БЕЗ АНЫ ЯРАТА ИДЕК

Сүзем турында. Аның җырлары һаман колакта яңгырап тора. Көләч йөзе күз алдында. Җыр сөючеләр 1990нчы елларда аның авырып китүен авыр кичерде. Хәнәвинең хәлен матбугат аша гел күзәтеп-карап һәм радио-телевизордан ишетеп тордык.

Президентыбызның хатыны Сәкинә ханыма рәхмәт яусын. Хәнәвигә операция ясату өчен халыктан матди ярдәм җыелуы турындагы хәбәрне ишетеп, аңа Германиягә операциягә бару мөмкинлеген оештырды һәм кадерле җырчыбыз, шуның нәтиҗәсендә, бу якты дөньяда тагын берничә ел яшәп калды.

Хәнәви – минем замандашым. Без, утызынчы елларда туганнар – барыбыз да сугыш чоры балалары. Мин Хәнәвине радиодан җырларын тыңлап белә идем. Аның белән беренче мәртәбә Сара Садыйкова фонды бинасында очраштык. Фондның директоры Әзһәр Хөсәенов:

Менә, «Тары җире, киндер җире» була инде бу әфәнде, – диде шаяртып.

Хәнәви исә:

– Ә мин сезне газеталардан укып беләм, – диде.

Шул көннән башлап, еш булмаса да, без аралашып тордык.

ӘЗӘЛ ЯҺУДИННЫ ИСКӘ АЛУ КИЧӘСЕНДӘ

1999нчы елның 10нчы апрелендә республиканың Берләштерелгән дәүләт музеенда Татарстанның атказанган артисты, нәфис сүз остасы Әзәл аганың тууына 90 ел тулуга багышланган искә алу кичәсе иде.

Кичәгә Әзәл ага чоры җырчылары чакырылды. Җәвәһирә Сәлахова, Зәйтүнә Әхтәмова, Флера Сөләйманова, Мирсәет Сөнгатуллин, баянчы Кирам Сатиев һәм Хәнәви Шәйдуллин бу көнне кичәнең хөрмәтле кунаклары булдылар.

Кичәдә алар Әзәл ага турында истәлекләр сөйләделәр, ул чор җырларын башкардылар. Хәнәви Шәйдуллин бу кичәдә Әзәл ага турында истәлекләрен сөйләгәч, һәрвакыттагыча моңлы итеп «Идел бит ул, киң бит ул…» дип җырлый башлады. Бу җыр күптәннән безнең йөрәкләребезгә, күңелләребезгә кереп сеңде, анда үзенә мәңгелек урын тапты. Соңыннан, кичәдә катнашучылар җыелып, фотосурәткә төштек. Фотосурәтне кулга алгач, минем игътибарны тагын бер нәрсә җәлеп итте: Хәнәви монда да елмаеп төшкән.

ИСТӘЛЕК ЯЗМАССЫЗ МИКӘН?

Әлеге очрашуда Илһам Шакиров Әзәл Яһудин турында истәлек китабын язу тәкъдимен әйтте. Мин, җиң сызганып, истәлекләр җыярга тотындым. Яңадан Хәнәвигә мөрәҗәгать иттем. Озын-озакка сузмыйча, миңа шалтыратты. Әзәл ага белән булган бер очрашу истәлеге язам, кеше бик язарга яратмый, алай булса да тырышам, – дип хәбәр итте.

Хәнәви бу язманы миңа берничә көннән кулыма тапшырды. Ләкин шунысы кызганыч, китап чыгу көнен күрә алмады.

СОҢГЫ ОЧРАШУ

Март аенда, фикердәшләрем белән бергә, Г. Тукай музеенда Казан шәһәре татар ветераннары клубы оештырган идек. Без аны «Мәңге яшисе килә» дип атадык. Чираттагы җыеныбыз 2001нче елның 3нче маена билгеләнгән иде.

Бу көнне композитор Фәтхерахман Әхмәдиевны искә алуны да программага керткән идек.

Үз истәлекләрен сөйләр өчен композиторның абыйсы Фәйзерахман абый да чакырылды. Кичәдә Флера Сөләйманова, Зәйтүнә Әхтәмовалар да хөрмәтле кунаклар булдылар.

Фәйзрахман абый энесе турында сөйләп бетергәч, Хәнәви әфәнде мине үзенә чакырып алды. Ул алдагы рәттә утыра, кулында бер бит кәгазь.

– Беләсеңме Рафаэль, мин Фәтхерахманның көйләрен бик яратам. Мөмкин булса, баянсыз гына Әхмәдиевның «Ромашкалар» җырын башкарыйм, – диде.

– Сәламәтлегегезгә зарар килмәсме?

– Ярый, зарар юк, әкрен генә җырлармын.

Зал тып-тын: Хәнәвине тыңлыйлар. Бер апаның күзләреннән яшьләр тәгәри. Күрше генә утыручы ханым да кулъяулыгы белән яшьләрен сөртә. Без, ветераннар, Хәнәвинең соңгы җырын тыңлаганбыз икән бит…

Кичә беткәч, ул безнең белән моңсу гына саубуллашты да:

– Сезнең клубка килермен әле, җырлармын, сәламәтлек кенә булсын, – дигән иде.

Хөрмәтле Хәнәвиебез 2001нче елның 26нчы сентябрендә якты дөнья белән мәңгегә хушлашты.

ИСКӘ АЛУ

Яңа елдан соң, 25нче гыйнварда, үзебезнең чираттагы җыеныбызга җыелдык. Хәнәвинең, безнең арабыздан китүенә нәкъ 4 ай тулган. Асыл җырчыбызны аягүрә басып бер минутлык тынлыкта искә алдык…

Актаныш төбәге сандугачы, яраткан җырчыбыз, Татарстанның атказанган артисты безнең арада юк инде. Авыру дигәнең кешене аяктан ега. 35 ел гомерен татар сәнгатенә багышлаган шәхес яшьлегендә күпме газаплар күргән. Ятим калган, көтү дә көткән…

«Ватаным Татарстан» газетасында Миргалим Харисов «Тары җире, киндер җире» юк инде…» дигән язмасында болай ди: «Йә, әйтегез, бу сүзләрне ишетүгә, татар җырын, моңын яраткан, аны бирелеп тыңлаган милләттәшләребезнең кайсысының күңелендә-башында шунда ук Хәнәви Шәйдуллин барлыкка килми?! Ни өчен дигәндә, бу җырны Хәнәви Шәйдуллин үзенә генә хас шаянлык – җорлык, җиңеллек – осталык белән җырлый иде. Бу җыр аның исеме белән аерылгысыз, ул аның белән татар җыр сәнгате тарихына кереп калачак һәм иманым камил, бу җырны аның кебек башкаручы беркем булмаячак та!»

Рафаэль САЛЬМУШЕВ.

Казан.

  БЕЗ АНЫ ЯРАТА ИДЕК, 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии