Авылыгызның җыры бармы?

Соңгы елларда җыры булмаган авыл яки шәһәр калмады. Авыл җыры ике төрле була. Беренчесе – шул авылга багышланган җыр. Икенчесе – шул авылның үз җыры. Әйтик:

«Минзәләгә барганым юк,

Юллары такыр икән.

Такыр юлларында йөргән

Кызлары матур икән».

Бу җырны Минзәләнеке дип тә, Әгерҗе, Бөгелмә, Азнакайныкы дип тә санап була. Аларның барысының да юллары такыр, кызлары да матур. Әгәр дә: «Әллә каян күренеп тора Минзәлә чиркәүләре» яки «Минзәлә ярминкәләренә Мәскәүдән дә килгәннәр», – дип җырласалар, ул инде Минзәләнеке генә булыр иде.

Ә менә «…Тукайларың, Сәйдәшләрең өчен, Җәлилләрең өчен яратам», дигән җыр ул инде Башкортстанныкы да, Чиләбенеке дә түгел, бары тик Татарстанныкы гына була ала.

Үзебезнең Иске Абдул җырын мин түбәндәгечә яздым:

«Яши безнең авыл халкы

Ука чишмә кырында.

Без җырлыйбыз горурланып

Иске Абдул турында.

Җырлыйк әле искә алып

Кәримә бураннарын.

Бурсык, сырты, Чүрәкәйле

Илүкә урманнарын».

Бу җырда авылыбызның истәлекле һәм тарихи урыннары, истәлекле вакыйгалары телгә алынган. Моны инде фәкать Иске Абдул җыры дип кенә атап була. Авылдашлар аны авылның гимны дип тә йөртә. Аның көен танылган композитор Илгиз Закиров язды. Авыл җырында авылның истәлекле урыннары телгә алынырга тиеш. Ни әйтсәң дә, җыр бит ул авыл тарихының бер өлеше. Ә тарих – мәңгелек. Андый җыр да вакытлар үтү белән онытылмаячак. Безнең авыл җырының соңгы куплеты болай:

«Авылыбызның мең еллыгын

Үткәрерләр бер заман.

Абдул турындагы җырны

Җырларлар әле һаман».

Бу җыр беренче тапкыр авылыбызның 350 еллыгын бәйрәм иткәндә яңгыраган иде. Мең еллыгында да яңгырарга язсын.

Зөфәр ДӘҮЛӘТШИН,

Тукай районы, Иске Абдул авылы

Комментарии