Галигә бардым әле…

Галигә бардым әле…

Самара өлкәсенең авылы – пленка астында яшәүче бер дөнья ул. Монда помидор-кыярларны түтәлләп түгел, сутыйлап үстерәләр. Русиядә хәләл ит җитештерү дә нәкъ монда башлангыч алган. Галигә мин Бөтенрусия татар авыллары арасында Бөтендөнья татар конгрессы кубогына уйнатылган ат чабышына бардым. Галидә мондый күләмле чаралар беренче тапкыр гына үтми. 2 ел элек биредә Бөтенрусия татар авыллары башланып китте. Шул ук вакытта әлеге ат чабышын да гади ярыш дип карарга кирәкми. Бу Гали авылының эчке потенциалы булып тора. Моңа сала тормышы белән танышкач, тагын да инанасың.

АВЫЛНЫ ДИН, ЭШМӘКӘРЛЕК САКЛЫЙ

Галине бүген Шыгырдан, Тукай, Әләзән кебек зур авыллар рәтенә куеп була. Без бирегә килеп җиткәнче, җимерек урыс-чуаш авыллары яныннан уздык. Монысы инде – бөтен Русиядә гадәти хәл. 1990 еллардагы үзгәрешләр илдә авылларның яшәү системасын тамырдан үзгәртте. Колхозлар таралды, халык эшсез калды. Үз көче белән яшәгән, коллык психологиясен җиңә алган авыллар гына сакланып, үсеш алды. Шуңа да Русиядә татар авыллары бүген фаворит рәтендә.

Гали үзенең динилеге (авылда 3 мәчет) һәм биредә кече эшмәкәрлекнең көчле булуы белән аерылып тора. Авылда бүген аракы сатылмый диярлек, бер кибеттә генә берникадәр сатыла, диделәр. Анысы да тиздән туктатылыр дип көтелә. җыенында берничә ел элек аракы сатуны тыйганнар. Бер эшмәкәр генә даруханә салам дип, соңрак аннан кибет тә ясаган һәм шуннан табыш җыям дип, аракы саткалый икән. Халык моңа каршы, ә башка ашамлык кибетләрендә хәмер сатылмый. «Галидә инде исерекләр калмады диярлек. Халык үзе эчми, эчәсе килгән кеше теләсә кайдан таба инде ул. Әнә, күршедәге чуаш авылында көмешкә ясыйлар, Аллам сакласын», – диде миңа бер абзый хәмер сатылу хакында сорашкач.

Мәчетләрдән тыш, монда зур мәдрәсә эшли. Авылда берникадәр мәхәллә системасы да оештырылган, мәчетләр авылның уртасында һәм ике як очында урнашкан. 800 хуҗалыклы салада бу шартлы рәвештә һәркемнең үз мәчетенә бүлүгә китергән. Халык «минем мәчет» дигән аң белән, үз хуҗалыгына якын мәчеттә гыйбадәт кыла, шуның өчен эшли. Шул ук вакытта дини аңлы авыл халкы хәләл кече эшмәкәрлек белән шөгыльләнә.

Биредә дистә еллар әүвәл теплица ясап, кыяр, помидор һәм башка яшелчәләр үстереп, сату итсәләр, хәләл ит, хәләл казылык җитештерү көчәйгән. Галинең иң данлыклы эшмәкәре Расыйх Латыйпов – Русиядә беренче булып хәләл ит җитештерүне җайга салган кеше. Ул үз ит цехында ел саен 500 тонна хәләл ит җитештерә. Әйтергә кирәк, төрле чаралар да нәкъ шуның ярдәме белән уза. Мисал өчен, шушы ат чабышы. Эшмәкәрләр җиңүчегә җиденче маркалы «ВАЗ» машинасын әзерләгән (төп бүләк Татарстан Президенты Р.Миңнехановтан «Lada Priora» булды).

