Кайбычта куанып яшибез

Хөрмәтле «»леләр! Газетагызның исеме һай бигрәкләр дә җисеменә туры килә инде. Үзебезнеке һәркемгә якын, шуңа да сезне туры сүзле, гадел булганыгыз өчен яратабыз. Язылабыз һәм узыша-узыша укыйбыз шул. Элеккеге хезмәттәшләрем, тирә күрше, туган-тумача белән очрашканда «» күтәргән темалар турында фикер алышмый калмыйбыз. Безнең Кайбычка кагылышлыларын әйтеп тә торган юк.

«Ахырзаман галәмәтләре» дигән сәхифә астында турында язылгач, кулыма каләм алмый түзмәдем. Кайбычта ахырзаман түгел, киресенчә, караңгы төн узып, иртә таңда кояш чыккан сыман, яхшыга өметләнеп, райондагы үзгәрешләргә, яңалыкларга куанып яшәп яткан мәлебез. Әле шушы арада гына район үзәгендә автостанция эшли башлады, монысы да – сөенеч. Ничә еллардан бирле автобус көткәндә кая кереп җылынырга белмәгән халкының көтеп алган автостанциясе бит бу. Дөрес, берничә ел элек автовокзалга бер бина биргәннәр иде, әмма ул озак эшләмәде, ябылды. Тик тормасын дип, шәхси эшмәкәр шунда хуҗалык товарлары кибете ачты, шөкер, безнең кечкенә районда анысы да юк иде, шуңа күрә сөенеп кабул иттек. Әмма автовокзал юклыгы үзен сиздерде, бигрәк тә район үзәгенә йомышы төшеп ерак авыллардан килгән райондашларым иза чикте. Иске Тәрбит, Хуҗа Хәсән, Мәлки якларында яшәүчеләргә 30-50 чакрым кайтасы. Автобусны салкын көннәрдә урамда көтеп алуы бер җәфа булды. Менә инде, Аллага шөкер, яңа җитәкчебез сүзендә тора торган егет икән, тәки ясатты.

Альберт улыбыз Рәхмәтуллин – үзебезнең Бәрлебаш авылында туып-үскән булдыклы егет. Әти-әнисе дә тырыш, гади авыл хезмәтчәннәре буларак районда билгеле кешеләр. Уллары да үзләре кебек икән. Эшкә килде дә, Кайбычны үзгәртә дә башлады. Шөкер, үзгәрешләр гел уңай якка. Халыкка яхшырак, уңайлырак булсын өчен тырышып йөри. Без пенсионерларга да игътибар артты. Авылдагы җыеннарга район башлыгыбыз үзе бара, озын булса да сүзебезне тыңлый белә. Мине шаккаттырганы шул: эшләп булмастай эш турында әйтсәк тә: «Әлегә мөмкинлек юк, ну тырышырбыз, – дип җавап бирә. Акча табылуга якын арада эшләтеп тә куя. Олы Кайбыч урамнары да тәртипкә салынды, район үзәге чәчәкләргә күмелеп утыра хәзер. Галия Кайбицкая музеен танырлык та түгел. Авылларда салынган яңа медпунктлар, авыл клублары, ремонтланган мәктәпләр, бассейн, хоккей мәйданчыгы – җитәкчебез тырышлыгы. Без укытучы ветераннарга алмашка килүче яшь белгечләргә фатирлар артыннан йөрмәсәң, акчасын тапмасаң берәү дә: «Мә, ал!» – дип китереп тоттырмый. Җитәкчебез чарасын тапканга, үзе гел шул тирәдә йөреп, контрольдә тотканга төзелә. Районыбыз икенче төрле сулый башлады.

Шөкер, авырткан җирләребез кими, авыл халкына да шәһәрдәгечә шартлар тудырыла.

Озын сүзнең кыскасы шул: яшь районыбыз белән бергә үзебез дә яшәреп үсәргә, заманнан калышмаска исәпләп торабыз.

Үз уйларын җиткерүче – Олы Кайбыч авылыннан ветеран укытучы Ләбибә апагыз ШӘМСЕТДИНОВА.

РЕДАКЦИЯДӘН: «Безнең гәҗит» демократик карашлы, төрле фикерләрне тыңлый торган газета. Кайбычтагы автостанция, аның урыны дөрес сайланмавы, кемнәргәдер комачау итүе турында бездә мәкалә чыкты. Алай ук түгел икән. Аның халыкка, чынлап та, кирәкле булуына, кайбычлыларны сөендерүенә без шат. Кайбыч зур түгел, бердәм булып, аңлашып яшәүгә ни җитә?!

 

Комментарии