеге –профессиональ яшь актерлар. Халык театрыннан бирле эшләп килүче өлкән буын артистларыбыз да бар. Башка театрлардан безгә эшкә килергә теләк белдерәләр. Ләкин алар парлы. Ә безнең вакансияләребез булса да, парлап ук алырга мөмкинлегебез юк», – дип сөйләде Әтнә театры директоры.
Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии