КЫШ БАБАЙ БҮЛӘГЕ

Яңа ел бәйрәмен балалар, яшүсмерләр, өлкәннәр – һәммәбез дә көтеп алабыз. Яңа елда өметләр, алга куйган максатлар акланыр, тормышта уңай якка үзгәрешләр булыр кебек тоела. Һәммәбезгә дә ниндидер могҗиза булыр кебек. Шуңа күрә бу бәйрәмне түземсезлек белән көтәбез, аңа әзерләнәбез. Бигрәк тә балалар Кыш бабайны күрергә, аннан алырга хыяллана.

Бүгенге язмам бүләге хакында булыр. Һәм нинди генә бүләк иде әле ул…

Моннан күп еллар элек Кыш бабайдан алган ул бүләгем иң кадерлесе булды һәм ул әле һаман да миндә саклана.

Ачлык-ялангачлык, чын Кыш бабайның барлыгына ышанып, туган авылым мәктәбендә укып йөргән вакытлар. Өстә сәләмә бишмәт, башта нәзек бер кат яулык, аякта шахтер галошы. Ул елларда кышлар да бик салкын була торган иде. Мәктәпкә барып җиткәнче, аяк-куллар өшер дәрәҗәгә җиткәне бер генә булмагандыр.

Бик салкын көннәрнең берсендә мәктәпкә килеп җитәрәк аякларым берни тоймас хәлгә килеп, мәктәп коридорында егылдым. Сыйныф җитәкчебез Мәүлет абый мине сыйныфка алып кереп, аякларымны уарга тотынды. Мин, аякларның авыртуына түзә алмыйча, елыйм да елыйм.

– Елама, акыллым, тиздән Яңа ел җитә. Кыш бабай бүләкләр алып килер, синең җылы киез итекләрең юклыгын белеп, сиңа, бәлки, итекләр дә алып килер әле. Ул бит барысын да белеп, күреп тора, – дип мине юатты. Шул көннән башлап, түземсезлек белән, Кыш бабайны көтә башладым, үзем киез итекләр сорап ялварам.

Түземсезлек белән Яңа елны көтәбез. Җырлар, биюләр, Кыш бабайга, Кар кызына багышланган шигырьләр өйрәндек.

Менә ул көн килеп тә җитте. Мәктәптә зал уртасында үзебез ясаган уенчыклар белән бизәлгән ямь-яшел чыршы утыра. Шау-гөр киләбез, чыршы тирәсендә җырлар җырлап әйләнәбез. Ниһаять, ишектән без түземсезлек белән көткән Кыш бабай һәм Кар кызы килеп керде. Ап-ак сакаллы, кызыл йөзле Кыш бабай белән гүзәл Кар кызы безне җырлаттылар, биеттеләр, шигырьләр сөйләттеләр, безнең белән төрле уеннар уйнадылар. Менә зарыгып көткән бүләкләр өләшү вакыты җитте. Балалар шатланышып Кыш бабайдан пакетка салынган тәм-томнар алдылар. Менә миңа да чират җитте. Күчтәнәчле пакет белән бергә Кыш бабай кулыма тагын бер зур пакет тоттырды.

– Менә, кызым, син сораган җылы итекләр, – дип елмайды. Пакетта кып-кызыл киез итекләр иде. Мин аларны аякларыма киеп куйдым да, шатлыгымнан елап та җибәрдем. Үзем елыйм, үзем Кыш бабайга рәхмәтләремне яудырам.

Бүләккә өйдәгеләр дә шатланды. Мин бу итекләрне кадерләп, саклап, мәктәпкә генә киеп йөрдем. Үземә кечерәйгәч, берничә ел энем киеп йөрде. Соңыннан кадерле бүләкне төреп, чормага элеп куйдым. Ул минем хәтеремдә чын Кыш бабай бүләге булып калды…

…Ә чынлыкта, бу киез итекләрне кем биргәнлеген, пединститут тәмамлап, үзебезнең районга укытырга кайтканнан соң гына белдем. Кайчандыр мине укыткан һәм сыйныф җитәкчесе булган Мәүлет абый (хәзер мәрхүм инде, авыр туфрагы җиңел булсын) һаман да безнең районда укыта иде. Күрешеп, хәл-әхвәлләр сорашкач, Мәүлет абый, елмаеп:

– Фәризә сеңлем, Кыш бабай бүләк иткән кызыл итекләрең сакланамы әле? – дип сорады.

– Мәүлет абый, мин аларны кадерләп саклыйм. Алар мине өшеп аяксыз калудан саклап калды, олы тормыш юлына бастырдылар, тик аларны кем бүләк иткәнен генә белмим, – диюемә каршы Мәүлет абый:

– Аларны мин бүләк иттем бит, – дип елмайды.

Ул вакытта Мәүлет абый мине бик кызганган. Бу тәртипле яхшы укучым укуын ташлап әрәм булмасын дип, шәһәргә барып шушы итекләрне сатып алган. Нинди яхшы күңелле, изге җан булган укытучым Мәүлет абый. Аны хәзер дә сагынып искә алам. Бу бүләкнең чын асылын акылым белән белсәм дә, ул күңелемдә чын Кыш бабай бүләге булып истә калган.

Фәризә ГӘЛӘҮТДИНОВА.

Чирмешән районы, Керкәле авылы.

Редакциядән. Узган ел «Кыш бабай бүләге» дип исемләп игълан ителгән конкурсыбызга ни сәбәпледер хатлар килмәде. Ә менә Фәризә апа Гәләүтдинованың хатын быелга кадәр кадерләп сакладык. Мондый күңелдә калырлык бүләк һәркемгә тәтемәгән бит. Рәхмәт, Фәризә апа, хатыгыз һәм аның басылуын сабыр гына бер ел көткәнегез өчен. Ә менә конкурсыбызга атап җибәрелгән бу язмагыз өчен һәм Яңа ел белән котлап, сезгә быел Кыш бабай тагын киез итекләр бүләк итәргә җыена. Сезне кунакка көтәбез.

Комментарии