- 10.03.2017
- Автор: Фәнзилә МОСТАФИНА
- Выпуск: 2017, №10 (7 март)
- Рубрика: Аулак өй
8нче Март рәсми рәвештә Халыкара хатын-кызлар көне дип әйтелсә дә, беренче чиратта әниләр көне, әниләр бәйрәме инде ул. Кечкенә вакытта кайсыбыз гына әниләребезгә үз кулларыбыз белән бәйрәм открыткасы ясап бирмәгән икән?! Хәзер открытканы кулдан ясаучы сирәк. Кибеттә бар бит барысы да, шуннан әзерен генә сатып алып бүләк итәбез. Тик якыннарыбызны котлау сүзләре – үзебездән. Алары йөрәктән чыга. Һәм иң кадерле бүләк тә шул була – ихластан әйтелгән сүзләр, җылы караш, назлы кочак.
Тәбрикләү сүзләре әниләребезнең үзләренә генә әйтелер, ә алар турында хатирәләр бар җиһанга яңгырасын әле. Сүз – күренекле милләттәшләребезгә. Аларның әниләре нинди икән?
ӘНИЕМ КӘФИЯ
Инсаф АБДУЛЛА, танылган алып баручы, Татарстанның атказанган артисты:
– Яшь вакытта бик игътибар да итеп бетермисең, кайчак сүзләрен дә тыңламыйсың инде, менә олыгайган саен әни ныграк сагындыра икән. Әниемне югалтканга быел бишенче ел була. Вакыт үткән саен кирәгрәк ул миңа. Бер нәрсә генә тынычландыра: гомеренең соңгы көннәрендә әни янында мөмкин кадәр күбрәк булырга тырыштык, тиешенчә итеп озата алдык.
Минем әни бик матур җырлый иде. 50, 60, 70нче еллардагы ретро җырларны мин беренче тапкыр әниемнән ишеттем. Хәзер дә шул җырларны ишетсәм, күз алдыма әни килеп баса.
Әниләрнең балаларына киңәш итеп әйтә торган сүзләре күп була. Безнеке: «Кеше баласын рәнҗетмә», – дип кабатлый торган иде. Өйләнеп яши башлагач, көннәрдән бер көнне әни каршына киләсең, хатыныңнан да зарланып аласың бит инде. Тик әни хатынга да сүз әйттермәде: «Кеше баласы бит ул, сүз әйтмә!» – дип куя торган иде. Без бит инде хатын булгач, аны үзебезнеке дип йөри башлыйбыз. Юк икән, барыбер кешенеке булып кала икән. Моны миңа әни төшендерде.
Әни телендә бер бик көчле сүз бар иде. «Әтиегез» дигән сүз ул. Безнең гаиләдә әтидән узып эш итү булмады. Монысы да әнинең тырышлыгы.
Гади авыл кешеләре булгач, әти дә, әни дә төчеләнеп йөрмәделәр. Бөтен кешегә, «менә минем улым кем» дип кычкырып йөрмичә, эчтән генә горурланды алар.
ӘНИЕМ АСИЯ
– Музыкант булып китүемдә әнием төп рольне уйнады. Мин Башкортстанның Тәтешле районы, Чургылды авылында туып үстем. Авыл булгач, анда музыка мәктәбе юк инде. Әтидән карап, үзлегемнән баянда уйнарга өйрәндем. Ә әниемнең хыялы бар иде – мине музыка мәктәбенә бирү. Баштарак әти каршы килсә дә, әни аны күндерә алды. Шулай итеп, мине район үзәгендәге музыка мәктәбенә бирделәр. 11 яшемнән шулай дәү әниемдә торып укыдым мин.
Әни минем өчен «авторитет». Һәрчак аның белән киңәшләшеп торам. «Барысы да яхшыга», «Иртә кичтән хәерлерәк» дип кабатларга ярата ул. «Менә шундый проблема бар», – дип әйтсәң дә: «Улым, ятып йокла да иртәгә «свежий» баштан уйларсың әле», – ди. Һәм чыннан да эшли бу!
Иң тәмле ризык – әнинеке! Кунакка кайткан саен тәмле ашлар пешереп каршы ала. Ара якын булмаса да, ярты елга бер тапкыр кайтырга тырышабыз. Кайтыр алдыннан: «Улым, нәрсә пешереп куйыйм?» – дип сорый. Заказ бирәбез инде: мантый, төш, бәрәңге шәңгәсе, пилмән. Балан пирогы бик тәмле килеп чыга аның.
Әтинең мәрхүм булганына алты ел. Ул үлгәч, әнигә авылда берүзенә яшәү авыр булыр, дип, андагы йортны саттык та, Тәтешленең үзендә фатир сатып алдык. Анда әниемнең әнисе – дәү әниебез дә исән-сау әле, 90 яшенә якынлашып килә инде. Әнинең апасы белән сеңлесе дә бар, барысы да янәшә булгач, җиңелрәк булыр, дидек.
