- 11.07.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №27 (11 июль)
- Рубрика: Аулак өй
7 июльдәЧиләбе өлкәсендә III бөтенрусия авыл Сабан туе үтте. Бәйрәмгә 50 меңләп халык җыелды, Татарстан белән Башкортстан президентлары «без бер халык инде» диеште һәм җыен хәмерсез үтте.
Ни кызганыч, сүзне тәнкыйтьтән башлыйсым килә. Бөтенрусия авыл Сабан туе моннан ике ел элек Самара өлкәсенең Гали авылында башланып китте. Узган ел Чуашстанның Шыгырдан авылында дәвам итте. Бәйрәмнәр әлеге татар авыллары өчен зур мөмкинлек ачты. Беренчедән, Гали белән Шыгырдан тәҗрибәсе бөтен татар җәмгыятенә күрсәтелде. Икенчедән, бу авыллар үзләре дә абруй казанды, аларга үз төбәкләрендә һәм Татарстанда күбрәк мөмкинлекләр ачылды, бигрәк тә эшмәкәрләр өчен.
Чиләбедә хәл бераз үзгәрәк булып чыкты. Бөтенрусия авыл Сабан туе урыс күпләп яшәгән Дубровка бистәсендә үтте. 30 чакрым ераклыкта гына Конашак районы бар, анда, нигездә, татар-башкортлар яши. Соңгы 2 ел рәттән Чиләбе өлкәсе Сабан туе шунда үткән булган. Ахырдан билгеле булды: бу губернаторның теләге булган, чөнки киң мәйдан, ипподром. Русия күләмендәге Сабан туеның Чиләбедә үтүе татарларның позициясен көчәйтүе бәхәссез. Әмма бу чара берәр татар авылына файда китерү максатыннан оештырыла башлаган иде.
«ЮК, ФӘКАТЬ КЫМЫЗ!»
Сабан туена Чиләбенең һәр почмагыннан да татарлар җыелган иде бугай. Бүген Чиләбедә татар-башкорт бергә 400 меңләп исәпләнә, шуның 220 меңе – татар. Оештыручылар билгеләвенчә, бәйрәмгә 50 меңгә якын халык җыелды.
Сабан туе мәйданының төрле почмагында: «Сабан туе – аеклар урыны», «Аеклык – уңышка китерә», эчүдән баш тартучы өндәмә: «Юк, фәкать кымыз!» кебек шигарьләр кадалып куелган иде. Һәм сату киштәләрендә дә, нигездә, исерткеч эчемлекләр сатылмады диярлек.
Кызыклы факт: күптән түгел Владивостокта үткән федераль Сабан туенда батыр калган Түбән Камадан Линар Иванов бөтенрусия авыл Сабан туеның финалына чыкты, әмма бу юлы батыр статусы Раил Нургалиевка бирелде.
МИҢНЕХАНОВ БЕЛӘН ХӘМИТОВ: «БЕЗ БЕР ХАЛЫК»
Татарстан һәм Башкортстан президентлары халык алдында ачыктан-ачык шулай әйтмәсәләр дә, татар-башкорт өйләрен йөреп чыккач, Рөстәм Миңнеханов Рөстәм Хәмитовка: «Буталып беткән инде безнең халык», – дип үзара гына әйтте. Бу татарча аңлаган журналистларга ачык аңлашылды. Хәмитов исә: «Бер халык инде», – дип җаваплады. Һәм сүзнең дәвамы пышылдашып дәвам ителде.
Моның дәвамы халык алдында болайрак барды: «Безнең бу бәйрәмне туганнарыбыз башкортлар белән бергә уздыруыбыз мөһим, – дип ассызыклады Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов. – Без бер-беребезне тулыландырабыз, һәм без Рөстәм Зәкиевич белән хезмәттәшлек традициясен дәвам итәрбез, дип уйлыйм».
Сабан туе сүзләрдә генә түгел, чынлыкта да татар белән башкорт катнашында үтте. Ике Рөстәм президент вазифасына керешкәч тә, нәкъ менә моңа кадәр татар белән башкорт тарткалашына берникадәр нокта куеп, үзара аңлашу тапты, гәрчә Башкортстанда башкортлаштыру сәясәте дәвам итә дип тәкрарлап килә татар җәмәгатьчелеге. Әмма ике Рөстәм дә, урыслашу – ул безнең беренче бәлабез, ди.
