- 09.11.2019
- Автор: Фәнзилә МОСТАФИНА
- Выпуск: 2019, №44 (7 ноябрь)
- Рубрика: Аулак өй
Алты ел элек Казанда укучы төрек кызы белән танышкан идек. Мәрвә Төркиягә кайтып киткәч тә аралашуыбыз тукталмады. Быел шул дустым туена чакырды. Төркиянең Кютахья шәһәрендә чеп-чи төрек туенда булып кайттым.
Анда барганчы, төрек туе нинди була икән, дип, интернетта табып укыдым. Бүләккә алтын йә акча бирәсе, дигән. Төрек туенда кеше бик күп була, шуңа ашарга булмаска да мөмкин, дигән. Хуш, шушы мәгълүматларны һәм күчтәнәчләр «төяп», Кютахьяга туйга чыгып киттем.
Кыз озатуга килеп җитә алмадым, анысының ничек узганын дустымның әти-әнисе сөйләде. Кызны озатканда, әтисе (әтисе булмаса, гаиләдәге яки нәселдәге иң олы ир туганы) кызының биленә кызыл билбау бәйли икән. Без сине шушы яшеңә кадәр үстердек, хәзер үз тормышың башлана, дигәнне аңлата инде бу. Аннары әтисе кызны кияү машинасына кадәр озатып куя.
Туйлары «Туй салоны» дип аталган җирдә уза. Шул ук ресторан кебек җир инде ул, ләкин махсус рәвештә төрек туйлары өчен дип эшләнгән, ягъни мең кеше дә сыя, ике мең кеше сыя торганнары да бар.
Мин барган туйда меңнән күбрәк кеше иде, диделәр. Кәләшнең әти-әнисе, ишек төбенә басып, кунакларны каршы алып, котлаулар кабул итеп торды. Кияү ягы никтер анда тормады. Гомумән, туй кәләш өчен уздырыла икән, дигән тәэсир калды.
Ул мең кунакны белеп бетерү мөмкин түгел, әлбәттә. Чөнки төрек туена күршеләр дә, күршеләрнең күршеләре дә, аларның фәләненче буын туганнары да килеп керергә мөмкин. Үтеп барышлый, туй булганын күрсәң, чакырусыз гына кереп утырырга да була. Шуңа күрә кайбер кунакларны белеп тә бетермиләр.
Туйда билдән түбән мәзәкләр сөйләүче тамада булмавы сөендерде. Алайса бездә кайбер туйлар «солянка» концертын хәтерләтә бит: тамада сөйләп тора, бер-бер артлы җырчылар чыгып җырлый, ул арада тозсыз уеннар кыстырып җибәрәләр, аннары тагын җыр. Җырчыларны күбрәк чакырган саен, туй да «крутой»рак санала. Бездә туйларда программадан тайпылырга ярамый, Аллаһ сакласын, сценарийда булмаган берәр нәрсә килеп чыкмагае. Казанда узган шундый бер туйда кәләшкә дус кызлары белән саубуллашырга ирек бирмәгәннәр иде: имеш, программа буенча хәзер уен булырга тиеш, дус кызларыңны озатып йөри алмыйсың… Ә төрек туенда тамада бөтенләй юк иде. Җанлы музыка уйнап торды – алары да танылган музыкантлар түгел, сораштым. Шул ук музыкантларның берсе «хәзер бүләк бирү була, хәзер торт чыга» дип игълан итеп торды. Тамадасыз туй ничек булды соң, дисезме? Кунаклар бер-берсе белән рәхәтләнеп аралашты, теләге булганнар бакчага чыгып чәй эчте, яшь парлар да өстәлдән өстәлгә күчеп хәл белешеп йөрде. Программа буенча түгел, күңел халәте буенча барды бу туй.
