- 11.08.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №31 (8 август)
- Рубрика: Аулак өй
Яз айлары. Урамда коеп яңгыр ява. Ашыгуымны да онытып, Җиңү проспекты метро станциясе ишек төбендә аз гына ышыкланып торырга булдым. Бәлкем, янгыр тамчылары әкренрәк бии башлар.
15 минут чамасы тамчылар вальсын сүзсез генә күзәткәннән соң, каршыма килүче егет белән кызга күзем төште. Тыз-быз йөреп торучы йөзләгән кеше, гашыйк парлардан алар әллә ни аерылып та тормый иде инде, югыйсә. Тик шулай да әлеге парны игътибарсыз калдыра алмадым. Сәбәбе – кыз кулындагы мәрҗән кебек ак чәчәк бәйләме. Роза, лилия яки бүтән чәчәк тоткан булса, мин ул кызны, бәлкем күрмәгән дә, башкалардан аерып карамаган да булыр идем. Тик аның кулында ак, вак кыңгыраулы энҗечәчәк (ландыш) иде.
Алар миңа мәктәптәге соңгы кыңгырау бәйрәме якынлашкан көннәрне искә төшерде. 9нчы сыйныфны тәмамлавыбыз. Биология фәне укытучыбыз: «Зинһар, соңгы кыңгырауга энҗечәчәк бүләк итә күрмәгез!» – дигән иде. Әллә безнең шук, хәтта бераз усал булуыбызны күздә тоткан, әллә Кызыл китапка кергән үсемлекне ничек тә булса сакларга тырышкан укытучыбыз.
Яңгыр тиз генә туктамаячагын абайлап, тик басып торудан файда булмас дип, юлымны дәвам итәргә булдым. Метроның җир асты юлыннан узып, Проспект кибете ягына чыктым. Ишекне ачу белән үк энҗе-мәрҗән чәчәкне сатучыны очраттым. Әбинең янына барып Кызыл китапка кергән чәчәкне сатуына шелтә белдерәсем килгән иде. Шулай да, кызу канымны суытып, йомшак кына сөйләшергә кирәклеген аңлап алдым. Әлеге әби турында берни белмәгән килеш, аның белән шулай кырыс сөйләшергә кем соң әле мин?!
Чиста-пөхтә киенгән, 70-75 яшьләр тирәсендәге әлеге урыс әбисе, минем якын килүемне күреп, «чәчәк ал» дип тә бәйләнмәде. Баксаң, әби сатуда «новичок» икән. Сатуның керемле урыннарын да белеп бетерми, кешенең күбрәк кайда йөрүе белән кызыксынды ул. Калабызга 60 чакрым ераклыктагы бер авылдан килеп сата. Энҗечәчәкне дә авыллары янындагы урманнан җыя икән. Бер бәйләмнең бәясе – 50 сум. «Сатудан кергән акча юл бәясен каплый, азык-төлек алырга ярап куя инде», – ди әби. Әлеге әзме-күпме керем әбигә яшәргә булышса да, энҗечәчәккә Кызыл китаптан алынырга һич кенә дә ярдәм итми бит, кызганыч.
Чәчәкләрне өзгәч, гомерләре кыскара – 1-2 көн дигәндә алар сула, «матур чәчәк иде» дип искә алырга гына кала. Ә менә Кызыл китапка кергән чәчәкләрне өзү – мең тапкыр гаеп! 50 сум бәрабәренә табигатебезне энҗе чәчәкләрсез, киләчәк буынны матурлыксыз калдырырбызмыни?!
Раилә ФӘЙЗУЛЛИНА.

Комментарии