Сабан туена ногайбәкләр делегация белән килде. 2002 елгы җанисәп вакытында алар мөстәкыйль милләт буларак исәпләнә башлады һәм аларга, аерым шәхесләр тарафыннан, сез татар түгел, дигән фикер сеңдерелә килде. Татар конгрессы башлыгы Ринат Закиров «Безнең гәҗит»кә белдергәнчә, ногайбәкләрне бирегә татарлар чакырган, алар да бик ризалашып килгән.
ТАТАРСТАНДА ҮТМӘГӘН ЧАРАЛАР МОНДА ҮТӘ
Сабан туеның ничек үтүе – ул моңарчы Чиләбе татарларының ничек эшләвенә бәйле. Күпләр матур бәйрәм итте, уеннар төрлелеге, Казан-Уфа артистларының концерты аларга хуш килде.
– Сабан туеның үтүе – ул милләт өчен җан атып йөрүчеләрнең тырышлыгына бәйле. Традицияләрне, телебезне киләсе буынга тапшыру мөһим. Шуңа да Чиләбе татарлары конгрессы оештырган проектларның күпчелеге яшьләр өчен эшләнә. Бүген без яшьләргә нәрсә бирәбез, берничә елдан шул җимешләрне үзебез татыйбыз, –диде «Безнең гәҗит»кә Чиләбе татар конгрессы җитәкчесе Лена Колесникова.
Лена Колесникова – Чиләбедә шактый танылган шәхес. Ул эшмәкәр, «Классика» аптека челтәре хуҗасы, төбәкнең канун чыгару җыены депутаты, яшьләр, спорт һәм мәдәният проблемалары белән шөгыльләнә. 2009 елда конгрессны җитәкли башлагач, милли үзәк каршында татар теле курслары эшләп китте, яшьләр өчен көрәш секциясе булдырылды. Татар һәм урыс телендә «Хәзинә» газетасы чыга.
«Мәктәпләрдә татар сыйныфлары ачыла. Хәзер тагын 2 сыйныф ачарга җыенабыз. Безнең буын татарчасын онытып үсте. Хәзер яңадан үзаңны кайтарырга кирәк. Бер-ике ел элек белән бүгенгене чагыштырсак та, татар үзен тулы горурлык белән «Мин – татар» дип әйтә башлады. Дәүләт белән проблемалар юк. Киресенчә, алар безнең проектларны тормышка ашырырга ярдәм итә», – диде Колесникова.
Чиләбедә татар бизәкләре белән бизәлгән һәм татарча сөйләшүче трамвайның йөрүе, 2011 елда «Татар кызы» бәйгесенең 8 мең кеше белән шыгрым тулы «Трактор» боз сараенда үтүе – яшьләрне җәлеп итүче чаралар.
«САБАН ТУЕ – ЧИЛӘБЕНЕҢ КИЛӘЧӘГЕ ӨЧЕН КИРӘК ИДЕ»
Татар конгрессы җитәкчесе Ринат Закиров фикеренчә, Сабан туеның Чиләбедә үтүе аның киләчәге өчен кирәк. «Бу Сабан туе Чиләбе татарларының үзаңы хакында сөйли. Әлеге бәйрәм күп мөмкинлекләр тудыра. Аннан Чиләбе татарлары да, читтә яшәүче милләттәшләребез дә файдаланырга тиеш.XIX гасыр ахыры XX йөзнең беренче яртысында милләттәшләребез Чиләбе өлкәсеннән, Көньяк Уралдан, Магниткадан аерылып китәргә мәҗбүр булды. Хәзер аларның балаларына яңа мөмкинлекләр туа. Моннан файдаланырга кирәк», – ди Ринат Закиров.
2013 елда бөтенрусия авыл Сабан туе Пермь краеның Барда районында үтәчәк. Район башлыгы Сергей Ибраев эстафетаны үз кулына алып, кунакка дәшеп калды.
Айзат ШӘЙМӘРДӘН.
Казан – Чиләбе – Казан.

Комментарии