«Хеллоуинга акча җыя идек…»

«Хеллоуинга акча җыя идек…»

Ишекне шакыдылар. Арып укудан кайтканнан соң, теләр-теләмәс кенә ачтым – ике кыз басып тора. Исәнләштеләр һәм: «Тулай торакта бәйрәме уздырыр өчен акча яисә башка берәр материал җыябыз», – диләр. Бу искиткеч икән, мин анда һичшиксез булырга да тиешмен… Әле ярый аруым җиткән иде, югыйсә, каршымда басып торган кызлар моңарчы ишетмәгәннәрен ишетерләр иде дип уйлыйм…

Гомумән, соңгы елларда Хеллоуин бәйрәменә игътибар артты. Мәктәпләргә аны инглиз теле укытучылары «төртеп» кертте. Янәсе, инглизләр бәйрәме, аның хакында китапларда язылган, балаларга бу зыян булмаячак. Менә хәзер һәр ел, директорлары «алга китеп караучы» мәктәпләрдә, балалар кичке дискотекаларга җен, убыр яисә мәет булып киенеп килеп, әлеге «импортный» бәйрәмне уздыралар… Бәлки, мин артта калганмындыр, әмма, минемчә, мондый бәйрәм уздырганчы, инглиз теленнән 150 сүз ятласаң телне күбрәк өйрәнәсең!

Нинди бәйрәм ул Хеллоуин һәм кайдан килеп чыккан?

Хеллоуин – инглиз телле илләрдә барлык изгеләр көне алдыннан үткәрелүче бәйрәм. Ассызыклап үтәм: «инглиз телле илләрдә» үткәрелүче бәйрәм! Кайчаннан Татарстан инглизчә сөйләшә башлады?!

Хеллоуин чит илләрдә үлеп-китеп үткәрелми, иң кызыгы, бүгенге көндә модалы саналган атрибутикасы да инглиз телле булмаган илләрдә яшәүчеләр тарафыннан уйлап табылган… Ирландия һәм Шотландия җирлегендә яшәгән борынгы кельт кабиләләреннән килеп чыккан әлеге «йола» гасырлар арасында үзенең йөзен дә, мәгънәсен дә югалткан. Иң аянычы, Хеллоуин бәйрәмендә катнашучыларның 90%ы (бәлки, аннан артыгы да) «импортный» кичәнең тарихын гына түгел, нәрсә аңлатуын да белми!

Мәҗүси кельт кабиләләре изгеләр адашмасын дигән ышану белән, фонарьләр ясаганнар, шуны истә тотып, XIX гасырда, куркыныч итеп киселгән кабак эченә шәм тыгып яктырту уйлап табылган. Әмма ул инде җеннәрне куркыту өчен дигән максатка юнәлтелгән.

Бүген популяр булган костюмнары да бары XX гасырда америкалылардан башлангыч алган. Гомумән, аның тарихы турында да тулы мәгълүмат юк, уздырганда да һәр ил үз фантазиясен кертә. Хеллоуинны уздыручыларга бер сорау: «Шушы нигезе дә булмаган «импортный» бәйрәм безгә нәрсәгә кирәк?» Бернәрсәгә дә кирәкми!

Әле дә хәтерлим, балалар бакчасына йөргәндә Сөмбелә бәйрәмен уздыра идек. Мәктәптә дә башлангыч классларда укыганда көз муллыгы бәйрәмен уздырдык. Ә хәзерге балаларның яртысы аның нәрсә икәнен дә белми, чөнки милли бәйрәмнәребезгә игътибар кимеп бара. «Хеллоуин» дисәң генә: «О, беләм, ул куркыныч кабак ясый торган һәм канлы костюмнарга киендерүче бәйрәм!»

«Милләт бетә, тел бетә», – дип сөйләнергә яратучылар күп. Яшьләр милли тарихны да белми хәзер, чөнки Татарстан тарихы, татарлар тарихына юка гына бер дәреслек һәм әз сәгатьләр каралган. Үзем укыганда хәтеремдә калган: май башында ул китапка чират җитте, укытучыбыз бүлекләрне һәр укучыга таратты һәм дәресләрдә сөйләргә кушты. Шуңа күрә мин дә, гафу итегез, Татарстан тарихын беләм дип ышанып әйтә алмыйм…

Ә укытучыларга, татар дискотекалары уздыручыларга (аларда бу бәйрәмгә реклама аеруча зур, Хеллоуин костюмы киеп килүчегә бушлай керү гарантиясе бар) уйланырга тәкъдим итәм. Безнең бер дигән Нәүрүз, Сөмбелә, Каз өмәләре кебек милли бәйрәмнәребез бар. Аларны кайтару файдалырак булыр дип уйлыйм.

Ландыш ГАРИФУЛЛИНА.

КФУ студенты.

 

Комментарии