- 12.02.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №5 (8 февраль)
- Рубрика: Аулак өй
Ул Сарытаудан Казанны яуларга килгән. Урыс мохитында тәрбияләнгән Алинәгә Камилә әбисеннән үзенчәлекле көчле тавыш һәм татар җырына булган мәхәббәт күчкән. Милләттәшләре арасында яшәү, туган телендә аралашу, татар телендә җырлау теләге кызның тормышын әнә шулай үзгәрткән.
Бүген исә Алинә Шәрибҗанова татар эстрадасының иң үзенчәлекле җырчысы буларак үзен күрсәтте. Татар эстрадасының Европа дәрәҗәсендәге моңлы үрнәге булыр дип планлаштыра оештыручылар. Инструменталь ансамбльгә кушылып, Алинә татар, инглиз, урыс, француз, итальян телләрендә җырлар башкарачак. Кунакта исә Венера Ганиева, Фирзәр Мортазин, Ильвина булачак. Бер генә көн. 27 февраль, кичке җиде, Камал театры.
– Алинә, сәхнәгә менә шундый образ белән килеп кергән җырчының әти-әнисе дә сәнгать кешеләредер дип уйлыйм.
– Казанга күчкәнче, Сарытау өлкәсенең Ершов шәһәрендә яшәдек. Әти-әнием анда билгеле кешеләр дисәм дә ялгыш булмас. Икесе дә шәһәрнең Эчке эшләр идарәсе каршында оешкан вокаль-инструменталь ансамбльдә җырлыйлар иде. Әтинең үзе оештырган ансамбле иде ул. Әни белән танышу, кавышулары да шунда булган. Минем әле Радик исемле энем дә бар. Ул да музыка өлкәсеннән. Кызганыч, гаиләбездә үзара аралашу саф татар телендә булмады. Туган телебездә иркенләп дәү әнием белән генә сөйләшә ала идек. Ә ул шулкадәрле кызыклы кеше. Яше зур булса да, хәтере бик яхшы. Әле дә җырлый, бии, тормышны яратып яши. Аннан ишеткән татарча җырларга кечкенәдән гашыйк идем. Миңа да тавышым нәкъ менә әтием ягыннан булган Камилә әбиемнән күчкән диләр. Кечкенә вакытта аның белән шактый вакытымны уздыра идем. Без аның белән бик күп китап укый идек. Хәзер ул Сарытауда яши, безнең белән Казанга күченмәде. Үзе белән аралашып торырга тырышам.
– Энең Радик дигәннән, сезнең бергә чит телләрдә җырлавыгызны күреп сокланганым бар. Татар сәхнәсе өчен дә җырлар яздырырга теләмисезме? Дилә белән Булат Нигъмәтуллиннар матур тандем булып китте бит.
– Миндә андый теләк бик зур, тик бу миннән генә тормый. Моңа бит әле Радикның да зур энтузиазм белән алынуы кирәк. Якын киләчәктә аның әлеге фикергә килүе минем өчен зур сөенеч булачак, әлбәттә. Дилә, Булатның иҗаты белән таныш без, үзләре белән аралашып торам. Аларның мондый чыгышларына сокланып карыйм.
– Чит телләрдә дә җырлавыңны ишеткәнем бар. Димәк, син әле чит телләрне дә беләсең?
– Өйрәнергә, дөрес әйтергә тырышам. Инглиз, итальян, француз телләрен беләм.
– Венера Ганиева белән башкарган «Зәңгәр томан» җырына тукталыйк әле. Аны инглиз һәм татар телләрендә башкару теләге ничек туды? Ул җырга клип та әзерләнә бугай…
– Әлеге идеяне безгә җырның сүзләр авторы Ренат Харисның улы Илмир тәкъдим итте. Тәрҗемәсен күрсәтте. Соңрак без аны лингвистка биреп, җыр тексты итеп эшләдек. Аннан мин әлеге җырны яздырдым. Аннары без аны укытучым Венера Әхәтовна белән башкардык. Миңа аның белән иҗат итү ошый, җырлау рәхәтлек бирә. Бер-беребезне ишетәбез, шуңа да кыенлыклар килеп чыкмый. Әйе, бу җырга Венера Әхәтовнаның өендә клип та төшерелде. Клипның сюжеты нигезендә классик аталар һәм балалар темасының мотивлары бар. Укытучым монда минем өлкән иптәшем ролендә. Мин аның белән хисләрем, уйларымны бүлешәм, ә ул тормыш тәҗрибәсеннән чыгып миңа киңәш бирә. Менә шундый җылы, җанлы әңгәмә рәвешендә әлеге клип. Хәзер исә аны монтажлау процессы бара.
– Сәхнәдә, тормышта сокланып караган кешеләрең бардыр…
– Әйе, алар шактый. Укытучым Венера Әхәтовнаның тормышка гашыйк кеше булуына сокланып туя алмыйм. Ул укучыларын да һәрчак үсәргә өнди. Гомумән, сәхнә матурлыкны таләп итә. Иҗат кешесе һәрьяклап матур булырга тиеш. Ә моның өчен туктаусыз үз өстеңдә эшләргә кирәк. Укытучымның мондый сүзләре бар, «әзерлексез генә бернигә дә ирешеп булмый». Ялкау булсаң, авыз ачып җырлап җибәреп кенә булмый. Зәйнәп Фәрхетдинова, Хәния Фәрхине яратам. Урыслардан София Ротару, Валерия, Пелагияләрне талант дип саныйм. Шәхес буларак та кызыклы йолдызларга бик нык сокланам. Сосо Павлиашвили, Александр Ревва, Максим Галкин, Лев Лещенко кебек дәрәҗәле кешеләр белән аралашырга насыйп булды. Моннан бик канәгать калдым. Ә менә соңгы вакытта популяр булган Сергей Лазарев миндә әллә ни зур кызыксыну уятмады. Чит ил җырчыларыннан Лара Фабианга мөкиббән китәм. Аның сәхнәдә яшәвенә сокланып туя алмыйм. Менә аның белән танышсам, бик бәхетле булыр идем мөгаен.