Кеше күп булгач, ашатмаска да мөмкиннәр, дип язылган иде бит интернетта. Миңа җибәрелгән чакыру кәгазен махсус карадым: «туй һәм ашау» дип язылган. Әһә, минәйтәм, болай булгач ач калмыйм икән. Ач калуын калмадым, ләкин тамак та туймады. Төрек туена тамагыңны туйдырып килергә кирәк икән. Без бит ризыктан сыгылып торган өстәлгә күнеккән. Кайнар ризык чыкканчы, салатын, кисеп куелган сырын-казылыгын, җиләк-җимешен капкалый торасың. Ә төрекләрнең өстәле буп-буш. Хәер, бераз күпертәм. Кеше саен бер стакан су, бер кабартма куеп чыкканнар иде. Ә өстәл түрендә кукыраеп ике шешә газлы су утыра. Бетте. Бераздан аш чыгардылар. Мең кешегә тәлинкә белән өләшеп йөрмәсләрдер инде, дип уйлаган идем, шулай булды да. Өстәл саен бер кәстрүл куеп чыктылар. Ашны салып калсаң – каласың, калмасаң – юк. Ул ашы да кече телгә генә йогарлык инде, тамакны ук туйдырырлык түгел. Бераздан дөге белән ит чыгардылар. Анысы ярап куйды тагын, тамак туйган шикелле булды. Шуның белән шул. Бәйрәм тортын да авыз иттек үзе. Чәй, әлбәттә, юк иде. Төрекләр татлы ризыкны чәй белән эчми. Гомумән, чәйне ризык белән катыштырмый, ризыктан соң тәмләп эчәләр. Шуңа күрә тортны коры килеш кенә шудырырга туры килде. Әзрәк «төртеп» җибәрергә әле ярый газлы су бар иде. Хәер, аларының шешәләре бушагач, яңасын чыгарып тормадылар. Шуның белән шул булды.
Төрек туенда бүләккә алтын яки акча бирәләр, дип алдан ук укыган идем бит инде. Мәскәүдә яшәүче уртак дустыбыз белән киңәшләштек тә, акчаны рубльдә бирергә булдык. Дустым ире белән Казанга килергә җыена, шунда ярап куяр ул. Бүләк бирү башлангач, бик озын чират тезелде. Барысы да диярлек – ир-атлар. Акчаны бездәге кебек конвертта бирәсе түгел. Хәйләкәр эшләгән төрекләр. Кияүнең дә, кәләшнең дә муеннарына ефәк тасма асалар. Алып килгән акчаңны, энә белән, шул тасмага асасың. Күпме акча биргәнеңне бөтен кеше дә күрә дигән сүз. Алтынны да йә шул тасмага, йә кәләшнең (кияү ягыннан булсаң – кияүнең) беләгенә, муенына тагасың. Ул алтын эшләнмәнең формасы, фасоны мөһим түгел – яшьләр аны акчага алыштырачак. Бүләк иткән алтының никадәр калынрак булса, шулкадәр яхшырак, билгеле.
Тагын бүләккә гөл алып киләләр. Яки – «венок». Бездә андыйларны кабергә куялар. Һәр кеше үзе алып килгән бәйләменә исемен яза. Аннары кияү белән кәләш «Бу Хәдичә ханым белән Фатих бәй дигәннәре кемнәр икән соң?» дип баш вата. Әйткәнемчә, бөтен кешене белеп бетереп булмый бит.
Кәләш чәчәк бәйләмен ыргытмады. Кияүгә чыкмаган кызларның исемнәрен түфли астына язган икән. Туй ахырына кемнең исеме сөртелеп беткән була – шул тиздән кияүгә чыга, дип санала.
Кәләшнең күлмәген кияү алып бирә. Күлмәк бик зиннәтле иде. Бездә хәзер гадирәк фасоннарга өстенлек бирә башладылар. Төрекләргә ул мода килеп җитмәгән икән әле. Әллә ничә метр шлейфлы, кыйммәтле ташлар белән чигелгән күлмәкләр модада икән әле аларда. Гадәт буенча, туй чыгымнарын да кияү ягы каплый. Мин барган туйга акчаны кәләшнең дә әтисе биргән, чыгымнарны бергәләп күтәрик, дигәннәр. Безнең акчага әйләндерсәк, туй уздыруга якынча 160 мең сум акча тотылган. Ризык бик күп булмавын исәпкә алсак, бу акча «Туй салоны»н арендалауга һәм бизәүгә, артистлар чакыруга тотылган инде. Туйны бик күп акча сарыф итмичә, кредитларга батмыйча гына да бер дигән итеп уздырып була икән бит. Кәләш белән кияүнең муены бүләк ителгән акчадан һәм алтыннан шактый авырайганын исәпкә алсак, туй чыгымнары капланган, әле яңа тормыш башларга да бераз акчалары калгандыр.
Фәнзилә МОСТАФИНА,
Казан – Төркия, Кютахья – Казан

Комментарии