Җәй көннәрендә әнине үзебезнең янга Казанга алып киләбез. «Модница» да әле ул безнең, матур итеп киенергә ярата. Алтылата әби дә үзе! Апамның – өч кызы, абыйның улы белән кызы бар. Безнең Сөләйман әлегә иң кечкенә онык. Төпчек булгангадыр, аны сөеп туя алмый инде әни. Компьютерны да өйрәнде, хәзер интернеттан көн дә диярлек сөйләшеп торабыз.
ӘНИЕМ НУРҖИХАН
Ләлә МИҢНУЛЛИНА, Кәрим Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театры актрисасы, Татарстанның халык артисты:
– Әнием бик матур, бик акыллы, бик тырыш иде минем. Бер генә минутын да бушка уздырмый иде. Йә бәйли, йә чигә, йә өйне бизи торган матур-матур нәрсәләр эшли, йә мендәрләр ясый. Шулхәтле тырыш булды. Без өч бала үстек: ике малай һәм бер кыз. Үзе тырыш булгач, әни безнең дә тик утырганны яратмады. Эш эшләгез, һөнәргә өйрәнегез, дип кабатлый иде. Гел өйләрне җыештырта иде. Кеше килеп кергәндә, өең көлеп торсын, дигән сүзләре һәрчак исемдә. Берәр кешенең авыртканын ишетсә, шундук чыгып чабар иде, бик кешелекле булды.
Безнең өйдә гөлләр бик күп иде. Шуларның яфракларын атна саен юеш чүпрәк белән сөрттерә иде әни. Гөлләр дә кеше кебек бит, пычранып утырмасыннар, дия иде.
Без Казанда үз йортыбыз белән тордык. Яңа ел җиткәч, һәрвакыт чыршы сатып алып кереп, аны бизи идек. Әни «Яңа ел белән» дип язылган матур пакетлар таба, шуларга бүләкләр тутыра иде. Кайдан алгандыр инде ул андый матур пакетлар, мандариннар?! Шуларны уйлыйм да хәйраннар калам.
Быел әниемнең вафатына 10 ел. 2007нче елның март аенда 76 яшендә вафат булды ул. Тормышны бик ярата иде. «Әй кызым, һич кенә дә үләсем килми, ничекләр үләсе, ничекләр бу якты дөньяны ташлап китәсе булыр», – дия иде. Үләренә бер атна кала шундый матур челтәр бәйләп калдырды. Ашыга-ашыга бәйләде. «Әни, ник шулкадәр ашыгасың соң?» – диюемә: «И кызым, бетерергә кирәк бит инде боларны», – диде. Китәсен күңеле сизгән, ахрысы.
Безнең әнинең яран гөлләре кыш буе шау чәчәктә утыра торган иде. Урамнан үтеп барган кешеләр сокланып керер иде. Әни үләсе елны яраннар чәчәк атмады. Ә әнине күмеп кайтканның икенче көнендә ак яраны шау чәчәккә күмелгән иде. «Ак яран булып кайттыңмыни, әни?» – дидем.
Безнең әти дә, әни дә сәнгатьне ярата торган кешеләр иде. Шулар аркасында «агуландым» инде мин театр белән. Әни бер генә спектаклемне дә калдырмады. Ошатканын әйтә, ошатып бетермәсә: «Кызым, әле тиешле ноктасына менеп җитмәгән, әле эшлисе җире бар әле», – дип киңәшен дә бирә иде.
ӘНИЕМ ЗӘЙТҮНӘ
Рөстәм хәзрәт ХӘЙРУЛЛИН, ТР мөфтие урынбасары, «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы:
– Бүген дин юлында булуым өчен беренче чиратта Раббыбыз Аллаһка һәм әнигә рәхмәтле мин. Чөнки әни, миңа 10 яшь булды микән, кулымнан җитәкләп, беренче тапкыр мәчеткә алып килде. Шулай итеп, дин дәресләренә йөри башладым. Беренче елны бабайлар мине хулиган малай дип йөрсәләр, әкренләп төрле конкурсларда беренче урыннарны ала башладым. Аллаһның рәхмәте һәм әнием ярдәме белән мәчеттә үстем. Аннары инде Русия ислам институтына укырга кердем. Саваплары әти-әнигә бара, иншАллаһ.
Тормыш булгач, төрле вакыт була инде. Бигрәк тә үзең гаилә корып яши башлагач. Нинди генә хәл килеп чыкса да, мин әниемә хатынымнан зарлансам да, ул һәрвакыт Алсуны яклый иде. Мин бит малае, төпчеге, иң яратканы кебек югыйсә. Мине яклар, дип киләсең. Ә ул беркайчан да, хатының шундый, хатының мондый, димәде. Менә син үзең дөрес әйтмәдең, дөрес карамадың, дөрес эшләмәдең, дия, киресенчә, гел үземә эләгә иде. Шуның өчен мин әнигә бигрәк тә рәхмәтле.