ГАЛИНЕҢ «МИЧУРИННАРЫ»

Җирлеккә гомумкүзәтү ясаганнан соң, авылда эшмәкәрлеккә нигез салган Мидхәт Маннанов һәм Миңгали Сафиуллин белән күрешү насыйп булды. Алар авылның 1990 еллар башындагы хәлен яхшы хәтерли. Колхозлар таралган, халык эшсез калган чак иде, дип искә төшерделәр. Гаиләне ничек тә тукландырырга кирәк. Шул вакытта алар берләшеп, ничек тә көн күрү хакында уйлана башлый.

Изображение удалено.

– Туймазыда помидорлар сатып алып, авылларда, базарларда сатып йөрдек. Аннан 1999 елда үзебез үстерергә тотындык, – ди Миңгали абый. – Кечкенә генә теплица ясадык. Шуннан башланды. Авылда бу эшне без Мидхәт белән башлап җибәрдек.

– Миңгали 6 сутый, мин 3 сутый җир казып куйдык, – дип кушылды сүзгә Мидхәт абый. – 2000 елда тулы көчкә эшли башладык. Булырмы, юкмы – помидорлар пешә. Икенче елга без җирләрне зурайттык, авыллар бездән помидор ала башлады.

Хәзер ел дәвамында февральдан алып ноябрьгә кадәр Маннановлар һәм Сафиуллиннар теплицада кайнаша. Бу сезонда, мәсәлән, орлыкларны 6 ноябрьдә чәчеп, алар 24 гыйнварда ук үсентеләрне җиргә утырткан. 1 апрельдә помидорлар инде үсеп киткән. Бүген Мидхәт абыйның яшелчә мәйданы 32 сутыйдан артык.

Табышлы эш авыл халкын да кызыктырган. Хәзер Гали халкының өчтән бере шулай кәсеп итә.

– Авыл малайлары килеп, бездән өйрәтүне сорады, – дип дәвам итә Мидхәт абый. – Мичне ничек урнаштырырга, үсентеләрне ничек утыртырга һ.б. Хәзер бөтен авыл теплица тота. Үсемлекләр бик нык чирләсә генә безгә мөрәҗәгать итәләр. Ә авыл халкы инде үзе өйрәнеп, башкаларны өйрәтә. Без Миңгали белән бу авылның остазлары булып калдык. Мичурин дип тә әйтәләр безгә.

ГАЛИ ТӘҖРИБӘСЕН ТӨБӘКЛӘРДӘ ӨЙРӘНӘЛӘР

Гали «Мичуриннары» гына түгел, бөтен авыл халкы бүген төрле төбәкләргә помидор сатып көн күрә. Һәрберсенең үз клиенты бар.

– Оренбург, Самара, Башкортстан, Татарстанда клиентларыбыз бар, – дип сөйли Миңгали Сафиуллин. – Алар яшелчәләрне үзләре килеп ала. Яшьләр базарга да илтә.

Яз иртә килгәнгә, быел помидор иртә өлгергән. Соңгы елларда табыш бертөрле, авылда тотрыклылык саклана, ди алар.

Галидә теплица белән, әйткәнемчә, массалы рәвештә бөтен авыл халкы шөгыльләнә. Тәҗрибәне Русиянең төрле төбәкләреннән, бигрәк тә Татарстаннан килеп өйрәнәләр. Әле Шәймиев идарәсе вакытында, авылдагы эшчәнлекне өйрәнергә килгәннәр. Бер ел элек монда Татарстанның 16 районыннан делегация килгән булган. Республикадагы авыллар өчен бу, чыннан да, проблемалы өлкә, чөнки Татарстанда кече эшмәкәрлек тармагы тиешле дәрәҗәдә үсмәгән.

Авылда бүген 230 теплица бар, елына 1000 тонна помидор, 500 тонна кыяр үстерелә. Моңа кадәр яшелчәләр тирә-яктагы өлкәләргә генә түгел, ерак төбәкләргә дә тарала торган булган. Соңгы вакытта яшелчәләрне сату эше авырлашкан. Халык, арзанрак булганга, Кытай, Төркия җитештергән яшелчәләрне сатып ала икән. Ләкин мондагы помидорлар, һичшиксез, экологик яктан чиста һәм сыйфатлы, бернинди химикатлар кушмыйча үстерелә, шуңа кыйммәткәрәк чыга. Бу проблема әкренләп бетәр дә кебек, чөнки сәламәт яшәү һәркем өчен кадерле, дип ышана галилеләр.

