«Мәйдан»лы булдык

«Мәйдан»лы булдык

Газетабызның 30 ноябрь санында республикабызда яңа эшли башлаган хакында мәгълүмат биргән идек. Бу телеканал укучыларыбыз арасында бик зур кызыксыну уятты. Шул уңайдан, «Мәйдан» телеканалының баш мөхәррире Айгөл Нәбиуллина белән сөйләштек.

– Саф татар телендә генә эшләүче, өстәвенә күңел ачу форматында булган телеканал әле юк иде. Мондый зур эшкә алынучылар, телеканалны гамәлгә куючылар кем?

– «Мәйдан»ны ачу идеясе һәм инде танылу алган Эдуард Үтәгәновныкы. Безгә компаниясе зур ярдәм күрсәтә. Бу компания җитәкчелеге безгә үзләренең челтәренә керү мөмкинлеге бирде. «Мәйдан»нан рекламалар күп бирелә. Шуның аркасында, канал үзенең чыгымнарын каплап бара. Күптән түгел генә «Пирамида» күңел ачу үзәгендә, «Мәйдан» белән халыкны таныштыру максатыннан, презентация узды. Шул чарадан соң телеканалга ярдәм кулы сузучылар булды.

– «Мәйдан»ны ТВТ челтәрен тоташтыручылар гына карау мөмкинлегенә ия. Киләчәктә аудиторияне арттыру буенча нинди планнарыгыз бар? Бәлки, интернет аша карау мөмкинлеге булыр?

– Әлегә бу мәсьәлә буенча сөйләшүләр бара. Киләчәктә кабельле башка челтәрләргә дә күчәргә исәплибез. Бу аудиториянең артуына китерер дип ышанабыз. Әлегә интернет вариантны карамыйбыз, чөнки телеканал эшли генә башлады. Алда анысы да булыр, дип уйлыйм.

– Укучыларыбыз сезнең штатта нинди журналистлар эшләве белән дә кызыксына…

– Безнең штат зур түгел: барысы җиде кеше. Тагын ике операторыбыз бар. Телеканал өчен бу аз, әлбәттә. Кеше аз булгач, эш тә күбрәк. Әмма эшне яратып эшләгәндә, мондый авырлыкларны гына җиңәргә була.

– Телеканал халыкны татарча клиплар, мәзәкләр, җырлар белән сөендермәкче. Тәүлек буе күрсәтер өчен, бу кадәр мәгълүматны каян алырга уйлыйсыз?

Без «Оскар-Рекордс» компаниясе белән килешү төзедек. Алар яздырган җырлар һәм клиплар архивын кулланабыз. Җырчылар үзләре дә безгә иҗат җимешләрен алып киләләр, чөнки без клипларны күрсәткән өчен акча алмыйбыз. Алар җырларын халыкка җиткерә ала, безгә дә материал була. Килешүләр төзеп, концертларны, төрле чараларны яздырабыз. Шулай акрын гына үзебезнең архив җыелып бара.

– «Мәйдан»да җырлар, клиплар гына түгел, ә кызыклы тапшырулар да бар дип беләм.

– Дөрестән дә, безнең телеканалда тапшырулар әзерләнә. Мисал өчен, К. Тинчурин театры артистлары Исламия һәм Хәлил Мәхмүтовлар гаиләсе белән берлектә, без «Һава тормышы» дип аталган тапшыру эшлибез. «Мәйдан»да мәзәкләр белән дә танышырга мөмкин. Алар сәгать саен эфирга чыга. Башка телеканаллардан аермалы буларак, котлаулар тапшыруы хатлар уку һәм җырлар бирүгә генә кайтып калмый. Чәчәкләр салонында, спорт залында әзерләнгән тапшырулар бар. Шул ук клиплар, җырларга килсәк, «Яшьлегем чишмәләре» тапшыруы эфирга чыгып килә. Бу тапшыруда артистларның яшь чагында яздырылган язмаларын тәкъдим итәбез. Җырчыларның беренче сәхнәгә чыккан вакытларын карау үзебезгә дә бик кызык. Шулай ук татарча мультфильмнар күрсәтергә исәпләп торабыз. Алар Габдулла Тукай әсәрләре буенча төшерелгән.

– «Мәйдан» ТВТ өчен реклама акциясе генә булып калмасмы? Телеканал киләчәктә дә эшләвен дәвам итәчәкме?

– «Мәйдан» озын гомерле булыр, дип ышанып калам. Без әле киләчәктә дә үсәргә, аудиториябезне арттырырга телибез. Шуңа күрә «Мәйдан»ны реклама акциясе генә дию ялгыш фикер булыр иде.

Әңгәмәдәш – Лилия ЛОКМАНОВА.

«Мәйдан»лы булдык , 4.3 out of 5 based on 3 ratings

Комментарии