- 12.07.2014
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2014, №27 (9 июль)
- Рубрика: Аулак өй
Авыл җирендә иң кирәкле әйбер – галуш. Бәяләре ел саен нык кына артып тора. Берничә тапкыр киюгә, ялт-йолт итеп торган «лакированный» галушың төсен ташлый, мескенләнеп, иске кыяфәткә керә. Ел саен яңаны ала торгач, хәйран гына кияргә яраклы галушлар җыела бара, ташлар идең – жәл. Моннан күп еллар элек Казан гәҗитләренең берсендә Дилбәр Фәиз, кияүгә чыкканда ак түфли таба алмагач, кызыл төстәге түфлиен акка буявы турында язган иде. Келт итеп шул исемә төште. Бик матур зәңгәр буявым бар иде, тоттым да галушларымны шул төскә буяп та куйдым. Ифрат дәрәҗәдә матур гына аяк киеме килеп чыкты. Сораганнарга вьетнам базарыннан алдым дидем, ышандылар.
Гөлфирә МӨНИПОВА.
Мамадыш районы, Олыяз авылы.
Галушымны буядым,
Комментарии