- 11.01.2014
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2014, №1 (10 гыйнвар)
- Рубрика: Аулак өй
Менә тагын Яңа елны каршы алдык. Бу серле бәйрәмне бигрәк тә балалар зарыгып көтә: Чыршы бәйрәмендә сөйләргә шигырьләр ятлыйлар, җырлар, биюләр өйрәнәләр, Кыш бабайдан бүләкләр көтәләр. Кыш бабайлы, Кар кызлы әлеге бәйрәм нәни күңелләргә мәңге онытылмаслык булып кереп кала.
Элегрәк Яңа елны ничегрәк билгеләп үткәннәр? Өлкәннәр хәтерендә бу бәйрәм белән бәйле нинди хатирәләр саклана? Шул сораулар белән мин районыбызның хөрмәтле хезмәт ветераннарына мөрәҗәгать иттем.
Гөлсылу апа Ситдикова:
– 1937елга кадәр Й.В.Сталин Чыршы бәйрәмен тыеп килгән булган. Менә 1937нче ел якынлаша. Авыл тарихында беренче тапкыр чыршы бәйрәме уздыру өчен колхоз зур чыршы кайтарды. Очы түшәмгә тиеп тора. Хәер, түшәме дә әллә ни биек булмагандыр, өске ботакларына да урындыкка басып, кәгазьдән ясалган уенчыклар элгәнебез хәтердә. Искиткеч инде менә, мондый матурлыкны беренче тапкыр күрүебез бит. Кыш бабай да, Кар кызы да юк иде. Аларның нинди булырга тиешлеген чамалаучы да булмагандыр, мөгаен. Ә шулай да Үзбәкстаннан күченеп кайткан беренче укытучыларыбыз Әминә апа белән Мөхәммәт абый Кашаповлар оста оештыручылар иде. Күп кенә үзбәк җырларын да өйрәттеләр. Менә без, Совет хөкүмәтенең бәхетле балалары, аякларыбызга чабата киеп, үзбәк җырларын җырлап, чыршы әйләнәбез. Заманалар никадәр авыр булмасын, балачак бәйрәменнән дә матур бәйрәм буламы соң? Чыршыга элгән кәнфитләр белән сыйланганыбыз истә. Пакет тутыру дигән сүзне белмәгәнбездер дә инде. Авыл тарихында беренче тапкыр уздырылган Чыршы бәйрәме бик күңелле иде…
Минем иң яраткан беренче укытучыларымның берсе, Рәбига Мөхәммәт кызы Габдуллинаның хәтер сандыгында ниләр бар:
– …Минемчә, Яңа ел каршылаганда һәркем балачагын искә төшерәдер. Балачак – хыялый чак бит инде ул. Яңа елда ниндидер могҗиза булыр, бөтен хыяллар чынга ашар кебек тоела. Безнең балачак өлешенә сугыш еллары туры килде, нишлисең бит. Бар хыялыбыз туйганчы ипи ашау булгандыр инде. Ә шулай да Бәрәңге мәктәбендә 1941-1945нче елларны уздырылган Чыршы бәйрәмнәре иң матур чараларның берсе булып хәтеремдә калган. Булдыра алганча бизәлгән урман гүзәле әйләнәсендәге күңеллелек, сугыш вакытының ачлык, ялангачлык белән узган соры көннәрен беразга гына булса да оныттырып торган кебек булган иде. Тәмле ылыс исле Яңа ел бәйрәменең күчтәнәчен – кәгазьгә бөтереп кенә төрелгән ике-өч печенье белән берничә бөртек кәнфитне әнигә кайтарып тоттырган көн онытыламы соң? Авыр сугыш еллары булуга карамастан, барыбыз да бик шат, вакытлыча гына булса да бәхетле идек…»
Укытучыларым күңелен кузгатырга үрелгән каләмем үземә дә кагылып узды, балачак хатирәләре күңелемдә яңарды. Мин Яңавыл башлангыч мәктәбенә 1961нче елны укырга кердем. Ул чактагы колхоз рәисебез Шамил абый Габдуллин җитәкчелегендә төзелгән, нарат сагызы исләре аңкып торган өр-яңа мәктәптә укый башлавым белән чиксез бәхетле идем. Яраткан беренче укытучыбыз Гөлира апа Ибраева белән декабрь башында ук бәйрәмгә әзерләнә башлаган көннәребез нык истә калган. Кәгазьдән чылбырлар ясап, төрле фигуралар кисеп, кар бөртекләре ясап рәхәтләнә идек. Кемнең нинди уенчыгы бар – барын да чыршыга элеп, катыргыдан киселгән битлекләр киеп, кар кызлары булып киенеп, Чыршы әйләнүләр ничек онытылсын?! Кием-салым – барыбызда да бер чама. Күңел ачу өчен дә балаларның тигез катламнан булуы мөһим… Ул Кар кызы белән Кыш бабайны чакырган әкияти мизгелләр… Кыш бабайны озата керүче урман җәнлекләре. Кемнәр икәнен дә беләбез, юкса, ә шулай да Яңа ел тылсымына ышанабыз. Кыш бабайның чанасына төялгән, тәмле исләр аңкытып торган бүләк-пакетларны урман күчтәнәче дип ышана идек, балачак бит инде, кызык иде…
Яңа ел бәйрәменә бәйле икенче чара – авыл клубында колхоз үткәрә торган Бал-маскарад. Аның күңеллелекләре! 1960-1970нче еллар – безнең балачак, үсмер чаклар. Олысы-кечесе, бар халык маскарадка җыела. Яшьләр төрле персонажлар, җәнлекләр булып киенә. Космонавт булып киенүче дә күренә – Гагарин космоска очкан вакыт бит. Лотерея уйнаталар, төп приз – әтәч, шампан шәрабе. Балаларга чуклы кәнфитләр тараталар. Халык рәхәтләнеп күңел ача: җырлый, бии. Күңелләр рәхәт чигә. Һәр бала бу могҗизаны күреп кул чаба, шатланып сикерешә иде. Хәтта өлкәннәр дә бу тылсымлы күренешләргә ышана иде. Элекке оештыручылар: «Үзебез оештырган шул әкияти күренешләргә үзебез дә ышана идек!» – диләр…
Менә шулай… Ә ни өчендер кешенең тормышы матурланган саен бәгыре ката, туң барлыкка килә. Тормыш куа-куа бер-беребезгә карата игътибарлылыгыбыз кими. Әгәр дә бар мәшәкатьләрне читкә куеп, Яңа ел тылсымына кушылсак, күңелебез нурланыр иде. Яхшы хатирәләр күңелне җылыта диләр бит.
Гөлзифа ГАБИДУЛЛИНА.
Мари иле, Бәрәңге бистәсе.
Яңа ел – могҗиза,

Комментарии