- 12.02.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №5 (8 февраль)
- Рубрика: Аулак өй
Бүген компьютер заманында яшибез. Массакүләм мәгълүмат чаралары безне һәр яклап чолгап алган. Гәҗит, журнал уку, телеэкраннардан яңалыклар тапшыруларын карау әкренләп модадан югала. Чөнки без беренче мәгълүматны интернет аша беләбез. Бүген халыкның иң күп карый торган сайт исемнәре, мәгълүмат төрләре нинди? Шулар буенча мин сораштыру үткәрдем. Сораштырудан күренгәнчә, бүгенге көндә 46% кеше «vkontakte» сайтында мәгълүмат туплый. Анда хәтта 45-57 яшьлекләрнең дә үз битләре бар икән, 5-9 яшьлек балалар турында әйтеп тә торасы юк. 37% кеше «Facebok»ны кулайрак күрә. Чөнки анда, әйтелгән сайтка караганда, уңайлыклар күбрәк, дөнья буенча берничә кеше белән турыдан туры элемтәдә фикер алышырга мөмкин. Кайберәүләр үзләренең мәхәббәтләрен дә шулай табуларын искәртә. 7% кеше «Spraschivai» челтәрендә теркәлгән. Анда аноним рәвештә кызык сорауларга җавап алырга мөмкин. Ә калган 10% кеше төрле сайтларда көндәлек мәгълүмат белән кызыксынып баруын хәбәр итә. Мондый исемлектә 116.ru, kzn.ru, tatinform, bisnes.onlein, yandex, Interfax исемнәре еш яңгырый. Кайбер әйтелгән фикерләрдән:
Лариса ТАРАСОВА, табиб, 41 яшь: «Минем гәҗит алып, аны укып утырырга, я булмаса, һәр вакыйганы телеэкраннан күзәтеп барырга вакытым юк. Күп вакытта эшкә барганда, кайткан вакытта радио тыңлыйм, көнгә берничә тапкыр интернеттан кирәкле мәгълүматлар белән танышам. Безнең әйләнә-тирәбездә ниләр барганын һәрберебез белергә, анда катнашырга тиешбез, дип саныйм».
Гөлфия ШӘЙМАРДАНОВА, пенсионер, 52 яшь: «Без пенсиядә булгач, иртәдән кичкә кадәр көнебез гәҗит укып, радио тыңлап, телевизор карап кына уза инде. Гәҗитне атнага бер алам. Телевизордан махсус хәбәрләрне күзәтеп барам, иң беренче безнең кебекләр өчен хәбәрләрне радио тапшырадыр, дип уйлыйм. Чөнки көне буе анда шуның өстендә генә эшлиләр».
Ильсия ГАБИТОВА, 2нче татар гимназиясе укучысы: «Мин барлык мәгълүмат белән интернет челтәре аша танышам. Газет-журнал укыганым юк, мин аны кирәк дип тә санамыйм, минем аңа вакытым да юк. Ни генә дисәң дә, мәгълүмат туплау буенча интернет беренче урында».
Димәк, сораштыру һәм статистик мәгълүматларга караганда, бүгенге көндә интернет ММЧ буларак лидер. Чынлап та, цивилизация заманында барлык мәгълүматны кабул итеп бетерү өчен газет-журнал уку, телевизор карауга караганда, интернетка кереп, үзеңә кирәкле сорауга җавап табу күпкә отышлырак.
Ландыш ВӘЛИЕВА.
КФУ студенты.

Комментарии