- 12.07.2014
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2014, №27 (9 июль)
- Рубрика: Аулак өй
Яз җитеп, җирләр кипкәч, күп шәһәр пенсионерларының, кем әйтмешли, беренче урак өсте башлана. Кыш буена тозланган, туңдырган, кайнаткан тәм томнарын ашап, хәйран гына җыйган майларын чыгарыр вакыт җитте. Инде берсеннән-берсе көнләшә-көнләшә, киләсе уңыш өчен көрәш башланды. Менә Нәфисә әби дә ел да «Королева осени», безнеңчә әйтсәк, «Көз патшабикәсе» дип аталган кишер орлыгын чәчә иде. Быел инде башка төрле сортын чәчеп карарга уйлаган. Кибеттә каранып, сораштыргалап йөри торгач, сатучы кыз: «Әби, «Нанский» дигән сортны чәчеп карагыз», – дип тәкъдим иткән. Карты Гайфи бабай җирен казып, түтәлен әзерләгәч: «Кая, карчык, быел нинди сортын чәчәбез?» – дип сораган. «Менә мә, картым, сатучы кыз «Нантовский» дигәнен чәчеп карарга кушты, бик мактады, баллы була дигән булды», – ди. Карты: «Нинди-нинди, «НАТОвский»? Инде НАТО безгә кишер орлыгы җибәрә башлаганмыни?» – дип әйтеп куйган ди.
Вакыйф КЫЯМОВ.
Казан шәһәре.
Комментарии