Менә инде дүрт ел әни яныбызда юк, урыны җәннәттә булсын. Әлхәмдүлилләһ, бакый дөньяга киткәндә, әни: «Кызым, бәхил бул», – дип, хатыным Алсуның кулларында китте. Моның өчен хатыныма да бик рәхмәтле мин.
Минем бөтен аналарга мөрәҗәгать итәсем килә: сез, әниләр, улларыгызны болай да яратасыз, менә киленнәрегезне дә яратсагыз, үз кызыгыз кебек күрергә тырышсагыз иде.
ӘНИЕМ ЛЮБОВЬ АНАТОЛЬЕВНА
– Без кечкенә вакытта әни гел эштә була торган иде. Мин үскән Ершов шәһәрендәге (Саратов өлкәсе) заводта тәэминат бүлегендә эшләде ул. Иртән иртүк чыгып китә, кич җиткәч кенә кайтып керә. Шуңа күрә энем Радик белән мин әби тәрбиясендә үстек. Без мәктәпкә кергәч, әни тимер юл системасында эшли башлады. Көне буе эштә булса да, өйдә дә бар нәрсәгә өлгерә иде. Без үскән чорда компьютерлар булмады бит. Дәресне үзебез әзерлибез, кич белән әни дә булыша иде. Бик таләпчән булды ул. Энем дә, мин дә тиктормас – безнең кебек балалар белән башкача булмагандыр да! Хәзер әни пенсиядә инде, шулай да эшеннән җибәрмиләр әле. Бер төзелеш оешмасында хезмәт куя. «Зинһар өчен, китә генә күрмәгез», – дип торалар ди.
Безнең әни белорус милләтеннән, ә әтиебез татар. Шуңа күрә безнең гаиләдә ике милләт тә тигез булды. Бөтен дини бәйрәмнәрне дә үткәрә идек. Гомер буе татар белән яшәгәч, әни татарча аңлый. Аерым сүзләрне белә дә. Минем икенче әнием, ягъни каенанам гомер буе татар теле укытучысы булып эшләгән кеше. Ул кунакка килгәндә гел татарча гына сөйләшәбез инде, әнием дә кушыла шунда. Балаларга ике телне дә өйрәтергә тырыша ул. Әйтик, курчакны кулына ала да, «кукла – курчак» дип, ике телдә дә әйтеп күрсәтә. Үзе белмәгән сүзләрне бездән сорый. Бөтен татар ризыкларын да пешерә белә әниебез. Телеңне йотарлык итеп әзерли ул аларны!
Әниемнең тавышы бик матур. Яшь чакта алар әти белән «Ореон» дигән бер вокал-инструменталь ансамбльдә җырлап йөргәннәр. Хәзер дә әни гаилә мәҗлесләрендә җырламый калмый. «Картаям инде, тавышым да үзгәрде» ,– дисә дә, искиткеч әле аның тавышы! Менә минем җырчы булуыма башта каршы килгән иде. Без болай да бөтенебез җырлыйбыз, бу хезмәт түгел, җитдирәк һөнәр кирәк, диде. Шуңа күрә мин юридик белем алдым. Язмышыма шулай язылган булгандыр, күрәсең – барыбер җырчы булып киттем бит. Хәзер әни дә минем белән бик горурлана инде. Күптән түгел «Болгар» милли музыка премиясен алуыма да бик сөенде. Төрле конкурсларга да үзе куып җибәрә: «Бар, син катнаш, мин балаларны үзем карыйм», – ди.
Минем әниләр турында җырларым бик күп. Концертларда тамашачыга: «Әниләрегезне саклагыз!» – дип мөрәҗәгать итәм. Алар безгә Аллаһы тарафыннан бирелгән саклаучы фәрештәләр бит.
Фәнзилә МОСТАФИНА әзерләде
Кадерле әниемә багышлыйм
Карашыңнан сизеп ала идек
Телең белән әйтер сүзләрең,
Изге теләк теләп озата идең
Сакла, Раббым, диеп үзләрен.
Онытырсың инде дия идең, әнкәй,
Онытасым юк, яңарып тора сагышлар.
Миңа изге дога булып ишетелә
Синең сүзләр, синең тавышлар.
Гөлсинә ГАБДРАХМАНОВА,
Баулы шәһәре
Әниемә
Әнием минем, яратам сине!
Кочагыма кысып, үбәмен сине!
Ягымлы карашың җылыта өйне,
Йомшак кулларың назлыйлар мине.
Син булсаң янымда –
Шул оҗмахтыр миңа!
Кайгысыз ак бәхетләр
Бирсен изге Ходаем сиңа!
Зөһрә ӘХТӘМОВА,
Алабуга районы, Морт мәктәбенең
7нче сыйныф укучысы

Комментарии