– Алинә, синең бу концертың Европа стилендәге, ләкин үзебезчә моңлы концерт булыр дип фаразлыйм. Башкала тамашачысы өчен ниндидер яңалыклар булыр бит?
– Казан бит ул уникаль шәһәр. Аның тамашачысы таләпчән. Ул Русия, чит ил йолдызларын да күргән инде, шуңа үзеннән-үзе теге яки бу концертны чагыштыра башлый. Шунысы сөендерә: тамашачының зәвыгы да үсә. Ул опера, милли мотивлар булган җырларны аеруча яратып тыңлый, кабат сорап җырлата. Чөнки мондый җырларны теләсә кайда тыңлап булмый. Концертта татар телендәге җырлар белән беррәттән урыс, инглиз, француз, испан телләрендәге «шлягерлар» да яңгыраячак. Тамаша үзе берничә блокка бүленер дип саныйм. Кичәнең исемен «Сәхнәдә дә, залда да дусларым» дип атарга уйлыйм, чөнки бу кичтә моның шулай булуына бик өметләнәм. Аларны бүгенге радиостанция, телекомпанияләр әйләндерергә ашкынып тормый. Шуңа күрә минем концертым яңалык булыр, татар җыр сәнгатенә кирәкле нәрсә дип әйтүдән курыкмыйм. Чыннан да, бу концерт башкала халкы өчен Мәскәүдән Нюша килүгә караганда мөһимрәк булуында тамчы да шигем юк. Ни дәрәҗәдә катлаулы эшкә алынуымны да аңлыйм. Тәүге концерт ул синең киләчәгеңә зур йогынты ясый. Я син аны тиешенчә оештырып, үзеңне сәхнәдә булырга тиешле артист итеп танытасың, я киресенчә, тиешле дәрәҗәгә күтәрә алмыйча, югалачаксың. Бер сүз белән әйткәндә, я батасың, я калкасың. Үземне шәхси концерт ясарлык мөмкинлегем бар дип саныйм. Мин бу көнгә өлгердем. Тамашачы кабул итәрдәй җырым, сәхнәдән әйтер сүзем бар дип саныйм. Әлеге «сольникны» эшләсәм, хәзер, бүген эшлим яки бөтенләй эшләмим. Концерт 27 февральгә билгеләнгән. Г.Камал театрында узачак. Әлеге сәхнәдә чыгыш ясау үзе зур мәртәбә. Өч сәгать буе инструменталь ансамбльгә кушылып тере тавышка җырларга кирәк булачак. Бу артист өчен шактый зур сынау. Билгеле, тавышымны сакларга, суык тидермәскә бик тырышым.
– Синең сәхнәдәге образың, тормыш рәвешеңнән формалашкандыр кебек… Үз образың турында сөйлә әле.
– Әйе, сәхнәдә күңелемә якын җырлар башкарам. Киемемне дә үземә туры килгәнен сайларга тырышам. Күк төсен яратам, миңа ул төс килешә диләр. Сәхнә матурлыкны яратуын истә тотам. Корсетлы күлмәкләр сайлыйм. Костюмнарда инглиз стилен яратам. Милли орнаментларга гашыйкмын. Тик мин сәхнәдә артык ачык киенү яклы да түгел. Вульгар күренүдән куркам. Хатын-кызның чәчләре озын, матур булырга тиеш дип саныйм, шуңа аларга игътибар итәм. «Сәхнәгә чыккансың икән, эшлә, камиллеккә омтыл, кешеләрне матурлыкка өндә» дигән шигарьне истә тотам. Татар кызы тыйнак, матур, талантлы, итагатьле һәм бик зәвыклы туташ булырга тиеш.
– Яңа җыентыгың дөнья күрде. Тышына гади генә «Алинә Шәрибҗанова альбомы» дип язып куелган…
– Башта аны «Сине көтәм» дип атарга теләгән идек. Тик бу исем мондагы җырларны ачып бетерә алмаячагын аңладык, чөнки монда төрле тематикадагы җырлар.
– Якын киләчәктә иҗатыңда нинди яңалыклар көтелә?
– «Минем заманам» фильмының презентациясеннән соң, альбомымны да тамашачыга тәкъдим итү теләге туды. Бәлки, шул ук урын булыр. Монда аренда бәясе дә әллә ни зур түгел, атмосферасы да бик уңайлы. Тамашачы белән бер дулкында. «Үтенәм» дигән җырыма клип төшерергә хыялланам. Әлеге җырны миңа Фирзәр абый Мортазин бирде. Мин аны бик яратып башкарам. Клипның сюжетын да күзалладым инде. Продюсерлык үзәгенә тәкъдим итеп карарга җыенам.
– «Сәхнә – минем …» дигән җөмләне әйтеп бетер әле.
– Сәхнә – минем тормышым! Бернинди арттырусыз. Сәхнәгә чыкканда күңелемнең бер читендә сүз белән аңлатып бирә алмаслык тойгылар барлыкка килә. Ә тамашачымны күрү, аңа үз җырымны җиткерә алу, алкышларын ишетү!!! Мин сәхнәдә басып торганда залда утырган һәрбер тамашачы белән ниндидер элемтәгә керәм кебек. Мондый чакта моңарчы гомеремдә беренче тапкыр күргән бу кеше, миңа туганым кебек якын тоела.
Әңгәмәдәш Лилия КАДЫЙРОВА.

Комментарии