- 12.07.2014
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2014, №27 (9 июль)
- Рубрика: Аулак өй
Бу хатымны язарга радиодан Илнар Ялалов белән үткән әңгәмә сәбәпче булды. Ул сезгә язасы уй-фикерләремне сөйләде дә бирде. Сүз кеше җырларын икенче кеше башкаруы турында иде. Беркөнне шулай радиодан бик таныш җыр ишеттем. Игътибар белән тыңлагач кына белдем: бу Эльвира Хамматова җырлый торган «Яшьли сөйгән ярым» дигән җыр булып чыкты. Бөтенләй башка көйгә үзенчә яңартып җырлавыдыр инде. Юк, ярамый, аны йөрәккә Эльвира гына сала, җиткерә ала.
Һәр җырның үз кешесе була. Кара инде, телевизордан Нәфкать Нигъмәтуллин «Тыңлачы, сандугач» дип җырлый. Юк шул, хәтта сандугач үзе сайрап торса да, барып чыкмады аның. Халыкка җиткерә алучы үз кешесе бар. Ул – Ришат Төхфәтуллин. Ялалов әйтмешли, «Һәркем үз җырын җырласын».
Гадилә ХӨСНЕТДИНОВА.
Биектау районы, Олыяз авылы.
Комментарии