ҺӘРКЕМ ӨЧЕН АЧЫК ЯРЫШ

Гали халкының эшкә, акчага хирыс булуыннан тыш, ат яратуын аерым әйтергә кирәк. Ничек күп теплица тотсалар, шулай ат та асрыйлар. Татарны аттан, даладан аерып булмый дип саный алар. Моны дини тамырның нык булуына да бәйләп карыйлар.

– Ат чабышы – ул Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) заманыннан килгән йола. Ул элек тә булды, хәзер дә, – дип чыгыш ясап, ат чабышына фатихасын бирде авыл аксакалы Госман хәзрәт Латыйпов.

Милли төсмер алган ат чабышы ул һәркем өчен ачык һәм кыйммәтле призга ия булырга тиеш, ди оештыручылар. Ярышка Идел буе төбәкләреннән 100ләп җайдак җыелды. Галилеләр дә ат чабышын күптәннән көтеп алган. Авылдан ярышка барганда бер җайдакны очраттым. Ядегәр Латыйповка – 53 яшь, бәйгегә туганнары белән бергә бара. Авылда бүген 8ләп спортчы җайдак. Шуның 6сы илнең төрле төбәгеннән килгән ярышчылар белән көч сынаша. Танышканнан соң:

– Ядегәр абый, ярышка бөтен Русиядән җыелалар. Көчле чабышкылар. Бу ярышта катнашу шулкадәр мөһиммени? – дим.

– Менә, Әбүбәкер Латыйпов 64 яшендә, ул да чабышачак, күрерсең. Тагын аның улы, оныгы һәм мин үзем. Безнең авылны күрсәтәсебез килә, – дип җавап бирде ул бик гади генә итеп.

Ат чабышына җыелучыларны ярышның милли төсмереннән тыш, аның һәркем өчен ачык үтүе дә шатландыра. Чистай районыннан килгән Шәрипҗан Хәсәнов «Безнең гәҗит»кә әйтүенчә, Татарстанда узучы кайбер ат чабышларына, бигрәк тә бүләккә машина булганнарына гади кешеләрне бик кертмиләр икән. Ә монда андый аеру юк. Башкортстанның Илеш районыннан Рүзил Мостафин чабышырга кызы һәм улы, барлыгы 3 ат белән килгән.

«ҖАЙДАКЛАР ӘЗЕРЛӘҮЧЕ МӘКТӘП ТӨЗИЯЧӘКБЕЗ»

Сүз уңаеннан, ат чабышының үтүе бер башлангыч кына. Киләсе елларда ул башка төбәктә дә үтәр дип ышандыралар. Татар конгрессы башлыгының беренче урынбасары Ринат Вәлиуллин белдергәнчә, Бөтенрусия татар авыллары арасындагы ат чабышы Федераль Сабан туе кебек дәвамлы булып, ел саен төрле төбәктә үтәр дип көтелә.

Шуның белән бергә Гали авылы эшмәкәре Расыйх Латыйпов киләчәктә ат чабышы клубы ачарга теләвен белдерде. «Бездә мәктәптә 350 бала укый. Аларның атта йөрисе килә, аларны өйрәтергә кирәк, әлеге эш оештырылырга тиеш. Бу киләчәк өчен кирәк, татар һәрвакыт ат белән булган. Безнең яшьләр дә ат белән дус булырга тиеш», – диде ул.

Гали җире бүген Русиядә сибелеп яшәүче милләттәшләребезне җыючы бер мәйданга әйләнде. Истә тотыйк, бу эшкә авыл халкы үзе тотынып, үзе башкарып чыкты. Бу Галинең эчке потенциалыннан килә, һәм моның башка авылларга үрнәк булуы (бигрәк тә Татарстан өчен) бәхәссез. Мин дә, җырдагычасын бераз үзгәртеп: «Галигә бардым әле!» – дип горурланып әйтәм. Бу бит чын брэнд!

Айзат ШӘЙМӘРДӘН.

Казан – Гали – Казан.

Комментарии